Ирләр үз дигәненә ирешә торган, максатчан, руль артына утырган чалбарлы хатын-кызларга соклана башлый. Ирләр ирләргә сокланган кебек килеп чыга инде бу. Әстәгъфирулла! Ләкин тормыш дөреслеге шундый. Ә балалар шушы дөреслекне күреп үсә.
Пластиктан тырнак “үстереп”, дөресрәге ябыштырып йөрү бик модада хәзер. Хатын-кызлар арасында диюем. Хәер, ирләр дә озак көттермәс, алар да кушылыр кебек бу тенденциягә.
Ир һәм хатын арасында аермалар юкка чыгып, ниндидер бер, кеше дисәң, кеше дип әйтерлеге булмаган кемсә барлыкка килеп яткан чорда яшибез. Барыбыз да чалбардан, барыбыз да түш киереп дөнья кендеге булып йөрергә, җирнең күчәренә басып яшәргә тели. Хатыннар бу мәсьәләдә куркынычрактыр да әле. Бәйдән ычкынгач йорт хайваннары нишли? Әлбәттә, дистә еллар гына түгел, гасырлар буена тоткынлык халәтендә яшәгән хатын-кызны әллә нәрсәләр белән чагыштырасым килми. Әмма, әле бер гасыр элек кенә хатын-кызның бернинди дә хокуклары булмаганлыгы мәгълүм хәл. Мөселман татарларда гына түгел, дөньясы белән шулай корылган булган. Тормыш кануннары нигездә хатын-кызга багышлап язылган диярсең. Ирләргә бу каннунарның бер нәрсәгә дә кирәге чыкмаган. Алар чын мәгънәсендә ирекле яшәгән, чорлар яратылышыннан башлап ук. Кыскасы, менә шул. Хатын-кызның ирек яулаганына 100 еллап кына узса да, бу ирекнең кирәкле нәрсәме юкмы икәнлеге ачыклана башлады инде.
Хәзер хатын-кызны мәңге дә элеккеге халәтенә кайтара алмаячак ирләр. Алар да хәзер чалбар кия бит. Хокуклар тигезләнүнең төп күрсәткечедер дә әле шушы гамәл. Хәтта бала көткән нәфис затлар да чалбар киюдән туктамый. Кыскасы, гасырлар тузанына төренгән искелек галәмәтләре кирәкми. Бик кәттәләре, ирләрнең һушын ала торганнары кыска булса да итәк кия киюен. Анда инде тулы хөррият. Җан да ирекле, тән дә. Кирәкле урыннарын ялтыратып, күзеңә сирпелеп баккан шушы затка каршы эндәшеп кара син. Үзең теләгән сүзне мәңге дә җиткерә алмаячаксың. Йөз буталып, йөз яңадан башласаң да, фикер туплау мөмкин эш булмаячак ирләргә. Ялангач килеш ялтыраган балтырлар буйсындырачак аны. Баштанаяк ирексез итәчәк. Менә, аңлашыла да инде хәзер кемнең кем икәне. Хатын-кыз үз язмышының үчен кайтара төсле. Юк, ирләрне өйдә генә дә тотмый алар, ниндидер кануннар да уйлап чыгармыйлар, мыскыл да итмиләр. Нибары, чалбар кияләр, йә булмаса сыланып торган кыска итәк. Һәм вәссәлам! Иреге белән саубуллаша ирләр. Шундый ул хәзерге җәмгыять төзелешенең чынбарлыгы. Без аның ачы җимешләрен шактый татып та өлгердек инде. Тәрбия, җәмгыять төзелеше, тәртип тәлапләренең асты-өскә килде. Ирләр тәртә артына кереп күп вакыт авыз ачып кына күзәтә хәзер дөнья агымын. Тәртәдән чыксаң, йә буйсынасың, йә...
Затсызланган, кануннарны бар дип тә белми торган хатын-кызны ничек тыярга соң? Гомумән, бу тыюлар кирәкме? Кирәк булса да, алар мәңге тормышка ашмаячак инде... Тулаем иреккә иреште хатын-кыз. Аның хәзер кемгәдер сыенып, тынычлап яшисе дә килмәс. “Чын ирләр бармы соң ул хәзер?” – дип, кул селтәп, үз тормышын үзе көйләү рәхәтрәк тә кебек аңа. Бәлки ирләргә дә шулайдыр. Ник ул кем өчендер җавап тотып, кемнеңдер язмышын көйләп, үзе өчен кирәгрәк тоелган кыйммәтләрдән баш тартсын әле? Шушы бер чәчби өченме? Хәзер менә! Ул аңа “ирек” тели, кулына тормыш әләмен тапшыра да тынычлана.
Әлбәттә, хатын-кызга үткән гасырларны искә төшерергә теләгән ирләр дә бар. Әмма алар бик зур каршылыкка очрап, туктап калырга мәҗбүр. Кешелек сайлаган көчле агымга дистәләп, йөзләп кенә каршы торып булмый.
Шуңа да ирләр үз дигәненә ирешә торган, максатчан, руль артына утырган чалбарлы хатын-кызларга соклана башлый. Ирләр ирләргә сокланган кебек килеп чыга инде бу. Әстәгъфирулла! Ләкин тормыш дөреслеге шундый. Ә балалар шушы дөреслекне күреп үсә. Кем әни дә кем әти? Икесе дә бертөсле бит алар. Зур-зур атлап йөриләр, бер-берсенә баш бирмиләр. Икесе дә горур. Горур кавемнең киләчәк буыны да шундый булыр.
Хәер, алда әйтеп үткәнемчә, кемнәрнең буйсынганлыгы, кыйбласы югала барганы, фикер туплый алмавы билгеле, югыйсә. Кыска итәк, ялтыраган, урыннар, озын пластик тырнаклар, барысын да бик тиз хәл иткән. Эх, матурлыгы да югала бит дөньяның, ерткыч халәткә кергән кемсәләре генә калып бара. Чулпылар, чиккән кулъяулыклар, бала итәкле озын күлмәкләр төшләргә дә кермәс инде. Әниләребез, әбиләребез кебек ирне ир дип санлап, хөрмәтләү дә хас түгел заманча хатын-кызга.
Ирләргә нәрсә теләргә кала соң? Һичьюгы шул озын тырнаклыларны хөрмәт итүдән туктасыннар иде алар. Бик сирәк кенә булса да, үзенең нәфис зат икәнлеген онытмаганнар да бардыр бит хатын-кызлар арасында да. Ләкин, алар да пластикка катырылган тырнаклы, кабартылган иренле, буялган чәчлеләр алдында бер баш түбәнгә куела. Ирләр тарафыннан диюем. “Минем тырнак ясатырга барасым бар”, – дигәннәргә дерт итеп карап куялар, бу хатын-кыз үзен-үзе ярата, димәк.
Айсылу Имамиева
Фото: https://pixabay.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Чын ирләр барма икән дип аптырый хәзер хатын - кызлар! Бар алар хатын - кызлар ну алар өйләнгән шул алар яныңа хатыннары якын да жибәрми шул.Яхшы әйбер жирдә аунап ятмый шул хужасы тиз табыла!
0
0