16+

Китапны дөрес укыйсыңмы?

Китап укыганда текстка дөрес карамау күз күрүен начарлата. Баксаң, укыганда кешенең күзләре кечкенә амплитуда белән хәрәкәт итәләр.

Китапны дөрес укыйсыңмы?

Китап укыганда текстка дөрес карамау күз күрүен начарлата. Баксаң, укыганда кешенең күзләре кечкенә амплитуда белән хәрәкәт итәләр.

Күзне сулдан уңга хәрәкәтләндерүче мускуллар интенсив эшли, ә вертикаль рәвештә эшләтә торган мускуллар эшсез кала. Күп эшләүче мускуллар арый, ә эшләмәүчеләре инерт хәлгә күчә. Нәтиҗәдә, сулдан уңга таба озак укырга туры килгәндә күз ара, начаррак күрә башлый. Күз мускуллары тиешле дәрәҗәдә эшләмәгәч, күз кан тамырлары аша начар туклана. Галим Томсон бу очракта китапның берничә юлын укыганнан соң, карашны китаптан алып, 12 секунд чамасына ераграк торган предметка күчерергә киңәш итә. Аннан китап белән күз арасын үзгәртергә, башны китапка якынайтырга яки китапны ерагайтырга кирәк. Кайвакыт озаграк укырга туры килгәндә, күз белән китап арасындагы почмакны үзгәртергә киңәш ителә, ягъни китапны авышрак тотарга була. Тагын бер мөһим факт: укыганда күзне юл арасындагы ак юлга юнәлтергә кирәк, ул, үз чиратында, күз мускулларының киеренкелеген киметә.

Халык медицинасына килгәндә, алма согын кычыткан согы белән 1:1 нисбәттә кушып эчсәң, күз күрүе яхшылана. Караҗиләк (черника) согы да файдалы. Күзләрне дәвалау өчен караҗиләкне элек-электән актив кулланганнар, аның яфрагыннан төнәтмә ясаганнар. 5-6 караҗиләкне алып марля аша сыгарга, 1 тамчы сокка 2 тамчы дистилляцияләнгән су кушарга кирәк. Аннары тамызгыч (пипетка) белән көнгә 1 тапкыр һәр күзгә 1-2 тамчы салырга кирәк. 3-5 көннән соң, күзләрнең яхшырак күрә башлавын сизәрсез. Яшелчәләр согын да кулланалар. 30ар грамм петрушка яфрагын, һиндыба (цикорий), кишер, сельдерейне болгатып, көнгә 1 тапкыр эчәргә кирәк. Бу дару үләннәрен файдаланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк. 

Нияз Бишбалта, Казан.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X