Шәһри Казан

Хәния Фәрхинең кечкенә кызы - Алсу Биктаһирова: «Юк, мине акылдан шашкан димәгез!»

- Күптән түгел сәер хәлгә тарыдым. Кич. Йоклар алдыннан, гадәттәгечә, шкафтан мендәрләрне алдым, урын җәйдем.

Йоклап китә алмыйм. Мендәрне әйләндереп, уңайлырак итеп ятырга булдым. Һәм шулчак мендәрдән әнинең исе килде. Дөресерәге, аның хушбуеның исе.

DKNY духие, әни аны «яшел алма» дип йөртә иде. Элек ул безгә кунакка килеп киткәч шул ис кала иде. Ə бит соңгы тапкыр килгәненә күпме вакыт үтте, аннары, мендәр тышлары да бер генә кат юылмады. Юк, мине акылдан шашкан димәгез! Уйга чумдым: бәлки ул минем янга әле дә куна киләдер?!..

Реклама

 


Синсез - ярты ел... Беләм, иртәгә төшемә керәчәксең, чөнки алты ай буе айның нәкъ шушы көнендә яныма килеп юатасың. «Яшәргә кирәк, балам»...
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (8)
Осталось символов:
  • 23 февраль 2018 - 08:10
    Без имени
    Алсу сенелем , син дорес сизгэнсен .Минем ирем вафат булгач та жирлэргэ кайтканда машинада гел дэ ана гына хас ис килеп барды .бер янымда гына килэ , шул ук вакытта тагын каядыр юкка чыгып ала . Мин кунелем белэн гел янымда гына булуын телэдем , шуннан китмэде . Жирлэп берникадэр вакыт уткэч тэ янымда анын исе сизелэп алгалады . Мин дэ башта кешегэ сойлэргэ унайсызландым , юлэр дип уйларлар дип . Барыбызда кайчан да булса якын кешелэребезне югалтабыз шул , минем ирем дэ эниен белэн бер елгы иде тик ул 2 ел элегрэк китте .Эниенне бик яратабыз ,эле дэ экраннарда анын тавышы ишетелугэ тып - тын калып тынлыйбыз . Сабырлык , туземлек сина балам , тошлэрегезгэ матур булып керуен телэп калам.
  • 16 февраль 2018 - 18:34
    Без имени
    Минем белэн дэ андый эйберлэр очрый ,минем якын дус бар иде 2009 нын 20нче февралендэ асылынып улде ул улгэч мин мэчеткэ йори башладым ,купмедер вакыт уткэч ул минга тошкэ керде ,анын ягы карангы минеке ак иде кара иде кара каршы бер остэл артында утырып сойлэшеп киттек, башта ул миннэн бу донья хэлен сорашты этисе энисе турында ,аннан мин аннан теге донья турында сорый башладым,строго намаз укыталар ,догалар ойрэтэлэр дип сойлэвен дэвам итте шуннан мин аннан бу доньяга кире кайтыр иденме дигэн сорауга берни дэшмичэ юкка чыкты.
  • 14 февраль 2018 - 20:05
    Без имени
    Алсу,мендэрлэргэ сенгэн духи исе тиз генэ бетми сез бит тышын гына юасыз .Эниен гел синен белэн ул э тэшлэрдэ жаннар очраша ул. Сабыр булыгыз кызым!
  • 13 февраль 2018 - 12:31
    Без имени
    Алсу !!! Алар гел безнен янэшэдэ бит, ЭНИ = боек кеше- эни бит ул !Алар барысын да курэ хэм ишетэ,хэттэ борчылалар алар безнен очен,чонки : алар гаиляне ЯРАТА хэм дэ ХОРМЭТ иткэннэр ! Син курыкма,алар безне бар нэрсэдэн дэ саклыйлар,хэбэр итэлэр ! минем дэ ЭНИЕМ 5 элек бахый доньяга кучте,тыныч йокласыннар, кире кайтарып булмый бер нэрсэне дэ ,дога кылып,хэер биреп торау бик мохим ,матурым ! Тэтешле р-ы. Буль-Кайпан авылы-н --- мин.
  • 12 февраль 2018 - 20:42
    Без имени
    Алсу!! Аларнын жаннары балалары янында гел янэшэ йори дилэр. Догалар багышлап эниегезгэ укыгыз. Дога омет итеп торалар алар. Минем эти 47 яшендэ китте йорэк белэн. Гел берэр кунелсез яки шатлыклы хал булырга булса тошкэ керэ яки куз алдына тиз гегэ куренеп ала. Жаны тыныч булсын эниеннен.
  • 12 февраль 2018 - 18:08
    Без имени
    Сабырлар телим(( хич жинел тугел ул ин якын кешене югалтавы хэмдэ ул кеше эни кеше булса.
  • 11 февраль 2018 - 20:49
    Без имени
    Мин сезгэ ышанам,булырга момкин,Минем тошкэ керэ энинен абыйсынын хатыны балалары авылга кайтып берэр эш эшлэсэлэр аларга эйтэсе сузен мина эйтеп керэ,эйт эле аларга дип.
  • 10 февраль 2018 - 23:01
    Без имени
    Это знак Алсу. Я знаю точно такой случай. Она с вами ))))