16+

"Хыянәт (яки зина) өчен ташлар белән бәреп үлем җәзасы бар..": кичерергәме, юкмы?

«Миңа ирем хыянәт итте. Мин бу турыда белеп алдым. Хәзер миңа нишләргә? Аны гафу итәргәме?» — дип сорый бер ханым. Халыкара фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, Чаллыда яшәүче Мәлик хәзрәт Ибраһимов хыянәт турында аңлатма бирә. 

"Хыянәт (яки зина) өчен ташлар белән бәреп үлем җәзасы бар..": кичерергәме, юкмы?

«Миңа ирем хыянәт итте. Мин бу турыда белеп алдым. Хәзер миңа нишләргә? Аны гафу итәргәме?» — дип сорый бер ханым. Халыкара фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, Чаллыда яшәүче Мәлик хәзрәт Ибраһимов хыянәт турында аңлатма бирә. 

Хыянәт итү нәрсә ул? Бөтен төп диннәрдә хыянәт (яки зина) өчен ташлар белән бәреп үтерү җәзасы бар. Өйләнгән ир-атлар кияүдәге хатыннар белән зина кылганда шушы җәза була. Яшь өйләнмәгән һәм кияүгә чыкмаганнарны чыбык белән сукканнар, яши торган урыннарыннан куганнар, башкаларга сабак булсын өчен», — ди хәзрәт.

Аның сүзләренчә, исламда кеше бөтен процессны үз күзләре белән күрмәсә, детальләрен белмәсә, ул хыянәт турында әйтә алмый. «Әгәр аңа кем дә булса әйтсә, аның дүрт шаһиты булырга тиеш. Әгәр шулар булмаса, дөньяда беркем дә ул хакта сөйли алмый», — ди Мәлик хәзрәт.

Хыянәт турында сөйләгәндә сак булырга кирәк. Ул, ягъни ир белән хатын арасында җәнҗал чыгару — шайтанның иң зур казанышы. Гаилә — ир белән хатын, балаларның бәхет нигезе, дип искәртә хәзрәт.

«Минем киңәшем — бернигә дә карамыйча, гаиләгезне саклагыз. Ахыр чиктә, гаиләдә проблема булса, аның сәбәбе ике яклы. Еш кына хатын ире янында иске халат киеп йөри, чәчен тарамый. Урамга чыга башласа, башка ирләр каршына барасы булса, матур күлмәген кия», — ди ул. 

Бу турыда «Челнинские известия»гә сылтама белән Интертат яза

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнең илдә хыянәт өчен үлем җәзасы бирә башласалар хатын/кызлар калмаячак. Әгәр дә, зина кылучыларга үлем җәзасы кертелсә, вообще то бераз булсада хатын-кызлар итәкләрен җыйнап йөрерләр иде. Бигрәк азды бит хатын-кызлар. Аллаһым, гафу рахман. Тәүфыйкь хидәят бир безнең "асыл" затларга! Сабыйларын исраф итмичә, асыл затлар итеп үстерсеннәр иде!

    Мөһим

    loading