16+

«Көнемне Аллаһыга рәхмәт әйтүдән башлыйм»

Илнур Азизовны Апаста белмәгән кеше юк. Спортта да сынатмый егет, шигырьләр дә яза, моңлы итеп җырлый, армрестлинг белән шөгыльләнә, кулыннан килмәгән эше юк. Физик яктан мөмкинлекләре чикле булса да, Илнурга сокланмый мөмкин түгел. Фатир алган, өйләнеп тә куйган егет.

«Көнемне Аллаһыга рәхмәт әйтүдән башлыйм»

Илнур Азизовны Апаста белмәгән кеше юк. Спортта да сынатмый егет, шигырьләр дә яза, моңлы итеп җырлый, армрестлинг белән шөгыльләнә, кулыннан килмәгән эше юк. Физик яктан мөмкинлекләре чикле булса да, Илнурга сокланмый мөмкин түгел. Фатир алган, өйләнеп тә куйган егет.

Аллаһы биргәнгә каршы барып булмый

Азизовлар гаиләсе җылы каршы алды безне. Илнур да, хатыны Фәнзия дә ап-актан киенгән. Пар күгәрченнәр диярсең, бер-беренә карап, гөрләшеп кенә торалар, күз тимәсен үзләренә. Фатирлары да якты, зур, матур, чиста. Яшь парлар икәү генә яши. Икесенең дә тумыштан аякларына зыян килсә дә, барысын да үзләре эшли икән. «Ашарларына да пешерәләр, өйне дә җыештыралар, идәнен дә бергәләп юалар», – ди Илнурның кунакка килгән әнисе Миңнегөл апа. Улы турында сөйләгәндә, аның күзләре яшьләнә. «Ул заманнарда УЗИ юк, алдан белеп булмый иде. Өч яшенә кадәр атламаганга баштарак игътибар бирмәскә тырыштык, бәлки тулы гәүдәле булганга йөрүе читендер, дип уйладык. Тик улыбыз беркайчан да аякка баса алмады шул», – дип сөйли ана. Табибларга да күренеп караганнар, нәтиҗәсез. Операция ясатырга курыккан Миңнегөл апа. «Аллаһы биргәнгә каршы барып булмый. Шөкер, башка җирләре сәламәт, улым акыллы», – дип горурлана ул. Кызганыч, әтиләре – гүр иясе.

«Әти-әнием булмаса, бу уңышларга ирешә алмаган булыр идем мин. Күп нәрсә тәрбиядән килә. Мине әни кечкенә чакта гел кулында күтәреп йөртте, хәзер аны кайгыртып яшәү – минем бурыч», – ди егет. Ул һәрчак әнисенең төп ярдәмчесе булган, энесен, сеңлесен үстерергә дә булышкан, әнисе эштән кайткан вакытка, өйләрне җыештырып куйган, бәрәңге чүпләү, утын, кирпеч ташу дисеңме – барысын да инвалид арбасында утырган килеш башкарган. Минем гаҗәпләнгәнне күреп, Илнур елмая гына: «Тормышта барысына да яраклашасың ул», – ди.

Тормышның тәмен белеп яшәргә кирәк

Әнә шул серле елмаюы, һәрчак күтәренке кәефтә булуы белән әсир иткән дә ул Фәнзияне. Яшел Үзәндәге тернәкләндерү үзәгендә ял иткәндә таныша алар. Биш ел телефоннан аралашып торалар. Көннәрдән бер көнне Илнур уенын-чынын бергә кушып, «Әллә кияүгә чыгасыңмы миңа, телефоннан түгел, өйдә сөйләшер идек», – дип әйтеп куя. Фәнзия озак уйлаганнан соң ризалаша. Бер ел элек гөрләтеп туй уздыралар. Арчада үскән кызга Апаска кадәр күченеп килүе җиңел булмаса да, ул районны бик яраткан. «Барысы да бердәм монда, ярдәм кирәкмиме дип сорап кына торалар, авыр сумка күтәргәнне күрсәләр дә булышырга ашыгалар», – ди.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлы шартлар тудырырга тырыша икән. Азизовлар гаиләсе дә бик рәхмәтле аңа. «Фатир алырга, эшкә урнашыр­га нык булышты», – диләр. Илнур «Алтын алка» боз сараенда эшли, Фәнзия – социаль яклау бүлегендә психолог.

Илнурның бер генә минут та тик торганы юк. «Иртән көнемне Аллаһыга рәхмәт әйтүдән башлыйм», – ди. Физик күнегүләр ясый, төрле бәйгеләрдә катнаша.

Фәнзиянең дә куллары алтын: мәрҗәннәрдән төрле сувенирлар үрә, кул эшләренә оста. Элегрәк физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында киң таралган «бочча» спорт төре белән шөгыльләнгән. Былтыр Илнур махсус кул белән йөртүгә көйләнгән машина алган. Көн саен хатынын машина белән эшенә алып барып куя, каршы ала икән. «Президент кебек минем хатын», – дип көлә Илнур. Фәнзиягә багышлап язылган һәм Апас турындагы шигырьләрен китап итеп бастырып чыгарырга да хыяллана.

Ни хикмәт, Илнур үзен авыру дип санамый да. Төшенкелеккә бирелмәскә, тормышның тәмен белеп яшәргә тырыша. Үзеңә нәрсә кирәген белеп, максатыңа ирешү өчен барысын да эшләсәң, тормышта уңышка ирешергә була, дип саный ул. Фәнзия өчен ире зур терәк. «Аның тормышны яратуына, киң күңелле булуына сокланып та, гаҗәпләнеп тә куям. Иртәдән кичкә кадәр елмаеп, барыбызның да күңелен күтәреп йөрергә мөмкин ул, бары йокысы килә башлагач кына моңсулана», – дип елмая Фәнзия.

 Сәнгать, спорт өлкәсендә призлы урыннар алганга бирелгән кубок, медальләр, дипломнар... 33 яшендә генә булса да, Илнурның уңышлары җитәрлек, агачын да утырткан ул, үз куышын да булдырган. Азизовларның иң зур хыялы – балалар тәрбияләү. Иншалла, анысы да булыр! Үзенчәлекле, һәркемгә дә үрнәк булырлык яшь гаиләгә тату, тигез тормыш телик.

 Апас

Язмага реакция белдерегез

16

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бяхетле булыгыз тормышыгызда эшегездя зурдан зур унышларга ирешегез

    Мөһим

    loading