16+

“Халык бәйрәмгә сусаган”: республикада милли бәйрәмнәр һәм фестивальләр исемлеге

Мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, безнең җирлектә яшәүче милләтләрнең моңа кадәр 10 бәйрәме билгеләп үтелсә, хәзер фестивальләр белән аларның саны 80 нән артык. (Сабан туйлары кермәгән).

“Халык бәйрәмгә сусаган”: республикада милли бәйрәмнәр һәм фестивальләр исемлеге

Мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, безнең җирлектә яшәүче милләтләрнең моңа кадәр 10 бәйрәме билгеләп үтелсә, хәзер фестивальләр белән аларның саны 80 нән артык. (Сабан туйлары кермәгән).

Республикада мәдәни программалар елдан-ел байый, арта бара. Әле кайчан гына без Сабан туе, Питрау, Уявлар гына уздырсак, хәзер Татарстанда ел әйләнәсе диярлек этномәдәни чаралар оештырыла. 

“Фестивальләрдән тыш, җыеннарны торгызабыз. Аларда догалар укыла, авылларның тарихлары хакында сөйләнелә. Соңгы өч ел дәвамында без фестивальләрне кабыктан арындырырга тырыштык. Эшлисе эшләр әле күп. Әмма аларда этник билгеләр күбәйде. Моны фестивальләрдә катнашучылар да тоя, күрә, аңлый. Без бәйрәмнәрнең үзенчәлеген сакларга тырышабыз”, - ди Ирада Әюпова.
Быел кайбер милли бәйрәмнәр традицион районнарда уздырылмыйча, урыннарын алмаштырачак. Мисалга, “Иван Купала”ны 8 июльдә Яшел Үзән районында һәм зур масштабта үткәрәчәкләр. Чувашларның милли бәйрәме “Уяв” республика күләмендә быел Әлки районында узачак. Ә Мамадыш районы Җөри авылының брендына әйләнгән Питрау шул ук урында, 16 июльгә билгеләнгән.
Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов билгеләп үткәнчә, киләсе елда бу урында Питрауны 25 нче тапкыр билгеләп үтәчәкләр.
“Әле бәйрәмне оештыра гына башлаганда, быел үткәрәбез дә, башка оештырмыйбыз, дия идек. Аны төрле авылларда үткәрергә дигән уй да булды. Ашаган белми, тураган белә бит. Оештыру эшләре бик зур чыгымнар сорый. Күперләр төзү, электр чыбыклары сузу гына да ни тора. Шуңа гел Җөридә үткәрәбез. Халык бәйрәмнәргә сусаган”, - ди Анатолий әфәнде.
Ашаган белми, дигәннән. Узган атнада республика районнарында Сабан туйлары үткәрергә теләп тә, акча таба алмаган районнар, авыллар барлыгын белгәч, күңелгә тигән иде. Татарстаннан читтәге төбәкләрдә уза торган Сабан туйларын үткәрүдә Татарстан зур ярдәм күрсәтә. Республика авылларына да шундый матди ярдәм итеп булмыймы дигән соравымны Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка юлладым.
“Сабан туе үткәрү чыгымнарын кабул итә торган як үз өстенә ала. Һәрбер җирлек үзенең мәйданын әзерли. Татарстан муниципаль район вәкилләрен, артистларны җибәрү мәсьәләсен хәл итә. Ә делегацияләрне яшәтү, ашату, барлык оештыру эшләрен кабул итүче як үзе карый”, - диде Данис әфәнде.
Көрәштә батыр калучыга төп бүләкне Татарстан әзерли. Сүз уңаеннан, быел Казан Сабан туенда да, Федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабан туйларында да батырларга бүләкне жирәбә принцибы буенча түгел, көчлеләргә тапшырачаклар.


“Троицкие напевы” (Чүпрәле, 18 июнь)
“Әлбәдән” хәрби уеннары (Питрәч, 18-20 июнь)
“Волда-шинясь” (Тәтеш, 25 июнь)
“ГыронБыдтон” (Баулы, 2 июль)
“Чатыртау җыены” (Азнакай, 8(9) июль)
“Милләтем бизәкләре” (Әлмәт, 9 июль)
“Платок: Символ нации” (Менделеевск, 9 июль)
“Уяв” (Әлки, Аксубай, 10 июль)
“Иван Купала” (Яшел Үзән, 10 июль)
“Питрау” (Мамадыш, 16 июль)
“Скорлупино” (Питрәч, 16 июль)
“Кирмән җыены” (Мамадыш, 29 июль)
“Сөн Сабан туе” (Актаныш, июль)
“Авыл киче” (Балтач, июль)
“Мөслим балыгы” (Мөслим, июль)

“Ага базар” (Спас, июль)
“Яблочный спас в Красновидово” (Кама Тамагы, 19 август)
“Сәйдәшстан” (Югары Ослан, 20 август)
“Мүнчәли укулары” (Чүпрәле, 20 август)
“Крутушка” (Биектау, 26-28 август)
“Түгәрәк уен”, “Казан сөлгесе” (Казан, 28-30 август)
Спас ярминкәсе (Алабуга, август)
“Печән базары” (Казан, август)
“Чуклеме” (Тәтеш, 17 сентябрь)
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading