16+

«Халык тәкъдимнәре язып алына»

Татарстанда 2019 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау үткәрелә.

«Халык тәкъдимнәре язып алына»

Татарстанда 2019 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау үткәрелә.

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге инде 21 февральдә үк үзенең сайлау алды эшчәнлеген башлап җибәрде.
– «Бердәм Россия» партиясе 26 майда депутатлыкка кандидатларны алдан сайлап карау үткәрә. Моның өчен республикадагы шәһәрләрдә һәм районнарда 450 сайлау участогы оештырыла. Татарстанда 2 миллион 900 мең сайлаучы исәпләнә, алар сайлау участогына килеп теге яки бу кандидатка тавыш бирә ала, – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин политсовет утырышында.
Ул алдан сайлап карау чарасының халыкның уй-фикерләрен ачыклауга да ярдәм итәчәген искәртте.

– Депутатлыкка кандидатлар чын сайлаулардагы кебек халык белән очрашулар үткәрәчәк. Халык тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәр язып алына, аларны хәл итү чаралары күреләчәк, – дип дәвам итте Фәрит Мөхәммәтшин. – Халыкны, әлбәттә, пенсия яшенең күтәрелүе борчый. Пенсия яшен күтәрми мөмкин түгел иде. Татарстанда пенсия алды яшендәгеләргә социаль ярдәм күрсәтү чараларына 9 миллиард сум акча билгеләнде. Чүпләрне төрләренә аерып җыю шулай ук мөһим мәсьәлә. Казанда һәм Түбән Камада чүп полигоннары белән хәл кискен. 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина алдан тавыш биреп карауның тәртибе белән таныштырды.
«Бердәм Россия» сәяси партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат булып сайланырга теләгән кешеләр алдан тавыш бирү «имтиханын» узарга тиеш. Депутатлыкка кандидатның Россия Федерациясе гражданы, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы яки тарафдары яки бөтенләй партиясез булырга тиеш. Хөкем ителгән кешеләр катнаштырылмый.

Алдан тавыш биреп карау чарасында катнашу өчен документларны Казан шәһәренең Горький урамындагы 9нчы йортка «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетының 1нче кабинетына депутатлыкка кандидат шәхсән үзе китерергә тиеш. Документлар кабул итү башланды, ахыргы көн - 30 апрель. Кабул итү: дүшәмбе-җомга көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә, шимбә 9.00-12.00 сәгатьләрдә.
Электрон рәвештә дә алдан тавыш биреп карауда катнашырга була. Моның өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында «личный кабинет» адресың булуы кирәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading