16+

Кеше үлгәч, пенсиясе кемгә тиеш һәм аны ничек алырга?

Кеше үлгәннән соң, аны соңгы юлга озату эшләре белән бергә, милкен варисларына күчерү мәшәкате дә килеп туа. Пенсия дә милекнең бер өлеше булып тора. Пенсионерның үлгәнен яшерергә тырышу хәерле түгел.

Кеше үлгәч, пенсиясе кемгә тиеш һәм аны ничек алырга?

Кеше үлгәннән соң, аны соңгы юлга озату эшләре белән бергә, милкен варисларына күчерү мәшәкате дә килеп туа. Пенсия дә милекнең бер өлеше булып тора. Пенсионерның үлгәнен яшерергә тырышу хәерле түгел.

Вафат кешенең пенсиясен алу үзенчәлекләре турында Казан шәһәре Яңа Савин районы пенсия бүлегендә пенсияләрне түләү бүлекчәсе җитәкчесе Илсөяр Ибраһимова белән сөйләштек. 
– Еш кына пенсионер соңгы акчасын алырга өлгерми үлеп китә. Аның пенсиясе кемнәргә түләнә?
– Вафат пенсионерның пенсия акчасына якын туганнары – балалары, оныклары, абыйлары, апалары, әти-әниләре дәгъва кыла ала. Үлгән пенсионерның пенсиясе барлык туганнарына да бертигез бүленеп бирелә.

–Пенсияне алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
– Пенсия почта бүлеге аша түләнгән очракта, Пенсия идарәсенең территориаль (пенсионерның яшәү урынына бәйле) бүлекчәсенә мөрәҗәгать итү мөһим. Пенсия банк яисә банк картасы аша түләнә икән, аерым мөрәҗәгать кирәкми. Акча пенсионерның хисабына күчерелә. 

– Үлгән пенсионерның акчасын күпме вакыт эчендә алырга кирәк? 
– Кайбер очракта мәрхүмнең пенсиясен алу өчен берәү дә мөрәҗәгать итми. Гадәттә бу канунны белмәү яки вакыт җитмәү аркасында килеп чыга. Үлгән пенсионерның акчасын алу өчен гаризаны алты ай эчендә тапшырырга кирәк. Әгәр дә пенсия сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмый икән, акча үлгән пенсионерның мирасына кушыла.

– Кешенең вафатыннан соң аңа пенсия исәпләнмидер? 
– Ай саен бирелә торган пенсия, кешенең үлем очрагы теркәлгәннән соң киләсе айның беренче көненнән туктатыла. Кеше кайсы көнне үлсә дә, пенсиясе тулаем бер ай өчен исәпләнә. Шунысын да әйтергә кирәк, әгәр пенсионер соңгы пенсиясен алып өлгермәгән икән, акчаны аның белән бергә яшәгән туганнары алырга хокуклы. Пенсионерның үлеменнән соң аңа тиешле пенсияне алу 2013 елның 28 декабреннән гамәлгә кергән 400нче федераль канунның 26нчы маддәсе 3нче пункты нигезендә түләнә. 

– Үлгән пенсионер туганнарыннан аерым яшәгән очракта, аның пенсиясен алу мөмкинме?
– Бу сорауны бик еш бирәләр. Тик канун нигезендә бары бергә яшәүне раслаган кәгазь кулларында булган кешеләр генә үлгән кешенең пенсиясенә дәгъва кыла ала. Мөрәҗәгать итче кеше табылмаса, пенсия мираска кушыла. Бу очракта пенсия мирасчыларга күчә.

– Үлгән пенсионерның пенсиясен алу өчен нинди рәсми кәгазьләр кирәк?
– Пенсия Фонды идарәсенең территориаль бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткән очракта гаризаны бирүченең паспорты, үлгән пенсионерның пенсия акчасын алуны сораган гариза, үлү турында герблы таныклык, гаризаны бирүченең үлгән пенсионер белән бер гә яшәгәнлеген раслаучы кәгазь (мисал өчен йорт кенәгәсеннән күчермә) таләп ителә. Шулай ук гариза бирүченең үлгән пенсионер белән туганлыгын раслаган кәгазь, әйтик, туу турында, яисә никахлашу турындагы таныклык.
Тагын бер мөһим момент: пенсионерның үлгәнен яшерергә тырышу хәерле түгел. Үлгән кешенең пенсияләрен алып барган туганы әлеге кагыйдә бозу ачыкланган очракта барлык акчаны кире кайтарырга тиеш булачак.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading