16+

Хәмдүнә Тимергалиева: «Аның белән очрашканнан соң мин кабат яши башладым»

Бүген Татар дәүләт филармониясе бакчасында легендар татар җырчысы, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева истәлек чыршысын утыртты.

Хәмдүнә Тимергалиева: «Аның белән очрашканнан соң мин кабат яши башладым»

Бүген Татар дәүләт филармониясе бакчасында легендар татар җырчысы, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева истәлек чыршысын утыртты.

Әлеге чараны филармониянең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов ачып җибәрде.

- Без бүген үзебез башлап җибәргән матур традицияне дәвам итәргә җыелдык. Хәмдүнә Тимергалиева 70-80 елларда ташкын булып килеп кергән иде, һаман да иҗатын сүндермичә дәвам итә. Синең безнең чорда яшәгәнең өчен бик шатланам, чөнки син татар халкына үзеңнең моңың, җырың белән килеп кердең, - диде ул.

Филармония директоры Кадим Нуруллин фикеренчә, олы буын артистлар арасындагы җылы, матур мөгамәлә урнаштыруда “Илһамият” ветеранннар клубының роле зур. Клуб әгъзалары бер-берсенең хәлен белешеп, ярдәмләшеп яши.

- Клубның гомере озын булсын иде. Киләчәктә дә шушы бакчада һәрберсе тарафыннан утыртылган яшел чыршылар гөрләп, шаулап утырсыннар иде, -  дигән теләкләрен җиткерде.    


Клубның әйдап баручы әгъзасы, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов Хәмдүнә апаны чыннан да легенда дип бәяләде.  

- Хәмдүнә стереотипларны юкка чыгара торган шәхес. Мин инде 40 елдан артык сәнгатьтә кайныйм. Зөләйха Хисмәтуллинадан кала 70 яшендә үз тавышы белән сәхнәгә чыгып җырлаучы җырчы ул Хәмдүнә. Тавышы бернинди дә хилафлыклар кичермәгән. Бу Ходайдан бирелгән бүләк, әлбәттә. Аның турында чыннан да легенда дип әйтеп була. Ул авыр иҗади язмышлы кеше. Ул үз тырышлыгы белән юл салды. Мондый игътибар булыр дип без 30-40 ел элек бөтенләй хыялланмый идек. Чыршы утырту да шундый ук игътибарның бер үрнәге, - диде ул.  
    
Хәмдүнә Тимергалиева әйтүенчә, аның үз бакчасы да агачларга бик бай икән. Бакчамда балан, дүләнә (боярышник), аю камыры агач-куакларыннан кала бөтенесе дә үсә минем. Шушы көннәрдә Фердинант Сәлахов кызыл шомырт агачын алып килгән иде. Шуны утыртасым бар, - диде ул “ШК хәбәрчесе белән сөйләшкәндә.

- Аллага шөкер, хөрмәт итәләр үземне. Эшләгән бөтен яхшылыкларым олыгайган көнемдә үземә әйләнеп кайта дип уйлыйм. Яшьлегемнең михнәте миңа яхшылык алып килде. Соңгы елларда мин Рөстәм Зәкуан белән бик тыгыз элемтәдә эшли башладым. Аңардагы күңел байлыгына, өч куплетлы текстка бөтен мәгънәне салып бетерүенә шаккатмалы. Ул мине күтәрде. Аның белән икенче сулышым ачылды. 1993 елдан бирле җырлар язмаган идем. Аның белән очрашканнан соң мин яши башладым. Моннан тыш, мин күбрәк халык җырларына басым ясыйм. Беркем җырламаган 30 дан артык халык җырын чыгардым. Әлегә эшлисе эшләрем күп. Барысы да алда. Миңа 17 яшь кенә бит әле! - дип көлде ул бары тик Хәмдүнә апага гына хас булганча.     

Сүз уңаеннан, истәлек агачы утырту традициясе филармония тарафыннан 2015 елның 30 октябрендә башланган иде. Бүген бакчада Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Эмиль Җәләлетдинов, Флюра Сөләйманова, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Рамил Курамшин, Булат Балтанов тарафыннан утыртылган һәм Габдулла Тукай, Натан Рахлин, Җәүдәт Фәйзи, Фуат Мансуров, Айрат Арсланов, Александр Ключарев истәлегенә утыртылган чыршылар үсә.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading