16+

Хатыны белән балаларын йортсыз калдыручы һәм алимент түләмәүче ир: «Акчам юк, түзегез инде»

Рузилә тумышы белән Тәтеш районыннан. Хәзер Казанда яши. Ире белән җиде ел гомер иткәннән соң, аларга аерылышырга туры килгән. Хәзер яшь әни өч һәм дүрт яшьлек ике баласын ялгызы тәрбияли. Кызы белән улы мохтаҗлыкны күрмәсен өчен, ике урында эшләргә мәҗбүр.

Хатыны белән балаларын йортсыз калдыручы һәм алимент түләмәүче ир: «Акчам юк, түзегез инде»

Рузилә тумышы белән Тәтеш районыннан. Хәзер Казанда яши. Ире белән җиде ел гомер иткәннән соң, аларга аерылышырга туры килгән. Хәзер яшь әни өч һәм дүрт яшьлек ике баласын ялгызы тәрбияли. Кызы белән улы мохтаҗлыкны күрмәсен өчен, ике урында эшләргә мәҗбүр.

 

– Вакытлыча алып торган фатирга ай саен 15 мең сум түлим, улым белән кызыма балалар бакчасына йөргәнгә 7 мең сум кирәк, 10 мең сум кредитка китә. Ашау­эчү, кием-салымга тотылган акчаны исәпкә алсаң, очын-очка чак ялгап яшим. Кызганыч, ирем безне онытты. Үзенең ике баласына булышмый, аның каравы, хәзер яңа хатынының ияртеп килгән ике баласын үстерә. Алга таба нишләргә? Тормышны ничек алып барыр­га да белмим, алиментка бирсәм дә, ирем бер тиен дә түләми, – ди Рузилә.

25 яшьлек хатынның, үз язмышы хакында сөйләгәндә, күзләре яшьләнә. Чынлап та, авыр хәлдә калган шул ул. Үзе әйтүенчә, өйләнешкәч, өлешләп түләү шарты белән, фатир алган булганнар. Тик Рузилә бала тудыру йортында чакта ире таныш риелторлары аша торакны әнисе исеменә рәсмиләштергән, ди. Аерылышкач, сатып ук җибәргән. Рузилә ике баласы белән урамда калган. Өстәвенә, ире белән яшәгән чакта 200 мең сумнан артык кредит алган булганнар. «Кредитны үз исемемә рәсмиләштергән идем, җиде ел яшәгән иремә ышандым шул, акчаны икәү тоттык, ә түләве миңа гына калды. Елына 5 миллион сум тирәсе акча эшли ул, ләкин безгә ярдәм иткәне юк, балаларны бакчадан алса да ярар иде, килеп хәлне дә белми. «Булыш», – дигәч: «Акчам юк, түзегез инде», – ди. Суд приставлары да берни эшләтә алмый. Кыскасы, балаларын да күрергә теләми, алиментны да түләми», – дип өзгәләнә Рузилә.
 
Әңгәмәдәшем сүзләренчә, элеккеге ире йортлар төзеп сата, әйбәт машинада йөри, акчасы да җитәрлек. Тик милкенең берсен дә үз исеменә рәсмиләштермәгән. Суд приставлары аның милкенә арест салырга теләгәч, телефоныннан башка нәрсә таба алмаганнар, имеш. Ирен алиментка биргәч, суд балаларга ай саен 6500әр сум алимент түләргә дигән карар чыгарган. Кызганыч, бу акчаны Рузиләнең күргәне юк. Дөрес, күптән түгел 1200 сум ярдәм алган ул элеккеге иреннән. Имеш, ире каядыр шофер булып урнашкан икән, минималь хезмәт хакы ала. Алиментны да шул акчадан тотып калганнар.

Баксаң, алимент түләүдән качып йөрүчеләрнең күбесе шулай эшли, ди. Канун нигезендә, әгәр дә кеше беркайда да эшләмәсә, рәсми хезмәт хакы күрсәтелмәсә, суд аңа ай саен билгеле бер күләмдә акчалата алимент түләргә дигән карар чыгармаса, алимент, гадәттә, Россиядә билгеләнгән уртача хезмәт хакының 25 проценты күләмендә билгеләнә. Хәзер уртача хезмәт хакы якынча 44 мең сумны тәшкил итә. Бу акчаның 25 процентыннан ярыйсы гына сумма килеп чыга. Шуңа да алимент түләүчеләргә минималь хезмәт хакы булган эш урынына урнашу отышлырак.

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары, Республиканың баш суд приставы урынбасары Елена Степанова, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина исә безнең язма героебыз Рузиләгә бу мәсьәләдә ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. Алимент түләмәүче ир-ат ноябрь аена кадәр чит илгә чыга алмый. Бурычын түләмәсә, аны машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итәргә җыеналар.

Түләмәсәң, җинаять эше ачалар

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллеккә алимент түләмәүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Былтыр шундый 200 шикаять теркәлгән. Бала хокук­лары Конвенциясе нигезендә әти-әни, баланы тәрбиягә алган кешеләр, финанс мөмкинлекләренә бәйле рәвештә, бала өчен җаваплы. Россиянең Гаилә кануннар җыелмасы буенча да балигъ булмаган баланы тәрбияләү – әти-әнинең бурычы. Алимент түләмәү шулай ук канун бозу булып санала. Моның өчен хәтта җинаять җаваплылыгы каралган.
Татарстан суд приставларыннан алынган мәгълүматлар буенча, быел 720 кеше җинаять эшенә тартылган. Тугыз ай нәтиҗәләре буенча, алиментларны кайтаруга бәйле 35 мең эш ачылган. Суд приставлары барлыгы 221 миллион сум алиментны кайтара алганнар.

– Алимент түләмәүчеләр белән көрәштә суд приставлары канун нигезендә рөхсәт ителгән алымнарның барысын да куллана: бурычлы кешенең шәхси милеге тартып алына, хезмәт хакыннан акча тотып калына, күчемле һәм күчемсез милекне теркәүдә чикләүләр кертелә. Иң үтемле ысулларның берсе – чит илгә чыгуны тыю, транспорт чарасын йөртергә рөхсәт итмәү. Быел шул сәбәпле 2160 бурычлы кеше машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән. Хәзерге вакытта 20 меңнән артык кеше, алимент түләмәү аркасында, чит илгә чыга алмый, – ди Елена Степанова.

Ни хикмәт, җитди чаралар күрелә башлагач, күпләр алимент түләргә акча таба икән. Елена Степанова әйтүенчә, Татарстанда алимент түләмәүче кешеләрнең күбесенә – 30-42 яшь. Респуб­ликада барлыгы шундый 11 меңнән артык ир-ат исәп­ләнә. Хатын-кызлар – 2,5 мең кеше. Алимент түләмәүче әниләрнең күбесе – тәртипсез тормыш алып баручылар.
 
Алименттан качып йөрү бер хәл, алимент түлим, дип торган ирне кертмәүче хатыннар да очрый. Баласына әтисе белән очрашуларны чикләгән әниләр – аерым тема. Дөрес, моны суд хәл итә. Ун яшь тулганнан соң гына судта баланың фикерен исәпкә алалар. Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллектә узган гражданнарны кабул итү чарасында бер ир-ат нәкъ менә шундый проблема белән килгән иде: ул баласына бүләкләр дә алып килә, ярдәм дә күрсәтергә әзер, тик хатыны моны өнәп бетерми. Суд нигезендә, ул хатыны белән аерылышкан, хәзер баласы белән бары әнисе күз алдында гына очраша ала. Әмма хатыны белән күрешкән саен сүзгә киләләр икән. Нәтиҗәдә, балага авыр, ул борчыла. Шуңа да ир-ат бу мәсьәләне ничек тә булса хәл итүне сорый. Бу очракта белгечләр ирнең хатынын да чакыртып, проблеманы уртага салып сөйләшүне кирәк дип тапты. Мәсьәләгә ничек тә ачыклык кертергә тырышачаклар.

Язмышлар төрле, мисаллар җитәрлек. Барысын да бер проблема берләштерә – алимент түләмәүчеләр белән үтемле көрәш юлларын уйларга кирәк. Ни өчен алар кануннан курыкмый, иң мөһиме – нигә үзләренең балаларын тәрбияләргә теләми?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та алимент түләмәүчеләр белән көрәшне кырысландырырга кушкан иде. Бу уңайдан Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә алимент кайтару белән шөгыльләнгән махсус эшче төркем дә оешты. Бу төркемдә суд приставлары хезмәткәрләре, Татарстан прокуратурасы вәкилләре алимент түләмәүгә кагылышлы сорауларны хәл итә.

Әлегә суд приставлары тикшерү эшләре алып барганда, Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ хезмәткәрләре, башка органнар биргән мәгълүматларга тая­нып кына эшлиләр иде. Россия Президенты Владимир Путин 1 октябрьдән имзалаган карар нигезендә, суд приставларының хокукый мөмкинлекләрен арттырыр­га җыеналар. Әлегә канун эшләнә, ул киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керер дип көтелә. Бу үзгәреш­ләр алимент түләмәүчеләрне тоткарлауда нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итәр дигән өмет бар.

Гүзәл Удачина, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил:

 – Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллеккә килгән мөрәҗәгатьләрнең 10 проценты алимент түләмәү мәсьәләләре белән бәйле. Быел гына да шундый 70тән артык гариза кабул ителде. Бу уңайдан без быел инде дүртенче тапкыр, Татарстанның баш суд приставлары белән берлектә, гражданнарны кабул итү көннәре оештырабыз. Әти-әни аерылышу аркасында, еш кына аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Ни өчендер әти-әниләр, аерылышкан очракта, гаилә кануннар җыелмасы нигезендә, бала өчен икесе дә җавап­лы икәнлекләрен онытып җибәрә. Бала тәрбияләүчесез генә үсәргә тиеш, дип кабул итәләр. Кайбер очракта үзара килешә алмагач, гаиләләр судка мөрәҗәгать итә. Суд карары чыгарылгач, алимент күләме билгеләнгәч тә, үз вазифаларын үтәмәүче әти-әниләрнең булуы борчый. Алимент түләмәүчеләр белән ныклы көрәш алып барыла. Төрле механизмнарны кулланып, акчаны кайтару юлларын эзлиләр. Нәтиҗәдә, бурычлылар саны аз булса да кимеде.

Лилия Хәлимова, Татарстан суд приставларының матбугат хезмәте җитәкчесе:
– Алимент түләмәүчеләр белән көрәштә заманча технологияләр киң кулланыла. Шуларның берсе – «Юл приставы» аппарат-программа комплексы. Әлеге система ярдәмендә, суд приставлары бурычлыларны автомобиль номерлары буенча таный ала. Комплекс машина номеры буенча бурычлыны ачыкларга ярдәм итә. Әгәр машина хуҗасының бурычы бар дип табылса, ЮХИДИ инспекторы автомобильне туктата, ә суд приставы кешенең түләнмәгән алиментын, башка өлкәләр: салым,
ЮХИДИ штрафлары, торак-коммуналь хезмәтләр, кредит буенча бурычларын исәпләп чыгара. Моңа охшаш тагын бер алым – «Мобиль эзләү». Телефонга урнаштырылган махсус кушымта ярдәмендә, бурычны түләмәүче кешене табарга мөмкин. Моның өчен телефонның камерасын машинаның дәүләт номерына якын китерү дә җитә.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading