16+

Хатлар ни сөйли?

Дәүләт архивы Мулланур Вахитов турындагы уникаль документларны күрсәтте

Хатлар ни сөйли?

Дәүләт архивы Мулланур Вахитов турындагы уникаль документларны күрсәтте

Архив хезмәте гадәттә гел күләгәдә кала. Республика, ил өчен кыйммәтле чыганакларны, тарихыбызны саклаган тармак өчен бу шулай булыр­га тиештер дә. Быел Татарстанның дәүләт архив хезмәте 100 еллыгын билгеләп уза. Бу уңайдан архив хезмәте безгә анда сакланган кайбер серләрне ачты.

Дәүләт архивында Татарстан архив фондының уникаль документлар реестрына кертелгән мәгъ­лүматлар, кулъязмалар саклана. Алар арасында Мулланур Вахитовның әтисенә һәм үги әнисенә Казан губернасы төрмәсеннән (Пләтән) язган хатлары бар.

Татар революционеры Мулланур Вахитовны хәзерге буын тарихи чыганаклардан һәм шәһәр үзәгендәге һәйкәленнән танып белә. Ул – Казандагы танылган истәлекле урыннарның берсе, татар шәхесләренә куелган иң зур һәйкәлләрдән санала. Гранит пьедесталда басып торган бронза монументның биеклеге – 12 метр. Әлеге һәйкәл проектын берь­юлы дүрт автор эшләгән: Мәскәү скульпторы Юрий Орехов, Казан архитекторлары Александр Степанов, Валентин Петербуржцев һәм архитектор Миннур Агишев. Һәйкәл 1985 елда ачылган. Шулай ук Казан район­нарының берсен, урамны, башкаладагы мәйданны да Мулланур Вахитов исеме белән атаганнар.

Мулланур Вахитов 1885 елның 22 августында Пермь губерниясендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Ул 1905-1907 елгы революциядә катнаша. Петербургтагы политехник институтында белем ала. Соңрак шул шәһәрдә юрист белгечлеген үзләштерә. Укыган чакта ук, мөселман студентлары белән, яшерен әдәбият түгәрәген оештыра. Казанда Совет властен оештыруда катнаша. Ленин кушуы буенча, Эчке Россиянең мөселманнар комиссариатын оештыра. Татар-Башкорт совет рес­публикасы турындагы карарга кул куючыларның берсе. Мулланур Вахитов җитәкчелегендә «Кызыл Байрак» газетасы басылганы да билгеле. Революцио­нер Кызыл Армиядә мөселманнар частен җитәкли. 1918 елда, Казанны аклар алганнан соң, кулга алына һәм атып үтерелә.

– Күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Мулланур Вахитов – безнең тарих. Быел аның вафатына – 100 ел. Татарстан дәүләт архивында аның тормышына һәм эшчәнлегенә караган шактый чыганаклар сак­лана, алар арасында уникаль дип танылган документлар да бар, – ди Татарстанның дәүләт архивында күргәзмә һәм публикация эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Гүзәл Фаезова.

Быел Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының оешуына 100 ел булу уңаеннан үткәрелгән чаралар кысаларында, Министрлар Кабинетында дәүләт архивы күргәзмә оештырган иде. Анда да Мулланур Вахитовка багышланган документларны тәкъдим иткәннәр.

Архивта хатларның төп нөсхәсе саклана. Алар 1918 елның 18 авгус­тына кадәр язылган булса кирәк. Мулланур Вахитов хатларын рус телендә язган. Төрмәдә утырган чакта әтисенә, үги әнисе Варвара Захаровнага юлланган хатлары аша аның язу стилен, грамоталылыгын, шул ук вакытта нечкә күңелен, гадел, ихлас булуын тоемларга мөмкин. Хатларында ул әтисе, үги әнисе белән очрашырга өмет итүе турында язган. Үзенең физик, рухи халәтен тасвирлаган. Хаттан аңлашылганча, Мулланур Вахитов төрмәгә эләгүне бик авыр кичергән, үзенең мондый хәлдә калуына бик борчылган.

Шунысына да игътибар итәргә кирәк, хатларны ул «Мулла-Нур» дип имзалаган.

Мулланур Вахитовның Плә­тән төрмәсеннән үги анасы Варвара Захаровнага язган хаты (татарчага тәрҗемә итеп бирелә):

Хөрмәтле Варвара Захаровна!

Төрмәдән сәлам җибәрәм. Сез­дән, әтидән минем белән очрашу оештыруны үтенеп сорыйм. Йөрәгем телгәләнә, газапларыма чама юк. Кешеләр минем намусымның чиста икәнен белсәләр, мөгаен, мине газапламаслар иде. Минем кием-салымым да юк, юынырга урын юк. Сакал басты, костюмым пычрак. Хәлем бик авыр.

Сезнең Мулла-Нур.

Адрес: Пләтән (Әҗем мәчете янында).

Арестант бүлеге.

2нче палата яки 21нче камера.  

 

Әтисенә язган хаты:


Кадерле әти!

Минем газапларыма чик-чама юк, аларны тас­вирларга сүзләрем җитми.

Мин авырып киттем, төрмә палатасында ятам. Очрашуга ашык, ашык, бер тапкыр булса да сине күрергә мөмкинлек бир. Минем киемем дә юк, мине сакал басты, мин пычранып беттем, кыс­касы, каторжан кыяфәтендәмен. Син бит, әти, минем беренче генә тапкыр төрмәдә икәнемне беләсең. Варвара Захаровна да очрашуга килсен дип үтенәм.

Синең газапланучы улың Мулла-Нур.

Барлык танышларга, дусларга сәлам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading