16+

«Көн яктысында эшләп каласы иде...» – дияселәр бар әле

Россия иҗтимагый инициативалары сайтында кызыклы мәгълүмат барлыкка килде. Иҗтимагый инициатива вәкилләре вакытны «күчерү» буенча реформа уздырырга тәкъдим итә.

«Көн яктысында эшләп каласы иде...» – дияселәр бар әле

Россия иҗтимагый инициативалары сайтында кызыклы мәгълүмат барлыкка килде. Иҗтимагый инициатива вәкилләре вакытны «күчерү» буенча реформа уздырырга тәкъдим итә.

Тәкъдим ияләре фикеренчә, Россия халкы, нинди генә төбәктә яшәвенә карамастан, көннең якты һәм караңгы вакытын бертигез дәрәҗәдә файдалана алырга тиеш. Моның өчен алар сәгать телләрен күчерергә тәкъдим итә. Һәр төбәк өчен сәгать уклары төрлечә күчәргә тиеш, дип саный алар. Татарстан, мисал өчен, хәзерге вакыттан бер сәгать алда «яшәргә», ә җәйге айларда сәгать телләрен өстәмә тагын бер сәгатькә күчерергә кирәк, дигән фикердә инициатива белән чыгучылар.

«Көннең якты вакытында кеше күбрәк эшен башкара ала. Ә безнең илдә вакытка бәйле вазгыять гел үзгәреп торганга, сәгать зоналарын билгеләү буенча бәхәсләр тынмый. Моның сәбәбе бер генә: «вакыт» реформасы да илдә яктылык балансын тәэмин итә алмау белән бәйле. Чөнки Россия субъектларының берсенең генә дә географик үзенчәлекләре исәпкә алынмый», – диелә хәбәрдә.

Авторлар төбәкләрне биш төркемгә бүләргә тәкъдим итә. Моңа кадәр булган реформалардан аермалы буларак, монысы субъектларның географик үзенчәлекләрен исәпкә ала. Шул рәвешле, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләргә, кайда гына торуларына карамастан, уңайлы тирәлек булдыру максаты куела.
Инициатива законлы рәвештә кабул ителгән очракта, вакыт зоналарын үзгәртү турында мораторий кабул ителергә тиеш була.

Тарихка күз салсак, соңгы ун елда вакыт белән «уйнаулар» шактый җыелган икән инде. 2011 елда Россиянең
бөтен төбәкләрендә дә сәгать тел ләрен бер сәгатькә сезонлы күчерү бетерелгән иде.
2014 елда исә барлык төбәкләрне дә диярлек бер сәгатькә «артка» күчерделәр. Тик ике елдан, ягъни 2016 елдан халык бу тәртипләргә «баш күтәреп», 10 субъект вакыт зонасын алыштырган булган.

2018 елда Дәүләт Думасы депутаты Андрей Барышев парламентка сәгать укларын бер сәгатькә алга күчерү буенча канун проекты тәкъдим итә. Ул вакытта да субъектларның географик үзенчәлекләре исәпкә алынмый.
Проект кабул ителми, кире кагыла. Шул ук елны Волгоград өлкәсендә өлкә референдумы җыялар. Халыкның 60 проценты тавыш биреп, сәгатьне бер сәгатькә алга күчерәләр. 2020 елда исә бу карар көченнән чыгарыла һәм бар да элеккеге тәртипләренә кайтарыла.

Сәгатьне күчерү буенча төрле фикерләр бар. Кемдер моны кирәк ди.
Чөнки җәй айларында көн озынлыгы сизелерлек арта, димәк, эш сәгатьләрен дә күбәйтергә, икътисадка күпме ярдәм китерергә була. Икенче яктан, организм өчен бу файдалы әйбер түгел. Бигрәк тә сәгать күчкән көннәр безнең өчен ярыйсы ук стресс.

 Безнең илдә вакытка бәйле вазгыять гел үзгәреп торганга, бәхәсләр тынмый. Моның сәбәбе бер генә: «вакыт» реформасы да илдә яктылык балансын тәэмин итә алмау белән бәйле.

Лилия ЛОКМАНОВА 

Фото: https://kazan-kremlin.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading