16+

Хатларда шагыйрь язмышы

15 февраль – танылган шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына – 113 ел. Аның турында ел саен яңа мәгълүматлар табыла, галимнәр шигырьләрен анализлый, иҗатын өйрәнә, бу көннәрдә бөек шагыйрьне искә алып, төрле чаралар уза. Дәүләт архивында саклана торган документларда Муса Җәлил белән бәйле шактый гына кызыклы мәгълүматлар бар. Әлеге документлар Россия Федерациясе Архив фондының Дәүләт уникаль документлар реестрына һәм республика уникаль документлар реестрына кертелгән. Аларны бергәләп барлыйк.

Хатларда шагыйрь язмышы

15 февраль – танылган шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына – 113 ел. Аның турында ел саен яңа мәгълүматлар табыла, галимнәр шигырьләрен анализлый, иҗатын өйрәнә, бу көннәрдә бөек шагыйрьне искә алып, төрле чаралар уза. Дәүләт архивында саклана торган документларда Муса Җәлил белән бәйле шактый гына кызыклы мәгълүматлар бар. Әлеге документлар Россия Федерациясе Архив фондының Дәүләт уникаль документлар реестрына һәм республика уникаль документлар реестрына кертелгән. Аларны бергәләп барлыйк.

Шагыйрьнең әнисе мулла кызы булган
Муса Җәлилнең биографиясе күпләргә мәктәп дәреслекләреннән үк таныш. Аның «Моабит дәфтәрләре»н дә белмәгән кеше юктыр. Сүз уңаеннан, ике блокноттан торган, 93 шигырьне туплаган бу дәфтәрнең төп нөсхәсе Милли музейда саклана. Нәкъ менә «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләре өчен Муса Җәлилгә 1957 елда Ленин премиясе бирелә. Татарстанның дәүләт архивында саклана торган уникаль документларны укып чыкканнан соң, шагыйрь турында яңа фактлар ачыла.

Архивта Муса Җәлилнең үз кулы белән язылган автобиографиясе саклана. Ул аны, ТАССР Совет язучылар берлеге идарәсенә җаваплы сәркатип вазифасына билгеләнү сәбәпле, ВКП(б) Татар обкомы кадрлар бүлеге өчен язган булган. Әлеге документ Россия Федерациясе Архив фондының Дәүләт уникаль документлар реестрына кертелгән. Автобиография рус телендә язылган. Монда шагыйрьнең 1913 елдан алып 1940 елга кадәр тормышы күзаллана: мәдрәсәдә укуы, хәрби-партия мәктәбендә белем алуы, педагогия училищесын тәмамлавы, Мәскәү дәүләт университетында укыган еллары, Орск һәм Оренбург шәһәрләрендә ВЛКСМда инструкторлык эшчәнлеге, Мәскәү һәм Казанда газета-журналлардагы эше, татар опера театрын оештыруда үз өлешен кертүе, Казан шәһәр Советы депутаты булып сайлануы – барысы да бәйнә-бәйнә язылган. Документтан күренгәнчә, Муса Җәлилнең әтисе сәүдәгәр булган. «Тик җирле сәүдәгәрләргә бурычы булып, әти бөтен мөлкәтен сатып бетергән. Төрле эшләр башкарган: пекарняда эшләгән, байларда приказчик булып торган. Һәрчак хәерче яшәгән. Үз йорты булмаган. 1918 елгы революциядән соң әти Мостафа авылына кайта һәм җир эше белән шөгыльләнә башлый. 1915 елда тифтан вафат булды», – дип язып калдырган Муса Җәлил.

Тагын бер кызыклы факт – шагыйрьнең әнисе мулла кызы булган. «Әни хуҗабикә иде. Мулла кызы, 1928 елда рактан үлде», – диелгән документта. Муса Җәлилнең автобиографиясеннән бу мөһим фактлар шагыйрьнең кечкенәдән әнисеннән дини тәрбия алганлыгы турында сөйли.
Муса Җәлилнең әтисенең абыйсы кулаклыкта гаепләнелгәне дә күпләр өчен яңалык. «Туганнарым арасында чит илгә китүчеләр юк. Әтиемнең абыйсы 1930 елда озатыла. Бу хакта мин ишетеп кенә беләм. Аның белән беркайчан да элемтәгә кергәнем булмады», – дигән ул автобиографиясенең ахырында.

Документлар арасында Татар дәүләт опера театры хезмәткәрләре өчен кадрлар исәбе алып бару кәгазе дә бар. Анда да Муса Җәлилнең биографиясе чагыла. Ул тормышына, эшенә кагылышлы 37 сорауга җавап биргән. «Театр хезмәткәрләре арасында эшегезгә кем эшлекле характеристика бирә ала?» дигән сорауга Муса Җәлил Башкорт опера театры режиссеры Бакировны, Киев опера театры директоры Аркановны, Мәскәү драма театры сәнгать җитәкчесе һәм директоры Каверинны атаган. Күренгәнчә, шагыйрьнең сәнгать өлкәсендә дә танышлары, дуслары шактый булган. Документта Муса Җәлилнең Казандагы төгәл адресы да күрсәтелгән: Поле Ершов урамы, 2/1, 19нчы фатир. 

«Хәлем шулайрак булды»
Россия Федерациясе Архив фондының Дәүләт уникаль документлар реестрына кергән документлар арасында Муса Җәлилнең ТАССР Югары Советының президиумы рәисе Г.А.Динмөхәмәтовка язган хатлары да саклана.

Хатның берсен шагыйрь Мәскәүдән хәрби хезмәткә киткәнче язган. «Шушы ике көндә Көнбатыш фронтта хәрәкәттәге армиягә китәм. Приказ көтәм. Фронттан сезгә язып торачакмын. Хушыгыз, кайнар сәлам белән сезнең Муса Җәлил», дигән ул хат азагында. 1942 елның гыйнварында Муса Җәлил соңгы тапкыр Казанда була. Шәһәрдә аның хөрмәтенә озату кичәсе оештыралар. Хатта Муса Җәлил шул кичәне тасвирлый, иҗатташ дусларының ышанычын аклар өчен, барысын да эшләргә әзер булуын белдерә. Татар телендә язылган бу хатында шагыйрьнең ни дәрәҗәдә тыйнак булуын да күрергә була. «Мондый матур кичә җыеп, анда Имаметдинов һәм Кутуйның миңа карата артык зурайтып речь сөйләүләреннән миңа, әлбәттә, бик уңайсыз булды. Мин моның өчен бик борчылдым, бик уңайсызландым. Оялып, кая керер тишек тапмый аптырап утырдым. Чөнки артыграк мактап, артыграк куертып җибәрделәр. Шулай да, иптәшләремнең миңа шундый җылы карашы һәм чын күңелдән әйткән теләкләре мине бик дулкынландырды. Семьям мин юкта хөкүмәт кешеләре тарафыннан үзенә зур игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелгәнен сөйләде. Моның өчен шулай ук сезгә рәхмәт укыйм», – дип мөрәҗәгать иткән шагыйрь Динмөхәмәтовка.

Икенче бер хат шулай ук кызыклы, анда шагыйрьнең җаваплы булуын күрергә була. «Динмухаметов ага! Бер нәрсә өчен сез мине зинһар, гафу итә күрегез! Мин сезгә 600 сум бурычлымын, ләкин һаман шуны бирә алганым юк. Киткәнче, ничек тә акча ала алмадым. Иптәшем Әминәгә курстан язган идем. Ул бер акча алганда сезгә барып, туры китерә алмаган. Аннан тагын тотып бетергән. Ул шушы көннәрдә Татгосиздаттан алачак һәм шунда ук сезгә китереп тапшырыр. Сез мине болай озак тоткан өчен кичерегез инде. Хәлем шулайрак булды. Сәлам белән Муса. 1942 ел, 23 гыйнвар», – диелгән хатта.

Муса Җәлилнең иҗатташ дуслары шактый булган. Татарстан Архив фондының республика уникаль документлар реестрына кертелгән документлардан күренгәнчә, шагыйрь дусларына хатлар язган. Дәүләт архивында аның ТАССР Совет язучылар берлеге җаваплы сәркатибе Төхфәт Имаметдиновка 1942 елның мартында фронттан язган хаты саклана. Ул дустына, якын итеп, «Хөрмәтле имам» дип мөрәҗәгать иткән. Хат рус телендә язылган. 1942 елның мартында Муса Җәлил Волхов фронтының Малая Вишера шәһәрендә була, хатта ул штаб йөкләмәсе буенча аерым биремнәрне башкаруын, фронтның алгы частьларына командировкага йөрүен яза. Дустына үтенечен дә җиткерә: беренчесе – китабы белән бәйле эшне ахырына җиткерү өчен Гослитиздатның исенә төшерергә, икенчесе – Совет язучысы Фадеев аша үзен милли частька күчерүдә ярдәм сорый. «Ока Городовиков (генерал-полковник) җитәкчелегендәге милли частьта эшләү минем өчен нәтиҗәле булыр иде. Анда мин милли язучы буларак зур файда китерер идем, частьның тарихы һәм батырлыклары турында әсәр өчен материал туплар идем», – ди. Фронт эшләреннән тыш, шигырьләр, җырлар, хикәяләр язуын дәвам итүе турында да әйтә. Соңгы шигырьләрен «Кызыл Татарстан» редакциясенә һәм Кашшафка җибәрүен яза. Гази Кашшаф Муса Җәлилнең якын дусты була. Васыятендә шагыйрь дустына үзенең иҗади мирасын барларга һәм бастырырга кушып калдыра.

Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗаты, язмышы, гражданлык рухы, кабатланмас батырлыгына мөрәҗәгать итү дәвамлы рәвештә бүгенге чор, яшь буын язучылары иҗатында да күзәтелә. Әдәбият мәйданында аңа багышланган яңадан-яңа әсәрләр дөнья күрә. Шулай да Муса Җәлилне якыннан белгән, үзе белән аралашкан, шул чорда иҗат юлын башлаган каләм ияләренең истәлекләрендә җылылык күбрәк сизелә, уй-фикер, хисләр тирәнрәк, калкурак гәүдәләнә. Язучы Сибгат Хәким иҗатын фәнни яктан өйрәнгәндә, танылган прозаик Габдрахман Әпсәләмовның аңа юллаган хатында Муса Җәлил турындагы кайбер фикерләргә тап булдым.
Габдрахман Әпсәләмовның Муса Җәлил белән дуслыгы мәктәп елларыннан ук башлана, соңрак Мәскәүдә дәвам итә. Габдрахман ага ул җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри. Нәкъ менә Җәлил ул вакытта Мәскәүнең 123нче заводында токарь булып эшләгән Әпсәләмовка Горький исемендәге Әдәбият институтында укырга тәкъдим итә. Габдрахман ага гомере буе Муса Җәлилне үзенең остазы дип саный.

«...Хәзер мин даны бөтен илгә таралган гвардия дивизиясенең укчы полкында. Ашавым да солдатлар ашханәсендә. Тик йортым гына Офицерлар йортында. Полкта бер ай хезмәт иткәч, округ газетасына күчерергә тиешләр. Сборларның программасы шундый... Биредә, нигәдер, Муса бик еш искә төшә. Аның турында барысы да ишеткәннәр, беләләр, ләкин кызганычка каршы, русча китаплары көтепханәләрдә я берәр генә данә, я бөтенләй юк. Мусаны биш йөз мең тираж белән чыгарырга кирәк! Биредә мин барлык подразделениеләрдә Муса турында беседалар үткәрәчәкмен, укучылар конференциясе дә оештырачакбыз, радиода аның шигырьләрен укытачакмын. Кереш сүзен үзем әзерлим.

Безнең халкыбыз турында сугышчылар арасында да, өлкән командирлар арасында да гел яхшы сүзләр ишетергә туры килә. Шул яхшы сүзләр тагын да күбрәк булсын өчен, кулдан килгәнчә эшлисе килә», – дигән Габдрахман Әпсәләмов 1956 елда Сибгат Хәкимгә язган хатында.
Шагыйрь Сибгат Хәкимнең үзе өчен дә Муса Җәлил – хөрмәткә лаек әдип, батырлык үрнәге. Ул аңа багышлап дистәләгән шигырь, күпсанлы мәкаләләр язган. Җәлил турындагы тирән фәлсәфи, лирик хис-кичерешләре аның «Эзлиләр Европа буйлап» исемле поэмасында урын ала.
Үз чорында һәм хәзер дә Муса Җәлил иҗаты ул – батырлык поэзиясе, «Моабит дәфтәрләре» – шагыйрь гомеренә үлемсез һәйкәл.

Рамил Мозаффаров, Казан шәһәренең 180нче гимназия укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X