16+

Кеше мәшәкатьләп йөрибез икән!

Яңа ел бәйрәмнәренә Казанга килгән идем, күптән булганым юк икән инде. Яңа йортлар күп салынган. Анда кемнәр генә яшәп бетерәдер. Хәер, хәзер бер фатирда өчәр буын яшәүчеләр юк бит инде ул.

Яңа ел бәйрәмнәренә Казанга килгән идем, күптән булганым юк икән инде. Яңа йортлар күп салынган. Анда кемнәр генә яшәп бетерәдер. Хәер, хәзер бер фатирда өчәр буын яшәүчеләр юк бит инде ул.

Кодагыем өч бүлмәле фатирда берүзе яшәп ята әнә. Икенче кодагыем зур йортта кызы белән генә яши. Уллары өйләнеп, ипотекага фатир алып яши башлады.
Бер бүлмәле фатирга кунакка барып, куна калырга да оялырсың хәзер, билләһи. Элек сеңелкәшләрнең бер бүлмәле фатирына бөтенебез дә сыя идек. Үзләре дүрт җан, алар янында институтка укырга кергән улым яши. Иптәшем Казанга командировкага баргач, шунда кунып кала. Кайвакыт әни дә Казанга барып, берәр атна яшәп кайта иде. Күңел иркен булгач, барыбыз да сыйган. Сеңелкәш ярар үзебезнеке инде. Рәхмәт кияүгә, беркемне дә күпсенмәде. Килгән саен, ачык йөз белән каршы алдылар. Хәзер үзләре икәү генә өч бүлмәле фатирда яшәп яталар. Ул заманнарда телефон юк, алдан киләсеңне хәбәр итеп торыш юк, барасың да керәсең. Күп вакыт өйдә дә туры килмиләр иде, билгеле. Андый вакытта күршеләр коткара. Каршыдагы күршеләре бигрәкләр ипле кеше, шунда ук чәй куеп җибәрә торган иде. Барыбыз да ихлас, гади булган. Хәзер андый түгел халык. Кунакка баргач, кодагыем шуны сөйләп утырды. Таныш хатынының сеңлесе Америкада яши икән. Җәйләрен Казанга кайта, ди. Үз йортлары белән яшәүче бертуган апасының гаиләсен борчыйсы килмичә, монда фатир арендалап тора икән. Һәм иң кызыгы: моңа беркем дә гаҗәпләнми, шулай тиеш дип кабул итәләр. Апасы да Америкага баргач, башка фатирда туктала, ди. Имештер, шулай дөрес тә!

Нәрсә әйтсәгез дә, мин моның белән бер дә килешеп бетмим. Болын хәтле өем бар, килегез, кунак итәрмен, кунып калырга да диван-караватларым җитәрлек. Ә мин Казанга өч көнгә дип барган җирдән икенче көнне үк кайтып киттем. Нибуч кеше мәшәкатьләп ятарга!

Илсөяр Шәфыйкова, Чаллы

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Таныш хатыннын сенлесе Америкадан кайтып, апасында тукталмый... Ул "апа" узе буламымы сон? Алар оч сестрамы? Эллэ ике сестрамы? Анлап бетермэдем. Ничек кенэ булмасын Америкадан кайткан сенел бу хатында яшэми инде.

    Мөһим

    loading