16+

Хуш, 2020! Бүтән килеп йөрмә... 

Кызык бит... ВЦИОМ (Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге) сораштырганнан соң, Россиядә 2020нче ел дәвамында иң еш кулланыган сүзләрне белгәннәр. Быелның иң еш кулланыла торган сүзе булып... сез ышанмассыз, “коронавирус” сүзе танылган! Россиядә 61% халык моның белән килешә, мин дә килешәм.

Хуш, 2020! Бүтән килеп йөрмә... 

Кызык бит... ВЦИОМ (Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге) сораштырганнан соң, Россиядә 2020нче ел дәвамында иң еш кулланыган сүзләрне белгәннәр. Быелның иң еш кулланыла торган сүзе булып... сез ышанмассыз, “коронавирус” сүзе танылган! Россиядә 61% халык моның белән килешә, мин дә килешәм.

Икенче урындагы сүзне алдан белүе кыенрак... Әгәр сез халыкның шулай уйлаучы 39 процентына керәсез икән, елның иң еш кабатланган сүзтезмәсе “Конституциягә төзәтмәләр” икәнен белергә тиешсез. Өченче урынны берьюлы 3 сүз: “үзизоляция”, “дистант”, “табиб” сүзләре алып тора - 29% халык бер-бер артлы шушы өч сүзне тәкрарлап йөргән, имеш.

Хәер, кем әйтмешли, халык фикере редакция фикере белән туры килмәскә дә мөмкин... Һәрхәлдә, шул ук статистика мәгълүматларына караганда, быел россиялеләр рекордлы сумалардагы кредитлар алганнар. Әйтик, бер кеше башына уртача алынган автокредит суммасы 880,5 мең сумны тәшкил итә. Бу нәрсә дигән сүз соң? Вариантлар:
-    Халыкның һәрдаим яңа машинада йөрисе килә; 
-    Машина бәяләре арткач, кредитлар кая барсын инде?
-    Халык тәмам котырган, акча хисабын бөтенләй югалткан!

Бәлки, бу вариантларның берәрсе дөрестер дә... Ләкин, минемчә, бу – халык киләчәк якты көнгә ышанычын әлегә югалтмый, дигән сүз. Хәзер исбатлыйм...

SuperJob эш эзләү онлайн-сервисы мәгълүматларына караганда, безнең ил кешеләренең 59 проценты киләсе елга хезмәт хакларының артуына ышана. Шул ук вакытта, эшем ияләренең 29 проценты киләсе елга карьера буенча үсәргә дә планлаштырып тора, ди. Шунысы кызык, бу төркемгә керүчеләрнең зур күпчелеге – 24 яше тулмаган яшьләр икән. Шул ук вакытта, эш урынында артык җаваплылык алмыйча, күп хезмәт хакына дәгъва кылучы кешеләр дә шушы яшьләр төркеме арасында. Кыскача әйткәндә, безнең яшьләр, артык эшләмичә, хезмәт хакын арттыру һәм карьера баскычы буйлап өскә үрмәләү турында хыяллана. 
40ар ел сыер сауган, я гомере буена станок артында басып торган абыйлар, апалар, гафу итегез...

Хезмәт хакының артуына дәгъда кылучыларны 2021нче елда Россия Хезмәт кодексы да хуплады. Шул кодексның 133нче матдәсе тулы кондә эшләп торган кешегә, күрәләтә, дәүләт раслаган минималь күләмнән дә түбәнрәк хезмәт хакы бирүне тыячак. Кешечә әйткәндә, кемнең зарплатасы МРОТтан кимрәк, шул кешеләргә хезмәт хакларын индексацияләргә тиешләр. Игътибар, төп сүз – “тиешләр”... Шуңа да, бу “тиеш”не, тиешле саклык кагыйдәләрен үтәгәннән соң гына, җитәкчегезгә 10нчы гыйнвар көнне үк авыз тутырып әйтә алачаксыз. 

Сүз уңаеннан, 2021нче елда ХХМК (хезмәт хакының минималь күләме) 12 792 сум 00 тиенне тәшкил итәчәк. Ягъни, аена шушы суммагыз булган очракта, киенергә киемегез, ашарыгызга тәм-том, торак өчен түләрегезгә җитәрлек акчагыз булачак санала. 

Ана капиталы да бар бит әле... Агымдагы ел дәвамында 466 617 сум торган Ана капиталы киләсе елга 483 881 сум 83 тиенгә кадәр индексацияләнеп үсәчәк. Әгәр сез моңарчы икенче балагызны табарга ашыкмаган булсагыз, сез – ак сакаллы карт булгансыз! Чөнки 2021дә бала тапкан очракта, сез 639 432 сумга Ана капиталы алачаксыз! 

Гомумән, 2021нче ел 2020дән дә начаррак булырга вәгъдә итми үзе... 

Яңа елда барыгызга да өмет, кәеф көрлеге, саулык һәм муллык теләүче – мине Әмир Исламов диеп белерсез.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading