16+

Ким Миңнуллин: "Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты турында бары блогерлар гына сөйли"

Халык санын алу көннәрендә татар теленә, төрле җирле сөйләшләргә бәйле темаларга битараф калып булмый. Татар диалектларын өйрәнү Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында бүген генә башланган эш түгел. Диалектологларның тырышлыгы белән татар теленең лингвистик географиясе эшләнгән.

Ким Миңнуллин: "Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты турында бары блогерлар гына сөйли"

Халык санын алу көннәрендә татар теленә, төрле җирле сөйләшләргә бәйле темаларга битараф калып булмый. Татар диалектларын өйрәнү Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында бүген генә башланган эш түгел. Диалектологларның тырышлыгы белән татар теленең лингвистик географиясе эшләнгән.

Диалектологик атлас өчен материаллар тупланган. Күпсанлы татар сөйләшләре буенча фәнни һәм практик зур хезмәтләр язылган.
– Материал туплау һәм чыганаклар белән эш итү экспедицияләргә бәйле. Без татарлар яшәгән һәр төбәккә барып җитәргә тырышабыз. Ел саен 3-4 экспедиция  уза. Соңгы ун елда зур комплекслы эш алып барабыз. Шундый яссылыкта 200дән артык авылны өйрәндек. Милләтебез Евразия киңлекләрендә тупланып авыл-авыл булып та яши. Бу тарихи җирләребез, алар анда гасырлар дәвамында гомер кичерәләр. Без төрле төбәкләрдә яшәгән татарларыбызның яшәү рәвешен, аларның тормышын төрле халык авыз иҗатын, сәнгате, тормышы, тору урыннары, кул эшләре аша да өйрәнәбез. Кабер ташларындагы тел үзенчәлекләрен барлыйбыз. Һәрберсендә телгә бәйле материал белән очрашабыз. Ягъни төп диалектларны, сөйләшләрне өйрәнәбез. Диалектология юнәлешендә эшләүче фәнни хезмәткәр аларның барысына да игътибар итә, – дип сөйли институтның директоры, филология фәннәре докторы Ким Мөгаллим улы  Миңнуллин.
Мондый караштан китәргә кирәк

Бер үк вакытта телне диалектларга бүлеп өйрәнү беркадәр каршылык тудыра кебек. “Телне бу юнәлештә өйрәнү халыкны аеруга, таркатуга китерә дигән фикер бар. Тик мондый караштан безгә китәргә кирәк”,  – ди Ким Миңнуллин.
– Сәбәбе нәрсәдә – сәбәп галимнәрдәме, без нәрсәдер эшләр җиткермибезме? Концертка гына барабыз икән, анда да ачык күренә – Себер татарлары, Әстерхан татарлары биюләрен карыйбыз. Чигүләр һәм сәнгать юнәлешләре күп төрле. Милләтебез бай тарихлы. Телгә килгәч, башка фикер туа. Һәр юнәлешебез дә диалектология фәненә турыдан-туры бәйле. Диалектларны тиешле дәрәҗәдә белмибез икән, халык иҗатындагы борыңгы дастаннарыбызны да, әдәбиятыбызны, җырларыбызны, кабер ташларын да тиешле дәрәҗәдә  өйрәнә алмыйбыз. Сәнгать юнәлешендәге барлык терминологияне өйрәнү дә шуның белән бәйле.  Диалектология – катлаулы фән, анда эшләүчеләр дә күп санда булмадылар. Алар бүген дә 2-3 кенә кеше, – дип сөйли галим.

Татар диалектларын өйрәнү эше бүген генә башланган өлкә түгел. Институтның фән буенча директор урынбасары Олег Хисамов сөйләгәнчә, татарлардан беренче булып Җамал Вәлиди  хезмәтләре игътибарга лаек. Чын-чынлап бу юнәлештә эшчәнлекне алып бару 1939 елдан ук башлана. 1940 елның җәй аенда Латыйф Җәләй  җитәкчелегендә беренче экспедиция  Себердә уздырыла. 1950-1960 елларда зур проект эше башлана, төрки халыкларның атласы төзелә башлый. Институт галимнәре дә шушы эшкә тартыла. Ул 1989 елда төзелеп бетә. Аны институт белгечләренең титан хезмәте дип әйтеп була. Соңыннан 2015 елдан ул кабат тулыландырылып басылып чыга. Бу гади генә карта түгел. Ул айлар-еллар буена эшләнгән  246 картаны берләштергән. Анда төрле аваз күренешләре, лексик-морфологик үзенчәлекләр төшерелгән. Аларның һәрберсе авыллар буенча эшләнгән. Шулай итеп 1000 якын авылны йөреп чыга галимнәр.

– Шушы вакытта зур галимәләр Наҗия Борһанова, Ләйлә Мәхмүтова, Дөррия Рамазанова, Флера Баязитовалар бу эшне алып бара. Дистәләгән монографияләр эшләнә, докторлык эшләре языла. Барысы да шушы карта эшендә катнашалар. Нәтиҗәдә, татар телнең 3 томлык диалектлар сүзлеге туплана. Тагын бер зур хезмәтебез 2009 елны зур диалектлар сүзлеге чыкты, ул 40 мең берәмлектән тора. Татар халык сөйләшләре буенча зур хезмәтебез басылып чыкты. Анда фонетик, грамматик, лексик үзенчәлекләре тәфсилләп язылган, – сөйли филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов.

Бүгенге көндә тикшерүләр дәвам итә. Бүгенге көндә ареаль планда бөтен диалектлар бергә карап, аларны берләштерү үзенчәлекләре дә өйрәнелә.

Галимнәр блогерлардан аерыла
Татар халкының бүленмәс халык һәм аның нинди киңлекләрдә яшәвен исбатларлык дәлилләр күп. Белгечләр әйтүенчә, диалектологиядән башка шулкадәр масштаблы итеп ул беркайда да өйрәнелми. Шуңа да төрле интернеттагы шау-шуларга карата аларның үз фикерләре бар. Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты турында бары блогерлар гына сүз алып бара, галимнәрдә башка дәлилләр. Бүгенге очрашу вакытында интернет киңлекләрендә туган бәхәскә беркадәр нокта куелды кебек.

Татар диалектологлары тарафыннан әзерләнгән диалектлар һәм сөйләшләре атласында бу бик яхшы күренә. Урта сөйләмнең, бигрәк тә Минзәлә сөйләшенең Башкортстанда ничек киң таралганын яхшы күрәбез. Белгечләр экспедицияләре язмалары аша төгәл әйтәләр, әлеге сөйләшләрнең  татар теленең урта сөйләм диалектына туры килүен әйтәләр. Әлеге диалектның төп элементы башкорт телендә юк, дип белдерә галимнәр бертавыштан. “Соңгы вакытта әлеге диалект турында сүз бара икән, Башкортстан Фәннәр академиясендә махсус шушы юнәлештә эшләүче галимнәрнең берсе дә юк. Анда барысы да без белмәгән, ишетмәгән, тел белеменә катнашы булмаган кешеләр, башкорт телен, гомумән, төрки телләрне өйрәнүгә бөтенләй якын булмаган блогерлар шөгыльләнә", – ди Ким Миңнуллин.

– Башкорт теленең диалекты икән, анда башкорт теленең элементлары булырга тиеш. Анда башкорт теленең башка диалектларына хас булган төш элементлары булырга тиеш.  Ләкин алар юк, мәсәлән, тартыклар системасы, фонетикага гына килсәк тә,  ул да булса т, х авазларын куллану  –  ул башкорт телнең үзенчәлеге, әлеге территориядә караган сөйләшләрдә бу үзенчәлек юк. Үзем дә Башкортстаннан буларак, шуны әйтеп китә алам, анда татарлар-башкортлар тату-дус мөнәсәбәттә яши. Әлбәттә, татарча сөйләшә белгән башкортлар да, башкортча белгән татарлар да бар. Ләкин шул ук вакытта алар үзләренең нинди милләттән булганлыгын ачыктан-ачык беләләр һәм таныйлар. Телдән, сөйләшүдән чыгып ниндидер милләткә күчерүне – урынсыз дип табам, – дип сөйли яшь галимә Алинә Хөсәенова.

Шушы ел дәвамында институт галимнәре Башкортстанның 30 районындагы халык авыз иҗатын туплап өч китапка чыгарган. Анда галинәрнең фикерләрен дәлилләрлек мәгълүматлар җитәрлек.  Легендалар, бәет-мөнәҗәтләр дә, авыллар тарихы да бар. Белгечләр әйтүенчә, җырларыбыз, бизәкләребез барысын да ачык күрсәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading