16+

  Хуш, дустыбыз! Роберт Миңнуллин вафат булуын бик авыр кичердек

Дөнья нишләргә дә белми, аптырап калды... Без бөек планета кешеләре бик авыр көннәр кичерәбез. Корновирус дигән зәхмәт  уйлый белгән һәр кешедә курку тудыра. Ләкин ул безне  тукталып уйларга, гамәлләребезне  дөресләргә дә өйрәтер дип ышанабыз.   

Дөнья нишләргә дә белми, аптырап калды... Без бөек планета кешеләре бик авыр көннәр кичерәбез. Корновирус дигән зәхмәт  уйлый белгән һәр кешедә курку тудыра. Ләкин ул безне  тукталып уйларга, гамәлләребезне  дөресләргә дә өйрәтер дип ышанабыз.   

Шундый шомлы көннәрнең берсендә, төгәлрәге, 27  март җомга көнне безнең яраткан Алматабыз карантинда булганда кәрәзле  телефоным шалтырады. Каләмдәшем икән. Роберт Миңнуллинның вафат булуы турында авыр хәбәр җиткерде. Аңа Татарстаннан Рафис Корбан шалтыратып әйткән. 

  Менә дигән шәп шагыйрь, татар шигъриятенең әйдәп баручысы һәм ике халык әдәбияты элемтәләрен ныгытуга,  зур өлеш керткән якты шәхес Роберт Миңнуллинның, үлеме турындагы хәбәр минем өчен һич көтелмәгән булды. Мин белгәндә ул һәрвакыт физик яктан нык иде. Беркайчан да кәефен төшермәде, вакланмады. Үпкәсен дә эченә йота белде. Гафу итү һәм гафу ителү турында бу кешенең иң яхшы сыйфатларының берсе. Шушы ике сүз  кешеләр арасын да, халыклар  һәм илләр арасын да  имин  тота”, – дип әйтә иде.

  Рус совет әдәбияте классигы Сергей Михалков шагыйрьнең бер китабына сүз башында болай дип язган иде: “Роберт Миннуллинның шигырьләре мина курай шикелле яңгырый төсле.” Әйе, Робертның шигырьләрен укыганда бу сүзләрне хаклыгына инанасың. 

  Дөнья кояш нурларын, йолдызлар җөмелдәвен яратучы, зур хәрефтән язылучы, кешесен югалтты, Татарстан талантлы улын, бөек шагыйрен югалтты, мин дустымны югалттым! Мин һәм Казахстандагы аны белгән барлык дуслары зур кайгыгызны уртаклашабыз.

                                                        НУРЛАН ОЗАРАЛИН,
шагыйрь Казахстанның дәүләт Премиясе лауреаты,
Казахстан республикасы атказанган эшлеклесе.

                                          Алматы шәһәре 27 март 2020 ел.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading