16+

«Хатын-кыз яту-тору өчен генә түгел, дөнья алып барыр өчен дә кирәк»

Сезнең менә шундый мәкаль ишеткәнегез бармы ул? Хатын-кызлар аны белмиләрдер дә, ну ирләр тучны белә. Нәрсә баш бутыйсың, без дә беләбездер, ник башта әйтеп күрсәтмисең дисезме?

«Хатын-кыз яту-тору өчен генә түгел, дөнья алып барыр өчен дә кирәк»

Сезнең менә шундый мәкаль ишеткәнегез бармы ул? Хатын-кызлар аны белмиләрдер дә, ну ирләр тучны белә. Нәрсә баш бутыйсың, без дә беләбездер, ник башта әйтеп күрсәтмисең дисезме?

Һай шушы хатын-кызларның сабырсызлыгы, хәер, бүгенге генә сабырсызлык түгел бит инде, Һава анабыздан мирас булган сабырсызлык ул.

Ә мәкаль болай: “Тиле үзен мактар, урта тиле атын мактар, шыр тиле хатынын мактар”. Менә шул, ирләр тучны беләдер, чөнки хатынын мактаган бер ирне дә күргәнем юк әле бу дөньяда.

Кайвакыт, кайсы берсен “сайландырасың килеп”: “Әмма дә уңган булган инде хатының”, – дисәң дә, йә ирен кырые белән генә елмаеп куя, йә ишетмәмешкә салыша.

Хатын-кыз күп сөйләшә дигән булып, алар да сөйләшә, кайвакыт иртә беләнгә кадәр сөйләшәләр, шәп компания туры килеп, өстәл уртасында теге Арарат тауларыннан килгән биш йолдызлы күчтәнәч тә кукраеп утырса, телләре чишелә, якты дөньяны иңгә-буйга йөреп чыксалар да, хатыннары турында ләм-мим. 
Тукта, хәтер, ялгышма, бар иде берәү безнең авылда. Хатынының исеме янына сандугач кушымтасын да кушып җибәрә торган.
Гарифулла абый, чья парин, Гәрәй парин. Менә ул Бибигөл-сандугачын мактап та карый иде.

Дөньяның мең газабыннан соң табылган сөекле сандугачы булган бит ул Бибигөл-сандугач. Бик авыр тормышта яшәгән алар, әтисе белән күрше рус авылында соранып та йөргәннәр, әлеге кушаматы да шул авылдан ияреп кайткан инде Гарифулла абыйга.
Әтисе бер өйгә кереп киткәннән соң үтеп баручы бер хатын: “Ты чей парень?” – дип сорагач, Гарифулла абый: “Гәрәй парин”, – дип җавап биргән.
Шул кадерсез тормышта салкын тигәннәнме икән инде, Гарифулла абыйның бөтен тәнен сызлавык баскан була. Беркемгә кирәксез, кадерсез бер адәм.

Менә шул бөтен тәне сызлавыкка баткан, бүрәнкә авызлы, ябык Гарифулланы ире сугышта үлгән Бибигөл апа “йортка кертә”, ни хикмәт, өйләнгәннән соң, Гарифулла абыйның бөтен тәне чистара, бары тик тәнендә сызлавык урыннарыннан җөйләр генә кала.
Гомер буе фермада ат җигеп эшләде ул, сыерларга салам-печән кертеп, тирес түгеп.

Аның өчен бу якты дөньяда яраткан эше дә һәм аны көтеп торучы Бибигөл-сандугачы гына бар иде. Ничек кенә кадерләмәде ул, ничек кенә сакламады Бибигөл-сандугачын. Иң затлы җилфердәп торган мамык шәл –  Бибигөл-сандугач башында. Юк, үзе шәл бәйләмәде Бибигөл апа, Гарифулла абый заказга бәйләтеп алды. Авылның иң оста итекчесе баскан ыспай, фетр кебек итек – Бибигөл апа аягында. Бер-берсен тулыландырып, барына канәгать булып яшәде алар.

Яңа елда Бибигөл-сандугачын киендереп-ясандырып балмаскарадка алып чыга Гарифулла абый. Анда инде ел саен Пушкинның “Буря мглою, небо кроет” дип башланган шигырен сөйли. Колакка каты булгач, и кычкырып сөйли инде, бөтен җанын-тәнен биреп, ә Бибигөл-сандугач бөтен җаны-тәне белән тыңлый.
Ел саен бер шигырь булса ни, аны бит Гарифулласы сөйли, ә бөтен авыл Гарифулласын тыңлый. Горурлык түгелмени бу! Бер-берсен тапкан ике ятим җан иде инде алар.

Ә Гарифулла абый ничек кенә итеп мактамыйдыр иде Бибигөл-сандугачын.

...Шулай Җиһан апа белән Мәчкәрәдән почтадан кайтабыз, сумкалар авыр. Шунда Гарифулла абый очрады, ул вакытта колхоз да, авыл советы да Күкшелдә, шунда йомыш белән менгән булгандыр инде. Без авыр сумкаларны чанага салып, үзебез дә аякларны сузып чанага менеп утырып, кайтып киләбез өйгә таба.
Мин тыңлап кайтам, и сөйләшәләр Җиһан апа белән Гарифулла абый, и гөрләшәләр. “Менә, Гөлҗиһан, Аллага шөкер, әмма дә уңдым бит Бибигөл-сандугачтан, кайтсам-китсәм, ашарыма пешкән, өем җылы, өс-башым юган”. Аннан бераз дөнья хәлләренә, дөнья хәлләре дип инде ферма хәлләренә тукталып алалар да, Гарифулла абый пластинкасының икенче ягын әйләндереп җибәрә. “Менә, Гөлҗиһан, син уйлама, хатын-кыз яту-тору өчен генә түгел, дөнья алып барыр өчен дә кирәк”. 

Икенче көнне Тау башы ягына гәҗит өләшергә дип чишмә тавыннан менәм, каршыма Бибигөл апа төшә, көянтә-чиләк күтәргән, бер чиләге буш, икенчесендә ярты чиләк уган кер белән чишмә авызына җәеп, кер чайкарга дигән клеёнка.

– Һай, Бибигөл апа, иртүк керләр дә удыңмыни инде, бигрәк иртә җитешкәнсең.
– "Юк, ылан, керне кичтән үк уган идем, Гарифулла абыең икесе дә авыр булыр, чайкарга иртәгә төшәрсең, диде.
Һе, ярты чиләк керне бер көн уып куй, икенче көнне чайка. Уңган-булганлыгы әллә ни булмаса да, Гарифулла абыйның сөеклесе булган икән ул.
Шуңа да кадерен белеп яшәгән икән Бибигөл-сандугачының, нәкъ сандугач оясы кадәр генә җыйнак өйләрендә. Шушы өч көнлек дөньяда алар шикелле яшиседер ул.

Ә бүген Бибигөл апа белән Гарифулла абый нигезендә абыстаебыз Рәйсә апа яши.
Атнакич-җомгаларда парлашып сөенә-сөенә догалар алып китәргә нигезләренә кайтып йөриләрдер әле алар.
Теге Бибигөл апа кер чайкарга йөргән чишмә тавыннан гына менеп...

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.

 

Фото: http://tuganaylar.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading