Һәндәсә Ганиева исеме азнакайлыларның күбесенә яхшы таныш. Аның хәер-фатихасы һәм ихлас әйткән киңәш-тәкъдимнәре белән күпме кеше тормышта үзенең хак урынын тапкан, биек үрләр яулаган.
«Татарстан» телерадиокомпаниясе журналисты, Татарстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр тармагының атказанган хезмәткәре Ясир Хөснетдинов, башта нәкъ менә аның кул астында чыныгу алып, олы юлга баскан кеше. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Азнакай район газетасының бүлек мөдире, хезмәт ветераны Резеда Шәрипова да Һәндәсә ханым турында бары тик җылы сүзләр генә сөйли.
Һәндәсә ханым – чирек гасырга якын КПСС Азнакай район комитетының пропаганда һәм агитация бүлеген җитәкләгән кеше. КПСС райкомының ул чактагы беренче секретаре Әнвәр Баһаветдинов (соңрак ул ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе булды) бервакыт шулай кичке мәктәпкә барып керә һәм андагыларның кызып-кызып «Алтынчы июль» дигән нәфис фильм турында фикер алышкан вакытларына туры килә. Яшь педагогның һәр сүзен ихластан һәм өздереп әйтә-әйтә бик кыю чыгыш ясавы күңеленә хуш килә, озын-озак уйлап тормый, аны партиянең район комитетына эшкә чакыра.
Язмыш җилләре Һәндәсә Ганиеваны гел башыннан гына сыйпап тормый. Заманына күрә хәлле генә яшәүче, алдынгы фикерле Дәүләтбай бабасы репрессиягә тарыгач, кызның әтисе Әхмәт тә, аның бөтен гаиләсе дә зур сынауларга дучар ителә. Ә Ютазы урта мәктәбен тәмамлап чыгасы елны тагын бер бәла килә – кыз уң кулын югалта. Шулай да югалып калмый Һәндәсә, бар ихтыяр көчен туплап, мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап чыга. Әнисе кебек үк укытучы булу, балаларга яктылык өләшү, төпле белем бирү турындагы матур хыяллар белән яна...
Казан дәүләт педагогия институтында укыганда җәмәгать эшләрендә, комсомол һәм профсоюз органнары эшчәнлегендә актив катнашып яши ул. Институтны тәмамлау белән, аны Азнакай эшче яшьләр кичке урта мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. Анда исә кызның сәләтен, тырышлыгын тиз күрәләр, эшләре алга китә: яшь булуына карамастан, бик зиһенле һәм зирәк акыллы педагог завуч вазифаларын башкара, фатир да бирәләр үзенә.
Райкомда бүлек мөдире булып эшләгәндә, Һәндәсә Ганиевага авыр сугыш елларында зур сынаулар кичеп чыныккан яхшы әзерлекле, көчле җитәкчеләр белән хезмәттәшлек итәргә туры килә. Район үзәк хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлегендә, мәсәлән, тармак буенча республикада бердәнбер Социалистик Хезмәт Герое булган фронтовик табибә Газыйфә Хәсәншина мөдир була. Азнакай халык театрының да режиссёр – шулай ук сугыш ветераны, Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театрының элекке артисты, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Касыйм Еникеев җитәкчелегендә гөрләп эшләгән чагы бу. Узган гасырның 70нче елларында районның мәгариф бүлеге дә бик ышанычлы кулларда булды – РСФСРның атказанган укытучысы, СССР Мәгариф министрлыгының Крупская исемендәге премиясе лауреаты Шакирҗан Җәләев үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән зат иде. Алар белән «йомырка тавыкны өйрәтә» дип әйтмәслек итеп эшләргә дә кирәк бит әле! Колхоз һәм совхозларның да исемнәре бөтен республикага билгеле булган Ленин ордены кавалерлары, союз һәм федерация дәрәҗәсендә премияләр яулаган көчле кадрлары белән шөһрәт казанган дәверләр иде ул. Шундыйлардан, мәсәлән, «Тырыш» колхозының партия оешмасы секретаре, Социалистик Хезмәт Герое, игенче Алмас Булатов исеме генә дә ни тора! Бу юлларның авторына да үз вакытында биш ел дәвамында аның идеология буенча урынбасары, агитколлектив җитәкчесе һәм сәяси агарту системасы пропагандисты булып эшләргә туры килде.
Һәндәсә Ганиева бик принципиаль һәм актив җитәкче булды. Партия һәм хөкүмәт куйган бурычларны тирәнтен аңлап, аны үз кул астында эшләүчеләргә дә тиешле дәрәҗәдә җиткерә һәм эшкә юнәлеш бирә белә иде. Аның бурычы социаль һәм иҗтимагый юнәлештәге барлык тармакларның, сәяси һәм җәмәгать оешмаларының, шул исәптән нефть предприятиеләрендәге һәм авыллардагы партия, комсомол оешмаларының эшчәнлеген көйләү һәм яхшырту иде. Партиядәш өлкән иптәшләренең ярдәме белән ул үз хезмәт вазифаларын менә дигән итеп башкарып кына калмыйча, Азнакай районының ил күләмендә алдынгы район булып, дан казануына да зур шәхси өлеш кертте.
Һәндәсә Ганиева райком секретарьлары Шакирә Шәрәфетдинова белән Әнвәр Баһаветдиновны эшнең бар нечкәлекләренә төшендерүчеләр дә, кешеләр белән аралашу серләренә өйрәтүчеләр дә, кыскасы, үзенең төп остазлары дип саный. Аларның табигатьтән бирелгән оештыру һәм җитәкчелек сәләтләренең югарылыгына, профессиональлегенә һәм никадәр кешелекле булуларына әле дә соклана ул.
Сәламәтлек саклау өлкәсе аксакалы, Азнакай район үзәк хастаханәсе баш табибының 1982 елдан бирле бүгенгәчә алыштыргысыз урынбасары, Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе мактаулы хезмәткәре Әнәс Гәрәев:
– Халыкка медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту мәсьәләләрен без башта һәрвакыт Һәндәсә Әхмәтовна белән тикшерә торган идек, аннары, кирәк булган очракта гына, районның беренче җитәкчесенә мөрәҗәгать иттек. Ул безнең киңәшмәләрдә гел катнаша иде. Белеме, эш профиле башка булса да, сәламәтлек саклау проблемаларын хәл итүдә бик ярдәме тиде, грамоталы эшләде. Бәлки моңа аның сеңлесе Әдибә Әхмәт кызының озак еллар буе үзәк хастаханәдә баш шәфкать туташы булып эшләвенең дә ярдәме тигәндер. Горбачёв үзгәртеп корулары башлангач, «коры закон» гамәлгә кертелгән заманда, коллектив белән Сөембикә урамындагы кафеда Яңа ел корпоративы уздырган истә, шунда Һәндәсә Әхмәтовнаның безнең белән ахырга кадәр утыруы, бик матур итеп нотык тотуы, барыбызны да күңел түрләренә үтеп керерлек ихласлык белән котлаганы истә. Гомумән, аның белән бәйле оптимистик рухлы тормыш мизгелләрен бик күпләп искә төшерергә була. Табиблар да бик хөрмәт итә иде үзен, гомер буе чын-чынлап сокланырлык үрнәк зат ул безнең өчен, – ди.
Мин үзем дә республика күләмендә чыга торган «Татарстан коммунисты» газетасын әзерләгәндә, беренче чиратта, һәрвакыт остазым Һәндәсә Ганиеваның эш тәҗрибәсенә таянам. Күпмедер дәрәҗәдә үземне аның эшен дәвам итүче дип саныйм.
Пенсиягә чыгып, партия эшеннән киткәч, Һәндәсә Әхмәт кызын Азнакай шәһәренең 2нче урта мәктәбенә тарих укытырга чакырдылар. Ул анда тагын 15 ел уңышлы гына эшләде.
– Без идея өчен тырыштык, халыкка аң-белем бирергә омтылып яшәдек. Кирәкле һәм файдалы эш белән шөгыльләнүебезгә ышанып эшләдек, – дип сөйли Һәндәсә ханым. – Кешеләрнең кешелекле һәм әдәпле булуын яраттым. Талантлы, тырыш затларга тормышта үз юлын табуда ярдәм итәргә тырыштым.
Әйләнә-тирәсендә яхшы кешеләр күбрәк булганга, үзен бәхетле саный ул. Дуслары да онытмый үзен.Шәһәр комитетының элеккеге секретаре, озак еллар бергә эшләгән Фәүзия Әминова, күрше Сарман райкомының элеккеге шулай ук пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире – ике дистә ел дәвамында тәҗрибә уртаклашып, киңәшләшеп эшләгән хезмәттәш, шагыйрь Дамир Гарифуллин һәм башкалар белән ул бүген дә элемтәне өзми. Дамир Гарифуллин аңа үзенең култамга-шигырьләре белән китапларын да бүләк итә. Әле шушы араларда гына дөнья күргән һәм беренчеләрдән булып бүләк ителгән «Күңелем серләре» дип аталган шигырьләр, җырлар китабына автор болай дип язып куйган:
Син, Һәндәсә, ныклы имән сыман
Җил-давылга түздең, күнектең.
Тугры калып изге фәлсәфәңә
Намус белән яшәп көн иттең.
Олысы да бүген, кечесе дә
Хөрмәт белән сиңа эндәшә.
Моннан соң да күркәмлегең саклап,
100гә кадәр яшә, Һәндәсә!
Һәндәсә ханымны бүген дә күпләр таный, хөрмәт белән эндәшә. Барлык азнакайлыларга чын күңелдән рәхмәтле ул моның өчен. Бу көннәрдә 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Һәндәсә Ганиеваның тормыш кагыйдәсе бер: «Оптимист булырга, киләчәккә ышанып яшәргә!» Күз тимәсен, ул әле бүген дә туганнары белән аралашып, ярдәмләшеп, җәйләрен чиләк-чиләк урман җиләкләре җыеп, шатланып гомер итә. Юбилярны олуг бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбриклибез һәм изге теләкләребезне юллыйбыз. Намуслы хезмәте, кешелекле булуы белән якташлары арасында хаклы рәвештә абруй-хөрмәт казанды ул.
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, Азнакай районы «Урсай авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Советы депутаты, хезмәт ветераны, Татарстанның «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе иясе, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы.
Комментарийлар