Шәһри Казан

«Кеше 24 сәгать буе нәрсә беләндер мәшгуль булырга тиеш»

26 июнь – Наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә халыкара каршы көрәш көне. Бу уңайдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләштеләр.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы Вадим Костюнин әйтүенчә, республикада бу өлкәдә ныклы эш алып барыла. Хокук саклау органнары үз тармагы буенча эшли, наркотик кулланучыларны дәвалау, тернәкләндерүгә зур игътибар бирелә, шулай ук мәгъ­лүмати-кисәтү эше дә алгы планда.
Былтыргы нәтиҗәләр күрсәткәнчә, күмәк эш нәтиҗәләр бирә. Республикада наркомания белән бәйле ситуация тот­рыклы булып санала. Быел гына да хокук саклау органнары наркотиклар белән тәэмин итә торган 30 каналны япканнар. Законсыз әйләнештән 80 килограммнан артык наркотик матдә алынган.

– Мөстәкыйль лаборатория булдыручылар да бар. Хокук саклаучылар аларның да эзенә тиз төшә. Быел гына да шундый дүрт лабораторияне ачыклый алдык. Февраль аенда Чаллыда кулга алынган наркотик җитештерүчеләр турында аерым әйтеп китәсем килә. «Сәламәт балалар» хәйрия фонды исеме астында алар синтетик наркотик җитештереп ятканнар. Полиция хезмәткәрләре эзләү барышында аларда юлбарыс баласын да тапты. Аны ялган документлар белән сатарга җыенган булганнар. Хәзерге вакытта юлбарыс баласы Луна – Казан зоопаркында, – дип сөйли Вадим Костюнин.
Республика наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий әйтүенчә, соңгы сигез-ун елда наркоманнар саны сизелерлек артмаган да, кимемәгән дә.

– Дөрес, героин заманы артта калып бара. Аңа алмашка хәзер синтетик наркотиклар, психоз китереп чыгара торган матдәләр киң таралды. Бу наркотикларның үзенчәлеге – кеше аны берничә тапкыр кулланса да, организмда башта үзгәрешләр сизелми, ләкин бәйлелек барлыкка килә. Шуңа еш кына әти-әниләр дә балаларындагы проблемаларны абайламый кала, – ди табиб.
Бу хәлне булдырмый калу өчен, балалар белән кисәтү эшләре алып барырга кирәклеге турында да искәртте. Әти-әни сөйләмәсә, үсмерләр аптырап тормый, мәгълүматны интернеттан таба. Ә анда кирәклесе генә түгел, наркотикларны ничек кулланырга, кайдан табарга икәне турында мәгълүмат та бирелергә мөмкин. Шуңа күрә дә әти-әниләр игътибарлырак булсыннар иде.

Бездә бу өлкәдә җитәрлек эш башкарыла анысы. Наркотикларга каршы Россия күләмендә төрле акция­ләр үткәрелә. Әле менә 26 июнь көнне Казанда «Россия – наркотикларсыз территория» дип исемләнгән җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Эчке эшләр министрлыгы «Наркотикларсыз клуб тормышы», «Сәламәтлек сессиясендә» дип исемләнгән проектлар уздыра. Волонтерлык хәрәкәте дә активлаша.
– Наркоманнарның саны артмау сөендерсә дә, аларны киметә алмау борчый. Ләкин ничек кенә булмасын, балалар арасында соңгы биш елда наркомания буенча беренче тапкыр исәпкә басучылар саны ике ярым тапкырга кимеде. Бүген андыйлар 14 кенә үсмер, – ди Степан Криницкий.
Матбугат конференциясендә соңгы елларда наркоманнарны дәвалый торган ­шәхси үзәкләрнең артуы турында да сүз чыкты. Белгечләр фикеренчә, аларның күбесендә кешеләрне бары көчләп кенә тоталар, дәвалану тулы көчкә алып барылмый. Хәтта авырулар өчен шартлар да тудырылмаган. Ә дәүләт клиникаларында ил күләмендә билгеле «12 адым» алымы белән дәвалыйлар.

– Иң мөһиме – кеше 24 сәгать буе нәрсә беләндер мәшгуль булырга тиеш. Аның юк– бар уйларга вакыты калмасын. Пациентлар белән үзләре дә кайчандыр наркоман булган, хәзер дәваланган кешеләр эшли, – ди Степан Криницкий.
Сүз уңаеннан, дәүләт клиникаларына да аноним рәвештә мөрәҗәгать итәргә була. Дөрес, бу хезмәт түләүле. Наркоманнарны дәвалау хезмәте акча эшләүгә генә кайтып калмасын өчен, Россия Президенты Владимир Путин хокук сак­лау органнарына шәхси клиникаларны барларга кушкан.

Реклама

Психиатр-нарколог Степан Криницкийдан 5 киңәш

1. Балагыз, якыныгыз наркоман икәнне төгәл белгәнсез икән, чишү юлы юк, бу – соңгы чик дип уйларга ашыкмагыз. Тормыш дәвам итә. Наркоманны дәваларга мөмкин.

2. Әгәр дә наркоман дәваланудан баш тартса, моның белән килешергә ашыкмагыз, аларның эмоциональ халәтләре бик үзгәрүчән була. Бүген 100 процент «юк» дигән наркоман икенче көнне дәваланырга барыр­га ризалашырга мөмкин.

3. Күп әти-әни бала үсеп җитте, аның үз тормышы, безнең үзебезнеке дип уйлый. Әмма баланы күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Аның кемнәр белән аралашуына, дусларына игътибар бирегез.

4. Әгәр балагызның наркотиклар куллануын сизсәгез, бу матдәне кайдан алуын ачыклап, чыганакны ябар өчен, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

5. Наркомания белән көрәштә иң үтемле чара – административ җәза, шул ук вакытта балалар турында сүз барганда кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен җентекләп аңлату мөһим.

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: