16+

Компенсация түләүдә кем әҗәтле?

«Шәһри Казан»ны укучыларның игътибар иткәннәре бармы икән, андагы Фәнис Мотыйгуллин үз язмаларында темага номердан номерга тирәнрәк керә бара, берсеннән-берсе четереклерәк мәсьәләләрне кузгата. Тәҗрибә арту, осталык үсү галәмәте инде бу. «Афәрин!» дияргәдер моңа, чөнки бу хәвефле һәм катлаулы заманда сәяси күзәтүченең осталыгы күп яктан бөтен газетаның эчтәлеген билгели.

«Шәһри Казан»ны укучыларның игътибар иткәннәре бармы икән, андагы Фәнис Мотыйгуллин үз язмаларында темага номердан номерга тирәнрәк керә бара, берсеннән-берсе четереклерәк мәсьәләләрне кузгата. Тәҗрибә арту, осталык үсү галәмәте инде бу. «Афәрин!» дияргәдер моңа, чөнки бу хәвефле һәм катлаулы заманда сәяси күзәтүченең осталыгы күп яктан бөтен газетаның эчтәлеген билгели.

Менә аның «Үткәннәр өчен түләү» мәкаләсе («ШК», 30 гыйнвар). Биредә ул әлегәчә «шулхәтле буталчык һәм куе томан эчендә» калган репарация мәсьәләсен, төгәлрәге, андагы гаделсезлек күренешен кузгата. Репарация – сугышны башлаган һәм җиңелгән илнең җиңүчегә китергән зыянны кире кайтаруы ул. Бөек Ватан сугышы дип аталган галәмәт зур канкоешны кем башлаганын, анда кем җиңелгәнен, ә кемнең коточкыч зур югалтулар бәрабәренә җиңеп чыкканын без инде әйбәт беләбез кебек. Боларны мәкалә авторы да белә һәм тарихи чынлык белән бәхәскә керергә һич уйламый. Аны күрелгән зыян өчен компенсация түләүдәге сәерлекләр аптырата. Мәкаләне игътибар белән укысак, сәерлекләр безне дә аптыратачак. «Мәгълүм булган хәтле репарация тарихын өйрәнеп карасаң, немец акчасының күп өлеше яһүдләргә туры килгәнен күрәсең. Сугыш чорында иң күп зыян күрүче һәм халкын югалтучы – СССР, ә компенсацияне Израиль алып ята, сугыш чорында мондый дәүләт булмаса да», – дип яза ул. Холокост фаҗигасен хәтерләтергә ашыкмагыз, аның корбаннарына түләнергә тиешлеген беркем, шул исәптән мәкалә авторы да инкарь итми. Ләкин Икенче дөнья сугышында СССР халыклары кичергән фаҗигане, шул халыклардан коелган каннарны һәм кыелган җаннарны бүтән берәр халыкның бәла-казасы белән тиңләштереп булырлыкмы икән? Алайса, теге компенсациядәге тигезсезлекне нәрсә белән аңлатырга соң? Һич югында аңлатырга тырышып буламы икән аны? Тырышып карыйк әйдә.

Беренчедән, сугышта СССР күргән зыянны беркем дә чын итеп санамаган һәм дөнья җәмәгатьчелегенә җиткермәгән, күрәсең. Санап кына бетерерлек булганмыни ул?! Корбаннарның да төгәл санын әлегәчә ачыкламадылар бугай. Ачыкланса да, аны ничек кешегә әйтәсең? Рәсми булмаган санны 47 миллион дип шушы арада гына русча ике газетадан укыдым, 44 миллион дип тә язалар. Йә, сез безнең 47 миллион кешене һәлак иттегез дип, немецларга әйтеп буламы шуны? Без бит чынлап та җиңүчеләр, монысында бернинди ялган юк. Ә менә җиңүче белән җиңелүченең корбаннар саны 10:1 чагыштырмасында булуы сугышлар тарихында күрелгән хәлме ул? Һәм тагын бер сорау: җиңүле сугышта шулкадәр кешебезне югалту безнең даһины артык борчыдымы икән? Җиңүнең бәясеннән тормыйбыз дип, бөтен ил белән җырлыйбыз лабаса. Сугышка кадәр Сталин үзе үк ил халкын, җитмәсә, шул халыкның каймагын киметүнең иң мәкерле юлларын уйлап тапкан һәм гамәлгә ашырган икән, сугыш аңа шул ниятләрен тормышка ашырырга булышкан гынадыр бәлки? Әле сугыш тәмамланганнан соң да фронт юллары буйлап Европага барып чыккан һәм андагы халыкның СССРдагыдан күпкә яхшырак яшәгәнен күргән солдатларның «телләрен тешләтү» әмәлләренә керешкән ул, халыкның кырылган кадәре аз тоелган, күрәсең. Шул даһимы кырылган ил халкы, китерелгән зыян өчен гитлерчылардан компенсация таләп итә? Язмаганны!

Корбаннарның күпмесе явыз Гитлер, күпмесе даһи Сталин һәм аның «военщинасы» өстендә икәнен кем аерган әле? Ә яһүдләр, никадәр бай, көчле, бердәм һәм горур булсалар һәм сугышка кадәрге дәрәҗәләрен инде күптән узып китсәләр дә, зыян өчен компенсация тиешлеген Германиянең гел исенә төшереп торгандыр, күрәсең. Чөнки алар өчен аларның һәр кешесе кадерле. Ике халыкка ике төрле компенсация менә шушылардан килеп чыккандыр да инде.

Китаплардан укысаң һәм кинолардан карасаң, әлеге сугыш безнекеләрнең бер-бер артлы җиңүеннән генә торган, ә даһиебызның генераллары берсеннән-берсе оста сугышкан кебек тоела. Шул сугышның бер ветераны, Дәүләт бүләкләре иясе танылган әдип Виктор Астафьев кына ниндидер Илья Григорьевичка язган хатларында «советская военщина» хакында шактый ямьсез сүзләр ычкындыра, шуларның «осталыгы» аркасында кайсы бәрелештә никадәр сугышчының әрәмгә кырылганын күрсәтә дә бит, бездә мондыйларга ышанмау чире яши шул. Сталинград янында сугышның хәлиткеч борылышы, Павлов йорты, Малахов курганы, Курск дугасындагы җиңү, фашистларны Мәскәү астында тукмау, 28 панфиловчы батырлыгы, Ленинград блокадасын өзү, Украинаны азат итү, Варшаваны саклап калу, Берлинны алу – менә без укып белгән, фильмнар аша танышкан сугыш тарихы. Гел диярлек җиңеп барганбыз икән, мондый хәлдә җиңелүчедән компенсация таләп итү дә уңайсыздыр бәлки?

Беренче каналның «Время покажет» исемле ток-шоуын караштыргалау да, Фәнис Мотыйгуллин мәкаләсен укыгандагы кебек, күптөрле уйларга этәрә. Телгә алынган төшенчәләр дә бердәй диярлек: Украина, Германия, сугыш, дус белән дошман... Үзебезнең сәясәтчеләрдән дә, «тегеләр» тарафдарларыннан да һәм акыллы, һәм сискәндергеч сүзләр коелып кына тора. «Германия яңа сугыш башлап җибәрсә, безне Америка яклар, ә сезне яклаучы булмаячак», – дип бәрде беркөнне Польша вәкиле. Колакны ярып керсә дә, яңа яисә ят сүз түгел бу: Россиянең армиядән һәм флоттан бүтән союзнигы юк дип, бер бөегебез күптән әйткән инде. Теге сугыш алдыннан да күп күршеләр белән мөнәсәбәтләребез ямьсезләнеп, Гитлер бердәнбер дустыбыз булып калган түгелме? «Сталин бары тик Гитлерга гына ышанды, ләкин ул да Сталинны алдады», – дип язган иде танылган публицист Илья Эринбург. Дөнья бу! Озын сугыш барышында Американың да ярдәме бик кирәк тә булды, ярап та торды лабаса. Фронттан кайтканнар авызыннан: «Анда Америка паеклары булмаса, ачтан кырыла идек», – дигән сүзләрне ишеткәләдек. Үз азыкларыбызны, алдагы сугышка запас тупласыннар дигәндәй, Германиягә җибәргәнбез шул. Әлеге ток-шоуда яңгырады: сугыш менә-менә башлана дип торганда да Советлардан Германиягә тулы эшелон белән бодай озатылган. Ул эшелондагы бодайның һәр бөртеге тиздән ачка үләчәк ил сабыйларының гомерен саклап калу өчен ни бәя торганын берәр даһиебыз аңлата аламы безгә? Сугышның кайсы көндә, сәгать ничәдә башланачагын разведчиклар төгәл хәбәр иткәч тә, Сталин көлгән генә, диделәр ток-шоуда. Сугышның тиз арада башланачагына чынлап та ышанмаганмы, әллә Гитлерның совет кешеләреннән, аерым алганда, Сталин дип исләре китмәгән украиннардан бераз кан агызуына әллә ни каршы да булмаганмы ул? 

Тыныч елларда да күпме халыкны планлы төстә бетергән даһи сугыш чорындагы корбаннарның сугыш исәбеннән списәйть ителәчәген генә белә бит инде. Генералларга «Солдатларны сакларга тырышыгыз, югыйсә...» – дип әмер биргәнен дә язып чыккан кеше юк бугай, андый әмер бирелсә, миналы кырны танклардан алда җәяүле сугышчылар җибәреп «чистартулар» булмас иде. Тагын нинди юллар белән кырылмагандыр бу халык, 47 миллион бит ул, Европадагы берничә ил халкы кадәр! Шундый иләмсез корбаннар бәрабәренә җиңеп чыккан халык һич югында җиңелүчеләрнекедәй рәтле тормышка тиенгән булса иде әле. СССР дигән бөек ил үзе дә, халыкка тиешле компенсациясен түләмәгән килеш, җан тәслим кылды шул. 
Халыктан жәлләсәләр дә, газиз туган илебез ул кадәр үк фәкыйрьләрдән булмаган үзе. Талый торгач, кыска гына вакытта әнә күпме олигархыбыз үсеп чыкты, нәкъ сугыш корбаннары кебек төгәл исәбе дә булмаган байлыгыбыз читләргә акты. Кызганыч, Германия әллә никадәр компенсация түләсә дә, гади халыкка ни җылы, ни суык булмас иде. И-и, 40-50 миллион корбанның ятим балаларына, эне-сеңелләренә, тол хатыннарына СССР белән чагыштырганда шактый бәләкәй Герман иленең нинди компенсациясе җитсен. Бетерү өчен генә күп кирәкми. Безнең авылда ике гаиләнең бишәр улы сугышта ятып калган. Хәтта шуларга да, Германия компенсациясе дип, тегесен-монысын төяп китергәннәре күренмәде.

Ток-шоуларда Венесуэла вакыйгаларын да, АКШның төрле илләрдә шундый бәлаләр китереп чыгару «тәҗрибәсен» дә сөйләшәләр. Берсендә аның Россия халкын да законлы властька каршы котырту ихтималы бармы дигән кебегрәк сорау куелды. Акыллы сәясәтчеләр бар безнең: илдә фәлән-фәлән шартлар булса, мондый ихтималлык ерак йөрмәс, дип җавап бирде бер сәясәтче. «Фәлән»нәрнең берсе – тәмам азган коррупциянең һаман да авызлыкланмавы, дип нәтиҗә ясалды анда. Үзебезнекеләр әйтте, читләр дөресләп баш иде.
Әмма бездә кайберәүләр карак түрәне карак дип атаучыларны гына авызлыкларга өндиләр түгелме? «Рәхәт» Сталин чорын кайтармакчылардыр. 

Рәфыйк Шәрәфиев, Балтач районы, Карадуган авылы.

фото: townevolution.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading