16+

Хуҗалыклар язгы чәчүгә әзерләнә: иң авыр һәм күп чыгым таләп итә торган эшләр башланды

Аграрийлар алдында җаваплы чор башлана. Тиздән, апрель урталары – ахырларында басуларда трактор гөрелтеләре ишетелә башлаячак, язгы кыр эшләре тотыначак.

Аграрийлар алдында җаваплы чор башлана. Тиздән, апрель урталары – ахырларында басуларда трактор гөрелтеләре ишетелә башлаячак, язгы кыр эшләре тотыначак.

Бүген аларның һәркайсы чәчү һәм җир эшкәртү техникасын әзерләү, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын, чәчүлек орлыкларын хәстәрләү, ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзенең чыгышларында һәрдаим минераль ашламаларның роле ни дәрәҗәдә зур булуын искәртеп тора. Аның әйтүенә караганда, быелгы уңыш өчен бер гектар чәчүлеккә 70 кг ашлама кертергә килешенгән. Министрлыкның ике атна элек булган мәгълүматларына караганда, ул вакытта республика буенча бары 93,5 мең тонна яки бер гектар чәчүлек мәйданына 32,5 кг минераль ашлама әзерләнгән иде. Бу фаразланганның 46 процентын тәшкил итә.

Министр әйтүенчә, ашлама сатып алуга Зәй (гектарына 70 кг), Тәтеш (65 кг), Сарман (60 кг), Саба һәм Әтнә районнары (58 әр кг) җитди игътибар бирүен әйтте. Тукай, Балтач, Кукмара, Мөслим һәм Буа районнары гектарына 40 кг дан артык ашлама әзерләгән.

– Кызганычка, чәчү эшләрен башларга бер ай калганда, гектарына 20 кг нан да аз ашлама белән калган районнар бар. Бу бик начар күрсәткеч, – дип, туфракка җитәрлек ашлама кертелмәгән очракта яхшы уңышка өметләнеп булмавын искәртте.
Аерым алганда, Әгерҗе, Чирмешән, Апас, Кама Тамагы, Теләче һәм Югары Ослан районнары турында сүз бара.

Чәчү сезонына әзерлек темасы узган атна ахырында Хөкүмәт йортында кабат күтәрелде. Марат Әхмәтов китергән мәгълүматларга караганда, быелгы чәчү сезонында 11 мең трактор, 6,3 мең чәчкеч, 670 чәчүлек комплексы, 6,4 мең культиватор һәм башка төрле техника җәлеп ителәчәк. Бүгенгә тракторларның – 95, культиватор һәм чәчкечләрнең – 99, чәчүлек комплексларының 92 проценты әзер.

Министр шулай ук язгы кыр эшләренә 1,5 млрд сумга запас частьлар сатып алынуын да әйтте.
– Тракторларны төзәтү – иң авыр һәм күп чыгым таләп итә торган эшләрнең берсе. Чәчү кампаниясе башланганчы 135 егәрлекле, шулай ук 91 чит ил тракторын ремонтлап бетерергә кирәк, – диде ул.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, егәрлекле тракторлар күпфункцияле агрегатлар, чәчү комплекслары белән сезонлы күпсанлы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк.
– «Ак Барс» һәм «Кызыл Шәрык-Агро» агрохолдинглары, запас частьлар җитмәү сәбәпле, техника әзерләү эшләре буенча артта кала, — диде министр. – Узган ел да шулай булды һәм бу хәл быел да кабатлана. Мөгаен, объектив сәбәпләр бардыр, әмма булачак уңышка зыян килә. Ресурслар җитмәве аңлашыла, тик компания агымдагы елда 375 миллион сум бюджет ярдәме алды. Бу акча белән вазгыятьне хәл итеп була иде.

Ә сездә язгы чәчү кампаниясенә әзерлек ничек бара?

Ринат Гатиятов, Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе:
– Бүгенге көндә техниканы ремонтлауны дәвам итәбез. Ул берничә хуҗалыкта бөтенләй тәмамланды инде. Ашламалар алына. Шушы атна ахырында бер хуҗалыкта язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар уздырачакбыз. Арча районында язгы чәчү мәйданы 70 мең гектарны тәшкил итә. Көзге культуралар 19 меңнән артык гектарга чәчелгән иде. Уҗымнар начар кышламады. Бер арада суыклар булып, аннан җылытып, кабат суыткан иде бит. Аннан куркып торган идек, ләкин зыян килмәгән. Шулай да аны кар эремичә төгәл әйтеп булмый. Туң төшүе дә урынына карап билгеләнә инде. Туң 50-60 см төшкән җирләр дә, 30-35 см төшкән урыннар да бар.

Тулы куәткә эшләгән вакытта техника җитеп бетми инде. Эштә төрле көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин бит. Ә болай техника җитәрлек. Чәчүгә чыгу вакыты да елныкы елга туры килми. Узган ел тырмага 2-3 майларда гына чыккан идек. Бу соң, әлбәттә. Гадәттә 18-22 апрельләрдә төшә идек. Шулай ук кайбер хуҗалыклар – иртәрәк, кайберләре соңрак чыга тырмага. Бу һава шартлары, хуҗалыкларның кайда урнашуы белән дә бәйле. Төп эшләрне ике атнада бетерербез дип уйлыйбыз. Ләкин шунысы бар: республикадагы техника искергән. 50 процент техника ун елдан артык хезмәт итә. Чәчү комплексы булган берничә хуҗалыкта төнге сменалар да оеша. Менә хәзер ташламалы ягулык ташый башлыйбыз. Бер тоннасы – 42 сум 70 тиен. Бер литры 36-37 сум тирәсенә чыга. Әлегә зур, куркып тора торган авырлыклар күренми анысы. Эшли башлагач, төрле вакытлар булыр инде. Ләкин Алла боерса, егетләр сынатмас, алар белән тырышып эшләп чыгарбыз дип өметләнәбез.

Илмир Гарәфиев, Азнакай районы, фермер:
– Әзерләнәбез инде. Техникаларны, агрегатларны, тырма, культиваторларны, чәчкечләрне җыйныйбыз. Чәчү мәйданнары быел 150 гектарга тулыр дип торам. Ашламалар алынган, орлыклар да сөйләшенгән. Сатып алып кына кайтасы бар. Чәчүлек җирләренә бер гектарга якынча 50 кг ашлама кертергә дип торабыз. Үлән җирләрен тырмалап, анда да ашлама кертергә кирәк. Авыл хуҗалыгында зур эшләр башлана инде, «каникулга бер ай гына калды» дип йөрим менә. Чыгасың, эшлисең инде, кирәк бит. Ходай саулыктан аермасын дип телибез. Башкасына тырышабыз.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading