16+

Китмибез без, вәт шул!..

Казанда тагын 63 йорт «авария» хәленә якынлашып килә, аларда 644 гаилә яши.

Китмибез без, вәт шул!..

Казанда тагын 63 йорт «авария» хәленә якынлашып килә, аларда 644 гаилә яши.

– Йорт инде искерсә дә, анда көнкүреш уңайлыклары булмаса да, кешеләр торган нигезләрен калдырып китүне бик авыр кичерә. Кайбер гаиләләрнең берничә буыны шул йортта яшәгән. Авария хәлендәге тораклардан күчерүнең икенче этабы да булыр. Федераль үзәк программасына өметләнәбез, чөнки муниципаль берәмлек бу эшне күтәрә алмый, – диде мэр Илсур Метшин кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
Шәһәр башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Марсель Абдулхаков сөйләгәнчә, Казанда әле 2012 елда ук «авария хәлендә» дип рәсми рәвештә танылган 14 йортта яшәүчеләр башка урыннардагы яңа фатирларга күченүдән катгый төстә баш тарткан. Үз йортларына техник тикшерү үткәрткәннәр хәтта. «Китмибез, безнең йортка капиталь ремонт кына кирәк», – дигәннәр искергән йортларда яшәүчеләр.

Марсель Абдулхаков, әлеге 14 йортка капиталь төзекләндерү үткәреләчәк, дип ышандырды.
Казанда авария хәлендәге тораклардан күчерүнең беренче этабына, ягъни 2012 елдагы исемлеккә 2323 гаилә яшәгән 151 йорт кертелгән булган. Программаны гамәлгә ашыруга федераль үзәктән 1,6 миллиард сум акча бирелгән. Татарстан дәүләт торак фонды, шулай ук инвесторлар чыганаклары җәлеп ителгән.

– Узган ел авария хәлендәге торак исемлегендәге 151 йорттан 79 йортны гына бушатасы калган иде. Шул йортлардагы 1199 гаиләгә дә яңа фатирлар бирелде. Гаиләләр яңа фатирның элекке йортларындагы торак мәйданнан артып киткән өлешен түләде. Казанда 2012 елда авария хәлендә дип саналган йортлардагы барлык гаиләләр дә яңа фатирларга күчерелде, – диде Марсель Абдулхаков.

Фото: kazan.mk.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading