16+

Хатын-кыз баласын ярты ел шкафта яшереп асраган

Баланы очраклы рәвештә кунакка килгән хатын-кызның дуслары тапкан.

Хатын-кыз баласын ярты ел шкафта яшереп асраган

Баланы очраклы рәвештә кунакка килгән хатын-кызның дуслары тапкан.

Уралда Карпинск шәһәрендә яшәүче 37 яшьлек Юлия ярты ел буенча шкафта үзенең яңа туган кызын асрап тоткан. Аның танышы Ирина сүзләренә караганда (исеме аның соравы буенча үзгәртелгән), Юлия йөкле булган, ләкин бала тапкач, барысына да ул үлгән дип әйткән. Баланың исән икәнлеген һәм үз фатирында шкафтагы сумкасында асралуын берәү дә белми калган. Юлиянең моннан тыш ике баласы бар: 13 яшьлек малай һәм 3 яшьлек кыз. Малай бу хакта дәшмәгән, ә кызчыгы бакчада "Безнең өйдә Полина исемле тере курчак бар", дип сөйләп йөргән. Ләкин аның сүзләренә берәү дә игътибар итмәгән, янәсе, кечкенә кызчыкның фантазияләре генә.

Бермәлне Юлия янына хезмәттәшләре килгән һәм спиртлы эчемлекләр куллана башлаганнар, кәеф-сафа вакытында сәер тавышлар ишетеп алганнар, балаларның анасы бу вакытта исереп йоклый булган. Хатыннар шкафны ачып караса, сумкада хәлсез, ябыгып беткән бала ята. Аны шундук үз өйләренә алып киткәннәр, барысы да исерек хәлдә булганга, полиция чакыртмаганнар. Ә икенче көнне алар янына ашыгыч ярдәм, полиция килгән. Ашыгыч ярдәм килгәч, табиблар: «Бу бала бер тәүлек эчендә үлеп китәчәк дип курыкмадыгызмы?» - дип сораганнар. Ләкин алар мондый хәлгә беренче тапкыр тап булганга, шок хәлендә калганнар, хәтта бу турыда уйламаганнар да. Хәзер бала хастаханәдә авыр хәлдә, ә әнисе психик авыруларны дәвалый торган хастаханәдә.
Җирле халык мондый яңалыктан әле дә айный алмый.

- Без авылдагы сыман бер-беребезне яхшы беләбез, барыбыз да аралашабыз, беркем дә аның мондый эшкә сәләтле булуын уйламады да, - ди теге хатынның күршесе Ирина. - Минем үземнең дә балам бар, мин көне буе үксеп ятам. Аңлашылмый, ул алга таба нишләргә җыенган, аны ничек яшерергә, яки аны ничек үтерергә теләгән? Аның балалары бак акыллы, кызы бакчага йөри, чиста киемнәрдән һәрчак, мин аның ни өчен бу балага шулай вәхшиләрчә каравын аңламыйм. Аны җәзаларга кирәк. Әгәр кыз исән калса, аны төрмәгә утыртмаячаклар, диләр. Без, бөтен шәһәр, кыз исән калсын өчен Ходайдан сорыйбыз, әмма әнисе төрмәдә утырырга тиеш, дип саныйбыз. Аның ике баласын балалар йортына алып киткәннәр.

Тагын бер җирле хатын-кыз теге ананың баласын үтерергә теләвен сөйләгән, тик моңа кулы күтәрелмәгән. Һәм ул, бәлки, кыз ачлыктан үләчәк, дип уйлагандыр дигән.
- Баланы өлкән улы ашатып торган, - ди биредә яшәүче хатын. - Әниләре, минем аңлавымча, бу хакта беркемгә дә сөйләмәсен дип аңа янап, куркытып торган.

Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе рәсми вәкиле Валерий Горелых әйтүенчә, хатын-кызның чыннан да сабыйның әнисе булуы турында рәсми медицина бәяләмәсе алырга кирәк. Эш шунда ки, йөклелек чорында ул хатын-кызлар консультациясендә беркайда да учетта тормаган һәм бала тапканда табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Бәлки, баласын өйдә тапкандыр.

Хәзер табиблар баланы коткару өчен кирәкле чаралар күрә. Беренчел мәгълүматлар буенча, сабыйда өченче дәрәҗәдәге гипотрофия, шулай ук башка җитди авырулары бар.

Валерий Горелых сүзләренчә, әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 156 маддәсе "Балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү" буенча җинаять эше кузгатылган.

http://e1.ru  мәгьлүматларына таянып Лилия ГАЙНУЛЛИНА әзерләде.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading