16+

“Хөрмәтле пассажирлар, автобус салонында абруйлы укытучы бара. Әйдәгез бергәләп аны котлыйбыз...”

Кечкенәдән үк бер нәрсәне яхшы аңлый идем: белемең тирән, рухың нык, иманың саф булганда гына тормышта юлыңны табып, үз халкыңа, милләтеңә лаеклы хезмәт күрсәтергә мөмкин. 

“Хөрмәтле пассажирлар, автобус салонында абруйлы укытучы бара. Әйдәгез бергәләп аны котлыйбыз...”

Кечкенәдән үк бер нәрсәне яхшы аңлый идем: белемең тирән, рухың нык, иманың саф булганда гына тормышта юлыңны табып, үз халкыңа, милләтеңә лаеклы хезмәт күрсәтергә мөмкин. 

Бу уйларыма гомерем буе тугры калып, кайда гына яшәсәм дә, ни генә күрсәм дә үз милләтем, телем өчен битараф булмыйча, авырлыкларга бирешмичә яшәргә өйрәнергә тырыштым. Күзем күргән, үзем катнашкан гыйбрәтле сабак алырлык вакыйгаларны гел куен дәфтәрләренә теркәп бардым.

Бу язмам яшьлек еллары – студент еллары хатирәсе. 1984 елда мин кичке институтның 3нче курс студенты идем. Төркемдә 25 кеше, татар милләтеннән мин берүзем. Ул елны уку миңа бик авыр бирелде. Көндез завод эше, гаугалы исерек күршеләр аркасында дәрескә хәзерләнергә мөмкинлекләр булмау, торак проблемасы хәл итү өчен туктаусыз суд юлларын таптау эзсез югалмады – минем “койрыклар” күбәйде. Өлгермәгән өчен укудан куылу кыл өстендә торганда, нишләптер, деканатта мине калдырдылар.

Исем-фамилияле татар булган, ләкин беркайчан татарча сөйләшмәгән, таләпчән укытучыдан төп предмет – электротехникадан зачёт ала алмый нык чиләндек. Унлап студент белән берләшеп, акча җыеп, хәйләле адым ясап, зачет алуга ирешмәкче идек. “Син үзең дә татар, җитмәсә, староста да әле”, – дип, татар милләтеннән булган, ләкин беркайчан да минем белән татарча аралашмаган укытучы янына вәкил булып баруны миңа йөкләделәр.

Кабинетка татарча исәнләшеп кердем, ә укытучы русча җавап бирде. Сабакташларым гозерен җиткерүгә, кырыс итеп миңа карады да: “Вон из кабинета!” – дип ишеккә күрсәтте. Мин дә бит малай-шалай түгел, армиядән кайткан стажлы эшче. Белсәгез иде шул вакытта ничек итеп гарьләнгәнемне! Шул зачётны бары дүртенче тапкыр кергәндә генә бирә алдык...

Мөселман кешесенә хас булмаган үчле тойгы белән ике ел йөрдем. Теленнән, милләтеннән йөз чөергәне өчен тәкәббер укытучыны “төп башына утырту” планын төзедем. Аны диплом алган чыгарылыш тантанасыннан соң тормышка ашырырга уйладым. Алдан ук төрле чыганаклардан татарлар турында мәкаль-әйтемнәр, гыйбәрәле сүзләр эзләдем.    Дипломны кесәгә салгач, горур атлап, кабинет янына килдем. Үзем дулкынланам, каушыйм. Ишекне шакып, эчкә уздым.

“Здравствуйте, ...!” – дип эндәшүемә: “Исәнмесез, энем!” – дип, укытучым йомшак итеп, җавап кайтарды. “Уз, әйдә, утыр! Керәсеңне белдем” – диюгә, минем эчтә җыелган “ачу ташы өеме” уалып, комга әйләнде. Ни әйтергә белми газапландым. Ул арада укытучым: “Төп предметтан җиңел генә зачёт алган булсагыз, эшли башлагач ничек белер, “Кем укытты?” – дигән сорауга ничек җавап бирер идегез?! Менә хәзер минем күңелем тыныч, намусым саф. Ә 3нче курста институттан чыгарасыларын белгәч, мин сине милләттәшем диеп яклаган идем”, – дип, мине шаккаттырды.

Ике ел буена хаксызга авыр йөк күтәреп йөрүемне аңладым. Мине үкенү хисе биләде. Шулай да тиз генә үземне кулга алып: “Менә рәхмәт әйтергә кергән идем”, – дип чак кына әйтә алдым. Күркәм холыклы укытучым: “Беләм, энем. Без – татарлар, бер-беребезгә туганнарча ярдәмле булырга тиеш!” – дип, соңгы дәресендә саф татар телендә бик тә йомшак, итәгатьле итеп, миңа гомеремә җитәрлек үтемле һәм хикмәтле сабак бирде.

Остаз укытучы белән көтелмәгән бу кардәшләрчә аралашудан тирләп-пешеп чыкканда, аякларыма кадәр чалышты. 
...Кулына гөлләмә тоткан укытучымны еллар узгач шәһәр транспортында туры китердем. Барып исәнләшкәч, мине таныды. Сөйләшеп киттек. Үзенең туган көнен билгеләп кайтып баруын, минем республика газеталары битләрендә чыккан язмаларым белән таныш булуын әйтте.

Ә мин, водитель кабинасына кердем дә, кулыма микрофон алып, автобуста барган юлчыларга: “Хөрмәтле пассажирлар, бүген автобус салонында безнең белән янәшә Иҗау шәһәренең почетлы граҗданины, милләтпәрвәр, институтта әйдәп баручы галим, абруйлы укытучы бара. Бүген аның гомер бәйрәме. Әйдәгез бергәләп аны котлыйбыз”, – дип мөрәҗәгать иттем. Кабинадан чыкканда, барлык пассажирлар да басып, дәрәҗәле хөрмәткә ия укытучымны кул чабып, котлыйлар иде. Ә укытучымның күзләрендә кайнар күз яшьләре ага иде.

Сезгә бу бәянне сабак булсын өчен яздым. Фикеремне хуплау өчен Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) түбәндәге хәдисләрен китерәм: 1) Кешегә гаеп такма (хөкем итмә), чөнки син – судья түгел. 2) Бернинди нигезсез кешеләр турында яман уйлаудан сакланыгыз, чөнки начар уй – сүзләрнең иң ялганы. Кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, көнләшмәгез, ачуланышмагыз, бер-берегезне ташламагыз, Аллаһының коллары булган хәлдә бер-берегезгә кардәшләр булыгыз!

Шәфкать Гани, 
Ижау шәһәре.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэр яхшы язма. Бик дорес хэм изгелекле кеше булган укытучы.

    Мөһим

    loading