Әбиләрнең һәммәсе дә, изге теләк тели-тели, бөтен догаларны укып утыра. Саба районы, Оет авылында яшәүче 103 яшьлек Хәкимә Закирова да бертуктаусыз рәхмәт укый. Рәхмәт укырлык та шул. 100 яшендә күзенә операция ясаткан әбиләрнең берсе ул.
Йөзьяшәр әбиләрнең барысы да бер төсле кебек. Алар авыр сугыш чоры кичкән, күбесе окопта булган, урман кискән. Бүген ак яулыклы бу әбиләрнең көчләре азайганнан-азая барса да, зиһеннәре нык, уйлары изге.
«Җиңел булмады»
– Аллага шөкер, көчне бирде. Эшләгән кешегә көчне бирә икән ул! Мине якын күргән өчен, Аллаһы Тәгалә аларны якын күрсен. Күзләрем сине күрә. Аллаһы Тәгалә кушмаса, район башлыгы безгә килә алмас иде, – дип сөйли ул.
Ә хәл болайрак була. Район башлыгы Рәис Миңнеханов Хәкимә әбинең 100 яшьлеге белән котларга килгәч, әби аңа күзләре белән бәйле гозерен әйтеп куя. Җитәкче булышырга ышандыра. Балалары исә, әбинең йөрәге күтәрә алмас дип, куркуга кала.
Шәмәрдәндә күз бүлеге табиблары әбине тикшерә башлый. Озак та тормый, аны хастаханәгә алып китәләр. Операция катлаулы була. Бу хакта Хәкимә әбидән сорамыйча кала алмыйм. Ул миңа: «Җиңел булмады», – дип җаваплап куя.
– Җиңел булмаса да, врачларым бик әйбәт булды. Бик карадылар. Күзем күрмичә бик озак еллар тормадым инде. Өч еллап кына булгандыр. Шушы рәхмәт төшкерләре килеп чыкты да, минем күземнең күрмәгәнен белеп, операция ясадылар. Миңа гел төн иде. Ул бәндәләргә рәхмәт яусын, шулай дөнья яктыларын күрсәткән өчен, – дип туктамыйча теләк тели Хәкимә әби.
Операциядән соң күзе ачылгач та, әби үзенең кайда икәнлеген аңышмый. Әллә мине оҗмахка алып килделәрме икән, янәшәдәгеләрен ак киемле фәрештәләр дип уйлый. «Үзе дә курыкты, ике сәгатькә якын операция ясадылар бит. Исән генә була күрсен, миңа иптәш бит әле ул, – дип сүзгә кушыла әнисе белән яшәүче Хәбирә апа. – Әбинең бүген алты кызы исән-сау, дүрт улы исән түгел. Җидәү исән булып үстек. Икесе – тугач, беренчесе туганчы үлгән. Абый 49 яшендә вафат булды. Хәзер алты кыз әни янына килеп йөриләр. Апайлар булышалар. Берсе 80 яшен тутырды, берсе 76 яшьтә. Авырый башласа, мунча кертәсе булса, Казандагы апага һәм Теләчедәге төпчек кызга дәшәм. Еш авырый да, йөткерә, әле кизү ябышты. Кан басымы күтәрелә».
«Йөрәгең усалланыр»
Әби бөтен сорашканны аңлап утыра, колагы да яхшы ишетә. «Сугыш вакытларын сөйлә әле, авыр булдымы?» – дип сорыйм йөзьяшәрдән.
– Ул вакытны сөйли башласаң, йөрәгең бозылыр. Без үзебез ач, бөтен кеше сугышта. Хатын-кызлар гына калдык. Бер-беребезгә ярдәм итеп бардык. Балаларны да ялгыз, өйдә бикләп чыгып киттек. Аларның да ашарына юк. Без дә ач. Ятып җирне ялаган вакытларыбыз бик күп булды. Бервакыт Вәсилә кызым ферма артындагы тигәнәк яфракларын җыеп алып кайткан. «Кызым, нәрсәгә җыйдың соң инде моны?» – дигәч: «И әни, тамагым ач бит, ашарга дип җыйдым», – ди. «Шуны ашасам, үлмәс күк тоям», – дип, минем күкрәгемә ятып елый башлады. Ул да елады, мин дә еладым. Күрде инде башлар. Картайган көнебездә күрсәтмәсен инде андый хәлләрне! Рәхәт тыныч көннәр бир, җылы урыннарда яшәргә насыйп итсен. Хөкүмәт безгә өйләр салып бирде. Өйгә кереп утыргач, күңелем ышанмады. Мине шул өйгә керттеләр дә түргә менгереп утырттылар. Аягыңны бөкләп утыр, әби, куркып утырма, яме. Бу өй синеке хәзер, син шушы өйдә яшәрсең, дип чыгып киттеләр, – дип сөйли ул.
Әби окопка барганнарын, анда өч кыз – Кәшифә, Тәгъзимә белән булганнарын да истә тота. Йомралы авылында булганнарын, шунда бер үк табак белән кер дә юа, ашарга да пешергән вакытларын, кайдандыр утын алып кайтканнарын сөйли. Фатирга кергән йортта үпкә авыруы белән кайткан солдатка кабак пешереп ашатканнарына кадәр хәтерендә сакланган. Тузган чабата белән алты ай суыкта йөрүләрен дә, немец самолетлары очуыннан куркуын да әйтә.
Әби туктаусыз сәгатьләр буе сөйли. «Хакимә әби, әллә җырлыйсыңмы?» – дигәч, елмаеп куйды. Башта Хәбирә апа аннан иман шартын укыттырды, аны да бик оста башкарып чыкты әби. «Күкрәгемә яшь вакытта чәчкәләр кадамадым, чөнки яшьлек үзе чәчкә...» – дип җырлап та җибәрде.
Ә яшьлектә күргән ятимлек ачыларын ул көннәр буе сөйләргә әзер. Әнисе, аны тапканда, өзлегә. «Бала үлсә, минем янга җирләрсез. Үлмәсә, Хәкимә исемле куярсыз. Ташламассыз», – дип әйтеп калдыра. Шуңа да Хәкимә әби, бер сөйләгәндә: «Беркемем дә юк, атам да, анам да юк, мине ташлап киттеләр», – дип ачынса, икенче сөйләгәндә, туганнарына, балаларына, ил башлыкларына рәхмәт әйтеп бетерә алмый.
– Тәртипле булдым. Аллаһы Тәгалә тәртибем булганга, тырышып эшләгәнгә бүләкләде. Балаларым бик әйбәт. Мине шушы кызым карый, шушы тәрбияли. Әни дип нишләргә белми тора. Каты урыннарга да яткырмый, урынны җәя, җыя. Тамагымны туендыра, ашата. Бик карый. Аллаһы Тәгалә аның үзенә дә алдагы гомерләрендә дә изге эшләр, изге гомерләр бирсен инде. Рәхәт яшәсен, тыныч яшәсен, – дип тели ул.
– Безнең дә картаясы бар бит, әни, – ди кызы. – Бөтен кеше хәлен белеп тора. Зур рәхмәт.
...Өйне гөлләргә, чәчәкләргә төргән ул. Әнә шул чәчкәләр эчендә генә ятып тора хәзер Хәкимә әби. Яшьлек чәчәкләре картлыгына калган.
Комментарийлар