16+

Кешеләр-өйдә, ә чүп-табигатьтә

Республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков 29 апрельдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында онлайн рәвештә үткәрелгән матбугат конференциясендә башкарылган эшләр белән таныштырды.

Кешеләр-өйдә, ә чүп-табигатьтә

Республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков 29 апрельдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында онлайн рәвештә үткәрелгән матбугат конференциясендә башкарылган эшләр белән таныштырды.

 

 

 

“Пычрак” саннар

Ел башыннан бирле республикада табигатьне саклау законнарын бозуның 1900 очрагы ачыкланган, гаеплеләргә 1848 административ беркетмә төзелгән, 23 миллион сум штраф түләттерелгән. Санитар икеайлык башлангач, кагыйдә бозуларның 850 очрагы теркәлгән. Рөхсәтсез рәвештә барлыкка китерелгән 193 чүп өеме табылган, шуларның 125е бетерелгән ягъни чистартылган.

Кеше күрмәсә, компьютер күрә

-Коронавирус сәбәпле, республикада үзбикләнү режимы кертелде. Күпчелек халык өйдә утыра, мәктәпләрнең экопатрульләре дә эшли алмый, алар актив ярдәм итә иде. Шулай да “Республика җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә” (“Республиканская общественная приемная”) кешеләрдән 815 мөрәҗәгать алынды. Компьютер технологияләре киң файдаланыла. Шәһәр читләренә һәм сулыклар буйларына чүп түгүне  автомат фототеркәүләр эләктерә, һавадан квадрокоптерлар күзәтә. Табигатькә аеруча зур зыян ясаган затларга прокуратура органнары белән берлектә 4 җинаять эше кузгатылды,-диде министр Александр Шадриков.

Төзе, ләкин чүпләмә
 
Казанның Идел буе районында Кабан күле буена төзелеш чүпләре аударган кешенең кем булуы ачыкланган. Совет районында инеш буена чүп бушатучы да билгеле. Табигать кочагына төзелеш чүпләре ташлаган өчен 500 мең сумга кадәр штраф каралган.
Александр Шадриков искәрткәнчә, санитар икеайлык вакытында “ПЖКХ” оешмасы полигоннарга чүп чыгару өчен бушлай талоннар бирә. Шушы мөмкинлектән файдаланырга кирәк.

“Чүплек” юллары

Мисал өчен, М-7 “Волга” автотрассасында кар эрегәч, юлның як-ягында галәмәт күп буш шешәләр, пакетлар пәйда булды. Бу әлбәттә, татарстанлылар гына әдәпсезлеге түгел, федераль автотрасадан бөтен төбәкләр диярлек йөри. Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы гына да автомобиль юллары буйларыннан 3 мең кубометр чүп җыйган. Тимер юллар буйлары 1 мең 400 тонна чүптән чистартылган.

Сәлам, һәйкәлләр!

-Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан хәрби каберлекләр, һәйкәлләр мәйданнары җыештырыла. Бу чараларда кешеләр күпләп тупланмый, үзбикләнү режимы шартларындагы санитар таләпләр искә алына,-диде министр Александр Шадриков.

Яндырмыйбыз...

Казанда көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводы төзү ниятләнелә. Шушы мәсьәләгә кагылышлы сорауларга министр Александр Шадриков: ”Кайбер кешеләр аны “чүп яндыру заводы” дип уйлый. Ул һич тә чүп яндыру корылмасы түгел. Төзелгән очракта бу заводта чүпләр төрләренә аерыла, калдыклар яндырылмый, ә термик эшкәртелә. Проект хәзер Германия белгечләре тарафыннан тикшерү-экспертиза уза. Бу завод турындагы һәр адымны җәмәгатьчелеккә җиткереп торачакбыз”,-дип җавап бирде.

Конкурс була

Министр Александр Шадриков предприятиеләр, оешмалар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары арасында экология буенча конкурсның быел да үткәрелүен әйтте. Тик, коронавирус сәбәпле, аерым үзгәрешләр кертелгән. Тулырак мәгълүматлар белән министрлыкның сайтыннан танышу мәслихәт.

Өмәләр әлегә булмый

Санитар икеайлыкта чистарту эшләрен нигездә коммуналь хуҗалыклар һәм юл төзү-төзекләндерү оешмалары алып бара.
- Республикада өмәләрдә 1 миллион 200 меңнән артык кеше катнаша торган иде, моның өчен зур рәхмәт! Ләкин, быел, мәгълүм сәбәпләр аркасында өмәләр үткәрелми. Чистарткан җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста, диләр бит. Табигать чисталыгы-безнең сәламәтлек, шунлыктан чүпләрне теләсә-кая ташламыйк!-дип мөрәҗәгать итте Александр Шадриков.

Автор фотосы
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading