16+

Килешеп булмаса, судка барыгыз

Беркөнне почта аша микрофинанс оешмасыннан (МФО) бурычлар барлыгы турында хат килде.

Килешеп булмаса, судка барыгыз

Беркөнне почта аша микрофинанс оешмасыннан (МФО) бурычлар барлыгы турында хат килде.

Башта мин моны шаярту яисә ялгышлык белән җибәрелгән хат дип уйладым. Әмма минем исемгә чыннан да микрокредит рәсмиләштерелгән булып чыкты. Чынлыкта исә минем ипотека кредиты гына бар. Берара дөнья беткән кебек тоелса да, бу проблеманы хәл итү юллары бар икәнлеге ачыкланды.

Беренче адым: МФОга гариза язу
Мин кредит бюросыннан кредит тарихын сорадым. Һәм чыннан да бу кредит МФОда теркәлгән булып чыкты. 
Кредит оешмасының ярдәм хезмәтенә килешү төземәвем һәм кредит алмавым турында хат рәвешендә хәбәр иттем. Җавап көттереп тормады: паспортның номерын-сериясен, телефон номерын ачыкладылар һәм мәсъәләне хәл итәргә вәгъдә бирделәр.

Икенче адым: полициягә мөрәҗәгать итү
Шул ук көнне мин полициягә мөрәҗәгать иттем. Гаризага түбәндәге документларны беркеттем: МФОдан хат, банктан 2024 ел өчен акча алмавымны раслаучы белешмәләр, кредит тарихы, МФО белән хат алышу тарихы. Тикшерүче соңгы вакытта МФО белән мошенниклык очраклары күп булуын ассызыклады. Ул мәгълүматны теркәде, мин имзалаган протокол төзеде.  Полициядә  талон бирделәр. Аны фотога төшереп, МФОның ярдәм итү хезмәтенә җибәрдем.

Өченче адым: МФОдан җавап
Биш көннән соң миңа микрофинанс компаниясеннән эчке тикшерү нәтиҗәләре турында җавап килде: «Эчке тикшерү нәтиҗәсендә мошенниклык факты ачыкланды. Билгесез кеше, үзе турында ялган мәгълүмат биреп, сезнең исемегезгә паспорт мәгълүматларыгыз белән кредит рәсмиләштергән. Сезнең номерга МФОдан шалтыратулар туктатылды, мәгълүмат коллекторлык агентлыгыннан алынды. Кредит килешүе төзелмәгән дип санала. Шәхси мәгълүматларны эшкәртү туктатылды».

Шулай итеп, компаниядә алдау факты белән килештеләр һәм хәлне төзәтергә вәгъдә иттеләр. Әмма кредитны кем, кайчан һәм кайда рәсмиләштергәне турында хәбәр итмәделәр. Компаниядә мондый мәгълүмат Эчке эшләр министрлыгы соравы буенча гына бирелә дип белдерделәр.

Минемчә, бу мәгълүматны явыз ниятле кешеләр хакерлык нәтиҗәсендә алган. Кызганычка каршы, Россиядә гражданнарның мәгълүмати иминлеге юк.

Мин шулай ук дәүләт хезмәтләре порталына кердем һәм шәхси мәгълүматларымны эшкәртүгә рөхсәт биргән настройкаларны таптым. Шаккаттым: исемлектә мин бернәрсә дә белмәгән оешмалар бар. Барлык тамгаларны алып ташладым, ягъни шәхси мәгълүматны эшкәртүгә ризалыгымны кире алдым.

Шундый ук хәлгә юлыккан кешеләргә киңәшләр:
1. Әгәр дә кемдер сезнең исемегезгә кредит алса, курыкмагыз – барысын да көйләп була. Моны беренче көннәрдә үк эшләргә кирәк.
2. Әгәр дә сез кредит алмагансыз икән, түләүне таләп итүчегә мөрәҗәгать итегез.
3. Полициягә мошенниклык турында хәбәр итегез, гаризагыз кабул ителүе турында талон алыгыз. Кредит оешмасына шул талонны җибәрегез.

4. Әгәр дә МФО сезнең хаклыгыгызны танымаса, судка барыгыз.
5. Киләчәккә: кредит тарихын тикшерегез. Ярты елга бер тапкыр тикшерү бушлай.
6. Шәхси мәгълүматны эшкәртүгә кемгә ризалык биргәнне дәүләт хезмәтләре сайтында тикшерегез.

Сакланмыйча булмый шул...

Лилия Яфизова
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading