16+

Хат ташучы, эшең бармы?

Соңгы арада редакциябезгә элемтә бүлеге эшенә бәйле шикаятьләр, сораулар, үтенечләр еш килә. Газетабызны вакытында китермиләр, йә өч санын атнага бер генә җыеп бирәләр, дип зарланучылар күп.

Хат ташучы, эшең бармы?

Соңгы арада редакциябезгә элемтә бүлеге эшенә бәйле шикаятьләр, сораулар, үтенечләр еш килә. Газетабызны вакытында китермиләр, йә өч санын атнага бер генә җыеп бирәләр, дип зарланучылар күп.

Иренмәсәң, эшләргә мөмкин

Хәтерләсәгез, Яшел Үзән районының Карагуҗа авылында хат ташучы эштән киткәч, Яшел Үзән шәһәре район почта бүлеге җитәкчесе аның урынына туры килгән кандидатура эзләргә сүз биргән иде. Кеше табылуын табылган, контракт буенча хезмәт итүче бер егет газеталар тарата башлаган. Тик авыл халкы гына яңа хат ташучыга ияләнеп бетә алмый. Карагуҗадагы укучыларыбызга хәл белеп шалтыраткач, алар, газетага язылучылар нык кимеде, кайсылары күрше авыл почтасы аша яздыра, аннары, җае чыкканда, барып ала, кемдер шәһәргә баргач, киосктан сатып алуны кулайрак күрә, диде. Басма матбугатның укучыга барып җитүендә хат ташучының роле зур. Шуңа да без, редакция хезмәткәрләре буларак, бу проблемага күз йома алмыйбыз. Газета вакытында килмәсә, укучы, беренче чиратта, редакциягә шалтыратып шикаять белдерә. Аннары, журналистларның мөмкин кадәр тизрәк яңалык хәбәр итим, актуаль язманы өлгертим, дип тырышуы, нәшрияттагы кызу эш темпы – барысы да юкка булып чыга түгелме? Кайбер авылларда хәтта ике атнага бер җыелып килгән газеталарны укуның кызыгы бармы?
Бу проблема хакында беренче генә язмыйбыз. Кадрларга кытлык.

Хат ташучының эше җиңел түгел, шуңа да эшләргә теләүчеләр сирәк. Ә иң төп сәбәп – хезмәт хакы аз. Дөрес, «Россия почтасы» берләшмәсенең «Татарстан почтасы» федераль почта элемтә идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, почтальоннарның уртача хезмәт хакы 15 мең тирәсе. Бу акчаны түләсәләр, хат ташучылар авылны ике кат әйләнер иде, мөгаен. Әмма почтальоннар гына түгел, без дә күпчелек элемтә бүлекләрендә мондый хезмәт хакы түләнмәгәнлеген беләбез. Дөрес, хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге бирелә. Элемтә бүлекләренең планны ничек үтәүләренә карап, премияләр түләнә. Һәрберсенә хезмәтләр күрсәткән өчен: укучыларны матбугатка яздыртканга, товар сатканга өстәмә түләү каралган. Шул ук вакытта коммуналь хезмәтләргә түләүләр кабул иткәнгә өстәлә торган түләүне бетергәннәр. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте уздырган бәйгедә 2017 елның икенче яртыеллыгына матбугатка яздыру нәтиҗәләре буенча «Авылның иң яхшы почтальоны» булып танылган Гөлсияр Урманова – Кайбыч районының Федоровское авылыннан, 300ләп хуҗалыкка хезмәт күрсәтә.

– Бу юлы 152 кешене газета-журналларга яздырып, подписка планын 43 процентка арттырып үтәдем. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте акчалата бүләкләде. Товар сатканнан кергән 6 процент акча хезмәт хакына ярыйсы гына өстәмә булып тора. Узган айда 32 меңлек товар саттым, бу – 1800 сум табыш дигән сүз, – ди почтальон.

Дөрес, товар сатуы җиңел түгел, авылларда кибетләр җитәрлек.
– Пенсия өләшкән чакта көндәлек кирәкле май, чәй ише товарларны үзем белән алып йөрим. Алалар. Кибеткә барып йөри алмаучы өлкән кешеләр, урын өстендәге авырулар бар. Алар продуктларны өйгә китереп биргәнне көтә. Аларга да яхшы, миңа да файдага, – дип, товар сатуның үз алымнары белән уртаклаша Гөлсияр апа.
Кыскасы, тырышсаң, иренмәсәң, эшләргә була. Күп авылларда почта бүлекләре кыскартылган эш көненә күчте. Атнасына өч көн: дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә генә эшлиләр. Почтальоннарга өстәмә эшкә урнашырга мөмкинлек бар дигән сүз.

Әмәкәйдә почта яңа елга кадәр ябылмаячак
Мөслим районының Әмәкәй авылыннан Фәүзия әби редакциягә берничә тапкыр борчылып шалтыратты. «Безнең авылның почта бүлеге җитәкчесе Рафия Мөбарәкованы эштән җибәрәләр, дип ишеттек. Ник алай эшлиләр икән? Бик тырыш, акыллы, уңган хатын иде бит. Пенсиям дә вакытында килә, газеталарны да яздыра идек», – дип зарын сөйләде ул безгә.

Бу мәсьәләдә Мөслим районы почта бүлеген үз эченә алган Азнакай почта бүлеге җитәкчесе Разида Җәләевадан аңлатма алдык.
– Әмәкәй авылында кеше саны 500дән артмый. Бәлки шуңадыр да, бу авыл почта бүлеге аз табыш китерә, матбугатка язылу, башка күрсәткечләр буенча да планнар тулысынча үтәлми. Оптимизация программасы кысаларында, бәлки Әмәкәйдә элемтә бүлеген икенче бер бүлек белән берләштерергә кирәктер дигән фикер бар иде. Тик бу әле төгәл генә хәл ителмәде. Шуңа да быелга Әмәкәйдә почта бүлеге җитәкчесен эшеннән алмаячаклар. Яңа елга кадәр барысы да ничек бар – шулай калачак. Аннары бу мәсьәләдә эш нәтиҗәләре буенча карар кабул ителер дип уйлыйм. Барысы да үзләреннән тора, әгәр бүлек табыш китерә икән, ул, әлбәттә, сакланып калачак, – диде Разида Җәләева.

Почта бүлекләрен ябалар икән дигән имеш-мимешләр башка районнарда да ишетелә. Авылларны почталарсыз күз алдына да китереп булмый. Ут, су, газ өчен банк аша да түләргә була анысы, пенсияне дә хәзер күпләр карточкаларга күчереп бетерде. Тик менә өлкән яшьтәге кешеләр матбугатны интернет аша укый алмый шул. Хат ташучы – матбугатны саклап калучыларның берсе. Авыл кешесенең эш серләрен уртаклашучы да бит әле ул. «Татарстан почтасы» исә, бер генә авыл да элемтә бүлекчәсез калмаячак, дип ышандыра. Авыл җирендә күчеп йөри торган модульле элемтә бүлекләре дә кулланыла. Хезмәткәргә кытлык проблемасы – игътибар үзәгендә. Бу мәсьәлә чишелешен табар дип ышаныйк.

Хат ташучыдан канәгать булмасаң

Юристлар аңлатканча, Россиянең «Кулланучылар хокукларын саклау турында»гы 28нче законы нигезендә, почта газеталарны вакытында китермәгән очракта, укучы һәр соңга калынган номерның акчасын сорарга хаклы. Моның өчен Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Почтальон хатны адресатына тапшырырга бурычлы, яки ул аны почта әрҗәсендә калдыра, йә хуҗаның кулына бирә. Матбугат вакытында килмәгәндә, почта бүлекчәсе белән элемтәгә кереп, хәлне аңлатырга, ачыклык кертергә кирәк. Хат ташучыларның эшеннән канәгать булмаганда, «Татарстан почтасы»ның «кайнар элемтә» телефонына (843) 221-18-99 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading