16+

Күкрәп үткән тормыш

Күренекле шәхесләрне еш телгә алабыз, мактыйбыз, ә менә гади эшче булып, тыныч кына гомер кичергән затларга игътибар аз кебек. Менә шундый үз эшен яратып, намус белән башкарган, авылдашлары һәм хезмәттәшләре алдында тырыш хезмәте белән абруй казанган хөрмәтле кеше – Актаныш районының Кыркаентүбә авылында гомер иткән Исламов Мәлих Сәхәбетдин улы турында әлеге язмам.

Күкрәп үткән тормыш

Күренекле шәхесләрне еш телгә алабыз, мактыйбыз, ә менә гади эшче булып, тыныч кына гомер кичергән затларга игътибар аз кебек. Менә шундый үз эшен яратып, намус белән башкарган, авылдашлары һәм хезмәттәшләре алдында тырыш хезмәте белән абруй казанган хөрмәтле кеше – Актаныш районының Кыркаентүбә авылында гомер иткән Исламов Мәлих Сәхәбетдин улы турында әлеге язмам.

1948 елның 2 гыйнварында дөньяга дүртенче баласы булып туган улына әтисе Сәхәбетдин, нәселебез нык, таза, ишле булсын дип, Мәлих дигән исем куша. Малай чакта ялан тәпие белән тәүге тапкыр баскан хәтфә болыннар, Шәбез буйлары, иптәшләре белән бергә уйнаган берсеннән-берсе кызыклы уеннар Мәлих абый күңелендә мәңге җуелмаслык хатирәләр булып саклана. Малай вакытта сал ясап, командир булып уйнап йөргән чаклары аның күңелендә киләчәккә йөзеп баручы, изге, алга әйдәүче маяк уты булып кабынып калгандыр. Киң кырлар күкрәгендә тракторларны күргән саен, йөрәге кырларга талпынгандыр. Кулларын канат итеп, штурвал тотып баручы бәхетле җан янына очып барып кунасы, офыкка барып тоташкан иген диңгезе ярларын күрәсе, әле көч тә кереп җитмәгән үсмер куллары белән шул дулкын сыртларын иркәләп сыйпыйсы килгәндер. Кыркаентүбә авылында – башлангыч мәктәпне, 1963 елда Иске Кормаш мәктәбендә сигез классны тәмамлаган егетне әнә шул уйлары, хыяллары Минзәлә шәһәренең тракторчы һәм шофёрлар әзерләү курсларына алып килә. Укып кайткач, «Үрнәк» колхозының 2нче бригадасында тракторчы буларак үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә. 
Соңыннан армия сафларына алына. Ике ел хәрби бурычын намус белән башкарып, исән-сау, туган якларына әйләнеп кайта. Туган авылы аны колач җәеп, үз итеп каршы ала. Ул яңадан яраткан хезмәтендә намус белән эшли башлый.

Язмыш җилләре аны Чаллы шәһәренә китерә һәм ул анда юл төзелеше идарәсендә эшли. Ләкин туган ягы, туган авылы аны кабат үзенә кайтара. Колхозда төрле тракторларны иярли. Тырыш хезмәтен күреп, җитәкчеләр аңа өр-яңа ДТ-75М чылбырлы тракторын тапшыралар. Һәм Мәлих абый шушы тракторында лаеклы ялга чыкканчы һәм лаеклы ялының бер-ике елын яраткан хезмәтеннән аерыла алмый эшли әле. Көнне-төнгә, төнне-көнгә ялгап, тузан эчендә, төнге сменаларда да мул уңыш үстерү һәм алу өчен бар көчен куя. Хезмәт төбе – хөрмәт, сабыр төбе – сары алтын, диләр. Куйган хезмәте югары бәяләнә: бик күп Мактау кәгазьләре, Мактау грамоталары, премияләргә, истәлек бүләкләренә лаек була, күп тапкырлар алдынгылар слётында катнаша. Хезмәте белән авылда, районда, хезмәттәшләре алдында зур хөрмәт казана. Әти хакын хаклап яши Мәлих абый. Әтисе Сәхәбетдин ага да хезмәт сөючән кеше – бар көчен, тырышлыгын биреп, туган колхозында хезмәт куйган зат. Алай гына да түгел, гомер юлында ике сугышны кичергән, илебез киләчәге өчен үзен аямыйча көрәшкән яугир дә ул. Ә әнисе Нәгыймә биш балага гомер бүләк иткән, аларга тиешле тәрбия, иң мөһиме – әти хакын хаклап яшәргә өндәүче, балалар бәхете, киләчәге өчен көнне-төнгә ялгап эшләүче тыл ветераны да, үрнәк хуҗабикә дә, хөрмәтле әни дә булган.

Яхшы тәрбия, үрнәк алган Мәлих абый Актаныш районының Иске Балтач авылында туып-үскән Зөлхәбирә белән тормыш кора. Тормыш иптәше дә бик уңган, хезмәт сөючән, эшчән, ярдәмчел һәм кунакчыл, таба ашларына оста булган чын хуҗабикә. Хуҗалык эшендә дә сынатмый: терлекчелектә эшләде, соңгы берничә елда фермада сыер сава. алар бергәләп бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызларына югары белем алырга ярдәм иттеләр, олы тормыш юлына чыгардылар. Бүгенге көндә үз гаиләсе белән яши, инде үзе дә балалар анасы. Уллары Финус, Актаныш һөнәр техникумында белем алып, һөнәр үзләштерде. Инде хәрби бурычын үтәп, чын ир-егет булып авылына кайтты. Гаилә башлыгы буларак та хөрмәткә лаек ул. 
Мәлих абый инде исән түгел, ике ел элек мәңгелеккә күзләрен йомды. Ләкин аның куйган хезмәте, кылган изге гамәлләре хәтердән җуелмый. Без, аның якыннары да, авылдашлары да бары яхшы сүзләр белән сагынып искә алабыз. Нәсел дәвамчысы – улы да әти хакын хаклап, аның үрнәгендә лаеклы хезмәт һәм тормыш юлы үтсен иде. Ул – күпләр өчен үрнәк шәхес.
Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Бу дөньяга Сез килгәнсез икән
Юкка түгел, юкка түгелдер...
Җыр сүзләрендәгечә, Мәлих абый якты дөньяга юкка килмәгән. Аның үрнәгендә хезмәтен дәвам итүчеләр бихисап. 

Гөлназ Муллагалиева, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Актаныш авылы, Чәчер авылы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading