Бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында 2021 елга һәм 2022-2023 елларга план өлешенә республика казнасының керем өлешен формалаштыру буенча җыелыш узды. "Быел - безнең өчен авыр ел", диде Рөстәм Миңнеханов. Булганына шөкер итеп яшәргә киңәш итте ул.
Белгәнебезчә, бюджетның керем өлеше дә, чыгымнар да даими үзгәреп тора. Тотрыклы дөньяда яшәмибез, кызганычка каршы. Күпмедер дәрәҗәдә нефть бәясенә бәйле булу да республика бюджетында чагылыш тапмый калмый. Быел да, мисалга, һич уйламаганда коронавирус пандемиясе барлыкка килде. Нефть тә түбән төшә, евро белән доллар өскә үрмәли.
Пандемия вакытында сәнәгать оешмалары туктап тору, продукция җитештерелмәү турыдан - туры керемнәргә "бәрә". Мисал өчен, быел хезмәт күрсәтү, кунакханә, туризм һ. б. өлкәләр зур зыян күрде.
- Зыян күргән өлкәләргә металл эшкәртү, файдалы казылмалар чыгару да керә, - дип билгеләп узды Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин. Аның сүзләренчә, файдалы казылмалар чыгару гына да быел 6,5 процентка кимегән.
Файдалы казылмалар дигәннән, нефть чыгару кимүне Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов кара алтын чыгаруны киметү буенча килешүгә бәйләп аңлатты. Ә Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин исә быел Татарстан казнасы, узган ел белән чагыштырганда, 18 процентка кимрәк керем алганын искәртте.
- Бюджет авыр кризис шартларында үтәлә. Агымдагы елның 8 ае эчендә республика бюджетында 201,5 млрд сум керем кергән. Шул исәптән, салым һәм салым булмаган керемнәр 157,4 млрд сум тәшкил итә. Шуңа игътибар итәргә кирәк : узган ел белән чагыштырганда, салым һәм салым булмаган керемнәр 34,2 млрд сумга, ягъни 18 процентка кимегән. Арада иң зур китү табышка салым белән бәйле. Ул 32,6 млрд сумга азрак җыелган, - диде министр.
Социаль әһәмияткә ия булган өлкәләргә республика бюджетның чыгымнары елдан - ел арта бара. 2021 елга исәпләнгән чыгымнарның якынча 77 процентын шул өлкә тәшкил итә. Сүз уңаеннан, Радик Гайзатуллин сүзләренчә, киләсе елда республикада бюджетының чыгым өлеше 11,6 млрд сумга артуы көтелә.
2021 елда казнадан кемгә күпме акча биреләчәк соң?
Социаль әһәмияткә ия чараларны финанслау киләсе елда 6,5 млрд сум тәшкил итәчәк. Шулай ук яңа бюджет объектларын сафка бастыру, резерв фондын формалаштыру, оешмалар мөлкәтенә салым түләүгә чыгымнар каралган.
Казнаның 18, 5 млрд сумы гомуми дәүләт мәсьәләләрен хәл итүгә бүленәчәк.
Илкүләм саклык чараларына 1,6 млрд сум бирелә. Моңа Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Гражданнар оборонасы министрлыгы чараларын финанслау керә.
Илкүләм икътисад өлешенә 80,7 млрд сум каралган. Моңа юллар төзү дә, авыл хуҗалыгы өлкәсе дә, транспорт, төзекләндерүгә бәйле керемнәр керә.
Торак - коммуналь хуҗалыкка 10,3 млрд сум, табигатьне саклауга, Экология министрлыгына һәм табигать белән бәйле башка чараларга 573 млн сум акча бирелә.
Мәгариф өлкәсенә 8,4 млрд, сәламәтлек саклау юнәлешенә 69 млрд сум акча бирү күздә тотыла.
Социаль сәясәткә 37,7 млрд сум, халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә 16 млрд сум тоту планлаштырыла.
Мәдәният һәм кинематографиягә 10, 3 млрд сум бүлеп бирелә. Бу акчалар грантлар формалаштыруга, китап фондлары комплектацияләргә, иҗади берләшмәләр, музей - театрлар, цирклар, китапханәләр, иҗат коллективларын тәэмин итүгә тотыла.
Спортка 3,9 млрд сум, матбугат чараларына 1,5 млрд сум биреләчәк. Шул исәптән, вакытлы матбугатка 613 млн сум акча бүленер дип фаразлана.
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан үз фикерен җиткерде.
- Быел - безнең өчен авыр ел. Инде хәзер безнең минус 34 млрд сум. Мин күптәннән эшлим бит инде. Мондый хәлнең булганы юк иде. Авыр вакытлар булды, тик болай каты төшмәгән идек. Бюджетның керем өлеше бик киеренке. Дефицит та 2,9 млрд сум тәшкил итә. Безгә керем базасы буенча да эшләргә кирәк. Чыгымнарның кайсыларын бетерә алганыбызны карарга кирәк. Программаларның барысын да калдырырга тырышырга, әмма күләм ягыннан карарга, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук муниципаль берәмлекләргә мөстәкыйль рәвештә нинди дә булса карарлар кабул итмәскә кушты.
- Әгәр керемнәрегез бар икән, алар барысы да сезнеке. Шул параметрлардан чыгып эшләячәкбез. Бюджет киеренке, киләсе ел җиңел булмаячак. Мондый мөмкинлекләр киләсе елда юк. Бар да яхшы булса, ике елсыз булмас. Булганына шөкер итеп, матур итеп яшәргә барыбызга да, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Лилия Локманова
Комментарийлар