16+

Көн саен ике мең сум штраф түлисең килмәсә...

Атлы кеше – канатлы кеше, дигән борынгылар. Бүген инде, “бахбай”ларны тимер аргамаклар алмаштырды. Хәзер һәр гаиләдә диярлек икешәр-өчәр ат ягъни машина. Шунлыктан, транспортка кагылышлы үзгәреш-яңалыклар һәр кешегә диярлек кагыла. 

Көн саен ике мең сум штраф түлисең килмәсә...

Атлы кеше – канатлы кеше, дигән борынгылар. Бүген инде, “бахбай”ларны тимер аргамаклар алмаштырды. Хәзер һәр гаиләдә диярлек икешәр-өчәр ат ягъни машина. Шунлыктан, транспортка кагылышлы үзгәреш-яңалыклар һәр кешегә диярлек кагыла. 

Яңа канун искерде
Быелның 1 мартыннан техник карау таләпләрен кырысландыру турында канун гамәлгә кертелгән иде. Транспорт  чарасын рәсми техник кару станциясенә алып килү, техник карау узуны фото-видеога  теркәү һәм бердәм мәгълүмат системасына кертү мәҗбүри таләп итеп куелды. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар нигезендә, канунны гамәлдә тулаем куллану быелның 1 октябренә кадәр кичектерелде. Әле монысын “чәйнәп йотарга” өлгермәгән идек, тагын бер яңалык барлыкка килде. 

Черников “күчтәнәче”
Россия Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черников 10 июньдә Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан, шәхси җиңел автомобильләргә техник карау үткәрүне ирекле рәвешкә калдыру турында, Хөкүмәткә тәкъдим әзерләнгәнлеген хәбәр итте. 
– Җаваплылык тойган автоһәвәскәрләр автомобильләренең төзеклеген үзләре үк кайгыртырга һәм техник карауга ирекле рәвештә килергә тиешләр, – дип саный Михаил Черников.

Яңа кагыйдәләр кешеләр йөртүдә яки йөк ташуда файдаланыла торган автотранспортка кагылмый, болар: такси, йөк машинасы, автобус, предприятие һәм оешма машиналары. Черников аңлатканча, яңа тәртип кертелсә, автоинспекция автобусларга һәм таксиларга техник карау үткәрүгә күбрәк игътибар бирә алачак. Гамәлдәге канун буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре техник карау уздыруда катнашырга тиеш. 
– Техник төзексезлекләр пассажир йөртүдә һәм йөк ташуда хезмәт күрсәткәндә һәлакәт килеп чыгуга сәбәпче була, – ди Россиянең баш автоинспекторы.

Дума депутаты хуплаган
Россия Федерациясе Дәүләт Думасының транспорт һәм төзелеш буенча комитеты әгъзасы Александр Васильев шәхси җиңел автомобильләргә техник карауны ирекле итеп калдыру идеясен хуплаган. Аның сүзләренә караганда, мәҗбүри техник карау узу пенсионерларның мөмкинлекләрен чикли.
 – Иске машиналар бер вакытта да техник карау таләпләре аша уза алмый. Пенсия яшендәгеләр исә, яңа машина сатып ала алмый. Мәҗбүри техник карау алар өчен үзләренең машиналарында дачаларына барып җитә алмау дигән сүз, – дип, өлкәннәрне кайгыртып, үз фикерен әйткән ул.

Депутат Васильев уйлавынча, юлларда хәрәкәт иминлегенә күбрәк урта яшьтәге автопарк йогынты ясый.
– Яңа машиналарда берәү генә түгел, ә 6 иминлек мендәре эшләп китә. Яңа машиналарның туктату механизмнары да яхшырак. Дәүләт яңа машиналар сатып алуга һәм автозаводларга ярдәм программасын үстерегә тиеш, – дип саный Александр Васильев.

ОСАГО + диагностика
ОСАГО полисы алганда транспорт чарасының дәүләт техник карау узганлыгын раслаучы диагностика картасы булу мәҗбүри. Шушы таләп автоһәвәскәрләрне техник карау узуга этәрәчәк, дип уйлый кайбер белгечләр. Ләкин, монысы да икеле-микеле мәсьәлә. Россия Эчке эшләр министрлыгы ОСАГО полисының һәм диагностика картасының бер-берсенә бәйлелеген бетерү буенча да башлангыч белән чыккан. Бу проект Дәүләт Думасы каравына куелган инде. Тәкъдим кабул ителсә, ОСАГО полисын диагностика картасыз да алып булачак.

Иреклелек бәһасе – 2 мең сум
Россия Дәүләт Думасы инде кабул иткән канун нигезендә, быелның 22 августыннан башлап, ОСАГО полисы сатып алганда техник карау узганлыкка диагностик карта таләп ителми. 

Яңа кагыйдәләр буенча, фото-видео теркәлеп, техник карау узу март аеннан октябрьгә кадәр кичектерелгән иде. Мәгълүм ки, пандемия сәбәбендә, станцияләр фото-видео булдырырга, бердәм теркәү системасына керергә өлгермәде. Быелның 1 октябренә кичектерелгән автомобиль хуҗаларына техник карау узу срогы 2022 елның 1 мартына кадәр автомат рәвештә дәвам итә. Техник карау узганлыкка диагностик картаң булмаса, 2022 елның 1 мартыннан башлап 2 мең сум штраф салына. Диагностик картаны юллардагы фото-видео камералар ачыклый, әмма штраф көненә бер мәртәбә генә язылырга тиешле. 

Димәк, техник карау узу “ирекле” дигән сүз бик үк ирекле түгел. Юлларда исән-сау каласыбыз килсә һәм көн саен 2 мең сум штраф җыясыбыз килмәсә, техник карау узарга мәҗбүр булачакбыз.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading