16+

"Халык җырларын бозарга ни хакыгыз бар?"

“ISTELEK” этно-фьюжн юнәлешендәге музыкаль төркемнәрнең һәм башкаручыларның иҗади берләшмәсе республика буйлап гастрольләргә җыена. Әлеге берләшмәнең концертлары 20 октябрьдә – Аксубай, 28 октябрьдә – Мөслим һәм 2 ноябрьдә Әтнә районнарында узачак.

"Халык җырларын бозарга ни хакыгыз бар?"

“ISTELEK” этно-фьюжн юнәлешендәге музыкаль төркемнәрнең һәм башкаручыларның иҗади берләшмәсе республика буйлап гастрольләргә җыена. Әлеге берләшмәнең концертлары 20 октябрьдә – Аксубай, 28 октябрьдә – Мөслим һәм 2 ноябрьдә Әтнә районнарында узачак.

“ISTELEK” берләшмәсе төрле жанрда иҗат итүче музыкантлар идеясе белән барлыкка килгән. “Бездә андый музыкантлар күп. Кызганыч, аларның концертына билет сатып алырга теләүчеләр генә күп түгел. Әлегә районнарда йөрибез. Анда безне бик җылы кабул итәләр. Хәтта кушылып бииләр дә әле. Хыялыбыз – мондый концертны Казанда да оештыру. Без онытылган җырларны заманча музыка аша җиткерергә телибез”, - ди фолк-фьюжи жанрында иҗат итүче удмурт җырчысы Павел Александров. 

“Әлеге берләшмәгә “ISTELEK”, ягъни истәлек дип исем бирергә булдык, чөнки биредә әби-бабаларыбыз заманында яңгыраган һәм инде онытыла барган җырлар яңартылып башкарыла. Әмма башка жанр һәм стильдә”, - ди Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге директоры урынбасары Эльвина Якупова.

Әлеге проектта татар эстрадасы артисты Илгиз Шәйхразиев та бар. Сүз уңаеннан, ул безгә “Керфекләрең синең нигә кара?” җырын башкарды. “Мин күп төрле жанрларда җырлыйм – татар халык җырлары, рэп, рок һәм башкалар. Миңа аларның барысы да кызык һәм якын. Ә менә үсеп килүче буын ни өчендер бер генә жанрга өстенлек бирә. Ә бит халык җырларына шундый күп мәгънә салынган. Яшьләр моны аңламый, белми. Без ул җырларны яшьләр аңларлык һәм яратырлык итеп башкарырга тырышабыз”, - ди Илгиз.

Аның сөйләвенчә, мондый жанрда иҗат итүчеләргә “халык җырларын ник бозасыз, нинди хакыгыз бар?” дип еш шелтә белдерәләр икән. “Мин – татар баласы һәм үз телемдә җырлыйм, сөйләшәм, фикерлим. Безнең максат – тыңлаучыны яңартылган җырлар аша аның төп версиясенә җәлеп итү, ул җырга, аның тарихына кызыксыну уяту”, - диде Илгиз Шәйхразиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading