16+

Килешүгә кул куйганчы 7 кат укып чык

15 март-Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне. Быел ул “Намуслы цифрлы финанс хезмәт күрсәтүләре” шигаре астында уза.

Килешүгә кул куйганчы 7 кат укып чык

15 март-Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне. Быел ул “Намуслы цифрлы финанс хезмәт күрсәтүләре” шигаре астында уза.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләгәнчә, коронавирус пандемиясе цифрлы ягъни электрон хезмәт күрсәтүләрнең үсешенә этәргеч ясаган.

Кызганыч, кайбер финанс, иминият оешмалары кулланучылар хокукларын боза. Узган ел Роспотребнадзорга финанс хезмәт күрсәтүләргә ризасызлык белдерелгән 1499 язмача мөрәҗәгать кергән.

— Мөрәҗәгатьләрнең 87,5 проценты кредит килешүләренә, 6,3 проценты микрофинанс хезмәт күрсәтүләренә һәм 6,2 проценты иминият оешмалары эшчәнлегенә туры килә. Кешеләр финанс һәм иминият оешмаларын сайлап алу мөмкинлеген чикләүдә, өстәмә “кирәкмәс” хезмәтләр тагырга омтылуда, әгәр ризалашмасаң, финанс хезмәте күрсәтүдән баш тартуда, кулланучыны бүләкләү күләмен астыртын яшерүдә гаеплиләр. Язмача мөрәҗәгатьләр тикшерелгәннән соң 425 беркетмә тутырылды, кулланучылар хокукларын бозган оешмаларга 4,3 миллион сум штраф салынды,- диде Марина Трофимова.

Алданмас өчен килешүләрне, бигрәк тә, килешүләрнең бик вак хәрефләр белән язылган пунктларын иренмичә игътибар белән укып чыгу кирәк.

— Финанс учреждениесе хезмәткәренең ашыктыруына, “бар да тәртиптә” дигән сүзләренә тулысынча ышанырга ярамый. Штраф һәм пени өлешенә игътибарлы булыгыз. Товар чекларын ташлау шулай ук ялгышлык, алар дәлил булып тора,- дип, игътибарны югалтмаска чакырды Роспотребнадзор вәкиле.

Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм көйләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова сүзләренә караганда, инспекциягә узган ел халыктан 3 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Зарлануларның 82 проценты сәүдә тармагына кагылышлы.

— Татарстанда сәүдә тармагында эшчәнлек алып барган чит ил компанияләренең кайберләре эшләрен вакытлыча туктатты. Әгәр нинди дә булса эш-заявканы үтәми калдырган икән, алар аны башкарып бетерергә бурычлы. Чит илләр компанияләре Россия реестрына теркәлгән, эшчәнлекләрен тулысынча туктаткан очракта да, ябылу процедурасы 1 елга кадәр бара. Чит ил компаниясе эш-мөрәҗәгатьне үтәмәсә, аны хөкемгә биреп була. Сәүдә тармагында эшчәнлек алып барган чит ил компанияләре эшләрен вакытлыча гына туктатулары турында белдерде, әле эшләп китәрләр, дип уйлыйк,- диде Розалия Арсланова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading