16+

Хәерле сәгатьтә: Татарстанда урып-җыю башланды

Республиканың берничә районында урып-җыю башланды. Иң беренчеләрдән булып уракка Азнакай, Апас, Буа, Лаеш һәм Актаныш игенчеләре төште. Ике атна буе торган эсселек бөртеклеләрнең дә өлгерүен тизләтте.

Хәерле сәгатьтә: Татарстанда урып-җыю башланды

Республиканың берничә районында урып-җыю башланды. Иң беренчеләрдән булып уракка Азнакай, Апас, Буа, Лаеш һәм Актаныш игенчеләре төште. Ике атна буе торган эсселек бөртеклеләрнең дә өлгерүен тизләтте.

Апас аграрийлары беренче уракка 15 июльдә үк керешкән. Язы да иртә килгәч, чәчүгә дә иртәрәк төшелгәч, урып-җыюның да вакыты берничә атнага алгарак күчте. 
– Игеннәр 250 гектар мәйданда урып суктырылды, 180 гектарында – арпа, 70 гектарында – көзге бодай. Уртача уңыш һәр гектардан 45 центнер чыга. Узган еллар белән чагыштырганда бу бик яхшы күрсәткеч, әмма мактанырга да куркып торабыз, урак башланды гына, вакытында әйбәт кенә җыеп алырга иде, – ди районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов. Шул ук вакытта кызулар аркасында бөртекләрнең вак булуына да борчылуын белдерде ул. 

Азнакай уңганнары да бүген уракта. Районның баш аграрие Рамил Исламов әйтүенчә, игенчеләрнең кәефләре шәп. Кыр корабларының барысы да  уракка әзер, техникалар тикшерү узган. 
– “Марс” хуҗалыгы бүген арпа суктыра, дымлылыгы 30-35 процент, шуңа да аны терлеккә фураж итеп ясыйбыз. Уңыш гектарыннан 40 центнер чыга. Таллы Бүләк хуҗалыгы борчак суктыра, анысы 30 центнер тирәсе. Көзге бодайның дымлылыгы 30-35 процент, суктырырга әле иртәрәк. Ике-өч көн кояш кыздырып торса, тиз кибәчәк, тиздән анысын да суктыра башларбыз дип ниятләп торабыз, – ди ул. Аның да үз борчуы. Көннәр эссе торып, яңгырлар да булмаса, язгы бодайга тәэсире сизелерлек булачак дип шикләнә. 

Буа районында урып-җыюга старт 13 июльдә бирелгән. Кырга беренчеләрдән булып “Авангард” агрофирмасы игенчеләре чыккан. 
– Берничә фермер хуҗалыгында көзге бодайны суктыралар. Һәр гектардан уртача уңыш күләме 35-40 центнер тәшкил итә. Арпаныкы – 30 центнер, – ди районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов. 

Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә, 17 июльгә 2 млн 500 мең тонна сенаж һәм 410 мең тонна печән    әзерләнгән. Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 63,5 мең га мәйданда җыелган. Шулай ук аграрийлар бөртекле культуралар җыюга керештеләр. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading