16+

"Кияү урлау": эскиз нигә "үсеп" җитмәгән?

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Салават Юзеев әсәре буенча куелган “Кияү урлау” спектаклен тамашачыларга тәкъдим итте.

"Кияү урлау": эскиз нигә "үсеп" җитмәгән?

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Салават Юзеев әсәре буенча куелган “Кияү урлау” спектаклен тамашачыларга тәкъдим итте.

Спектакль быел апрель аенда Тинчурин театрында узган “Алкыш” Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I коллаборацион театраль лаборатория-семинарында эскиз буларак әзерләнгән иде.

“Кияү урлау”ны Регина Саттарова сәхнәгә куйган. Регина Казан кызы, Мәскәүдә белем алган. Кинода төшү тәҗрибәсе бар. Казандагы театраль лабораторияләрдә шактый тамашалар куйган кеше. Тик рус телендә эшли. Һәм бу Тинчурин театрында куйган спектаклендә, кызганыч, бик ачык чагыла. Чөнки татарның күңелен, эчен “ярып салыр” өчен татарча фикер йөртергә кирәк. Кимендә. Өстәвенә, “Кияү урлау” рус телендә язылган, тәрҗемә ителгән әсәр. Шулай да Салават Юзеев татарлыкка басым ясарга теләпме, милли төсмерләр дә булсын дипме, татар менталитетына ишарәле элементлар керткән. Мисалга, ат. Татар халкы өчен “почти брат” булган бу җан иясе спектакльнең башыннан ахырына кадәр күренә. Әмма нишләптер ул мескен, бераз дураграк ат итеп сурәтләнә.

Икенче элемент җыр. Татар кешесенә начар булса — ул җырлый, ди автор. Әйе, без моңлы халык. Тик спектакльдә ул җитми. Русча әйтсәк, “совсем”! Салават Зәкиевич шәкерте Айсылу Мөсәлләмованың катнашуын исәпкә алсак, режиссерга да, композиторга да биредә рәхәтләнеп эшләргә җим бар иде. Аннан, тамашачыга гел монологлар гына тыңлап утыру да кызык түгел бит.

Спектакльне Зөлфәт Закиров белән Салават Хәбибуллин образлары гына коткара. Зөлфәт белән Салаватның тандемын “Карурман”да күреп бик сокланган идем. “Кияү урлау”да да спектакльнең энерджайзерлары алар башкарган Равил белән Ривал образлары.

Азват картны Зөфәр Харисов башкара. Зөфәр абыйның нәкъ шундый ук диярлек роле бар иде инде. Салават Әбүзәров язган “Хыял” спектаклендә ул Гыйззәт ролен башкарган иде. Тамашачы буларак, мин бу ике роль арасында зур аерма күрмәдем. (Кызганыч.) Бәлки бу режиссерның кимчелегедер. “Хыял”ны да яшь режиссер Илшат Мөхетдинов куйды. Илшат та, Регина да шәһәр балалары буларак, авылдагы карт бабайны шулай күрәләр, димәк.

Бәхет ролендәге Ирек Хафизов та нишләптер бу юлы ышандырып бетерә алмады үземне. Гәрчә аның актерлык мөмкинлекләре күбрәк булса да.

Ә менә Ренат Шәмсетдинов муллаларны уйнарлык яшькә җиткән икән инде дип уйлап куйдым. Бу аның роле. Аның өчен махсус язылган кебек.

Спектакльнең эчтәлеге бар, әйтергә теләгән фикер бар. Режиссер гына бераз ялкауланган дигән фикер калды, нишләптер. Хәзер, мин театр белгече түгел. Тамашачы гына. “Кияү урлау” гаилә белән барып карый торган җиңел, ял итә торган тамаша. Актерлар уенына сокланасыгыз килсә, спектакль 10-15 тапкыр куелгач карагыз, ди белгечләр. Икенче караганда фикер үзгәрер, бәлки. 

 

Фото: Тинчурин театры сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading