16+

Көн саен 5000 адым җәяү йөрергә кирәк

Узган ялларда Горкий-Әмәт урманы гөрләп торды. Анда скандинавия йөреше буенча марафон үтте. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган 50дән артык кеше 1,3,5 километр дистанцияне узды. Марафонда катнашучыларның иң яше 19да, иң өлкәненә 75 яшь иде.

Көн саен 5000 адым җәяү йөрергә кирәк

Узган ялларда Горкий-Әмәт урманы гөрләп торды. Анда скандинавия йөреше буенча марафон үтте. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган 50дән артык кеше 1,3,5 километр дистанцияне узды. Марафонда катнашучыларның иң яше 19да, иң өлкәненә 75 яшь иде.

Нина Жегаловага – 70 яшь. Ул марафонга тамашачы буларак килгән, шулай да чарага кадәр дүрт чакрым йөреп кайтырга өлгергән инде. Скандинавия йөрешеннән тыш, Нина ханым латин-америка биюләрен өйрәнә, немец телен үзләштерә, чаңгыда йөри, җәй көне велосипедта җилдерә. Әле тагын салкын суда коена, йөзә.

– Атта да йөргәнем булды, белгечлегем буенча музыка җитәкчесе идем,әле былтыр гына эштән туктадым. Актив яшәргә тырышам, махсус диеталар тотмыйм, ашыйсым килгәнне ашыйм, ә менә күнегүләрне онытмыйм. Хәрәкәттә – бәрәкәт, – ди Ни­на ханым.

Ул канындагы шикәр, холестерин кү­ләмен дә даими тикшертеп тора. Скандинавия йөреше белән шөгыльләнә башлаганына – ике ел. Беренче нәтиҗәләрне сизгән – кан басымы нормальләшкән.

 Марафон алдыннан сөякләрен яздыру өчен төрле күнегүләр башкаручы 67 яшьлек Юрий Петров белән дә сөйләштек. Ул гомер буе чаңгыда йөргән. Хәзер скандинавия йөреше белән дә кызыксына башлаган.
– Телевизор каршында утырганчы, шул вакытны сәламәтлекне ныгытуга сарыф итсәң, күпкә файдалырак. Мин Юдино бис­тәсендә яшим, якында гына урман, көн саен саф һавада йөрим,спорт пульсны нормада тотарга ярдәм итә, – ди Петр абзый.

Әлеге марафонны «Зәңгәр тасма» инсульт белән көрәш фонды оештырган. Төрле дистанцияләрне узудан тыш, катнашучыларга инсультны кисәтүгә кагылышлы сорау­лар да бирделәр, дөрес җавап бирүчеләргә түштамгалар бүләк иттеләр.

 – Инсультны кисәтү, авыруның билгеләре турында Төбәкара клиник-диагностика үзәге табиблары лекцияләр укыйлар, республиканың төрле районнарында да кисәтү эшләре алып барабыз. Ә менә мондый зур масштабтагы чараны беренче тапкыр оештырдык. Кешеләрдә ул зур кызыксыну уятты. Авыруны кисәтү турында бүген 50 кеше беләчәк, алар кайтып туганнарына, якыннарына сөйләрләр, сәламәтлекне кайгыртырга кирәк», – ди «Зәңгәр тасма» фондының башкаручы директоры табиб Гүзәл Старостина.


Адел Галимҗанов, Төбәкара клиник-диагностика үзәге генераль директорының урынбасары:

– Гади итеп аңлатасым килә. Яшьләр елмаялар, тормышка шатланалар, куллар, аяклар хәрәкәтләнә. Ә хәзер бер минутка гына мондый күренешне күз алдына китерегез: кул, аяк сезгә буйсынмый, хәтта йомышны үтәр өчен дә урын өстеннән торып булмый, газап, инвалидлык. Вакытны кире кайтарып булса, кисәтү чаралары да күрелер иде: дөрес туклану, актив тормыш, чаңгыда йөрү, скандинавия йөреше белән шөгыльләнү... Сәламәт яшәү рәвеше алып барсагыз, инсультны урап узу өмете зур.


Эльвира Мозаффар

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading