16+

Константиновка бистәсендә яшәүчеләрне ниләр борчый?

«Бердәм Россия» партиясенең «Мобиль кабул итү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, түрәләр Казанның Совет районындагы Константиновка бистәсендә булып киттеләр.

«Бердәм Россия» партиясенең «Мобиль кабул итү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, түрәләр Казанның Совет районындагы Константиновка бистәсендә булып киттеләр.

Партиянең Казан җирле бүлек­чәсе башкарма секретаре Ольга Воронова таныштырганча, «Мобиль кабул итү» автобуслары рес­публиканың алты зонасында эшчәнлек алып бара. Фирканең халык наказлары белән эшләү тәҗрибәсе зур. Мәсәлән, 2014 елдагы сайлау кампаниясе вакытында халык белән очрашуларда 2500 наказ-үтенеч тупланган булган, шуларның 83 процентын уңай хәл итүгә ирешелгән. «Мой депутат» дигән язулы автобуслар, атнаның дүшәмбе һәм сишәмбе көннәреннән кала, һәр көнне 9.00-18.00 сәгатьләрдә республика шәһәрләре һәм районнары буйлап йөри. Кешеләр әлеге автобусларга килеп, үзләренең гозерләрен әйтә ала. «Мобиль кабул итү» чарасына алдан язылу кирәк түгел, рәхәтләнеп сөйлә дә сөйлә.

– Казанда халык белән очрашулар өчен 191 урын билгеләнде, очрашулар 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Идел буе районындагы бистәләрдә булырга өлгердек инде. Совет районына күчендек хәзер, 1 августта Константиновка бистәсенә килдек. Казан буенча җиде «Мобиль кабул итү» автобусы хәрәкәтләнә. Бистәләргә аеруча игътибар бирәбез. Проект старт алган берничә көн эчендә казанлылардан 500 наказ алдык инде. Ул наказлар һәммәсе бергә туплана, соңыннан алар партиянең, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайланачак депутатларның да хәл итәсе мәсьәләләр исемлегенә куела, – диде Ольга Воронова.

Казанлылар күбрәк юлларны, ишегалларын төзекләндерүне, спорт һәм ял мәйданчыклары оештыруны сорап мөрәҗәгать итәләр икән.

– Яшьрәкләр – спорт мәйданчыгы, ата-аналар – балалар уен мәйданчыгы, ә өлкәннәр ял урыннары кирәк, ди. Казанда ишегалларын төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла. Төзекләндергәндә, халык тәкъдимнәре исәпкә алына. Республика буенча әйтсәк, күп фатирлы йортларда 10 мең ишегалды бар. Без әлеге ишегалларын төзекләндерү буенча халык фикерләрен республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына да җиткерәбез, – диде Ольга Воронова.

Константиновка бистәсендә яшәүчеләр дә «Мобиль кабул итү» автобусы турында ишеткәннәр, килеп гозерләрен язып калдырдылар.

– Константиновка җирлегенә Самосыр бистәсе дә карый. Узган ел Константиновкада мәдәният йорты ачылды, быел амбулатория сафка басачак. Тагын 220 урынга балалар бакчасы төзелеше башлана. Константиновкада 2 меңнән артык йорт исәпләнә инде, бистә зурайганнан-зурая бара. Әлбәттә, әле чишәсе мәсьәләләр дә шактый. Константиновка бистәсендәге Интернациональная урамы һәм Мир урамы юллары, шулай ук Самосыр бистәсендәге урамнарда юллар төзекләндерүгә мохтаҗ. Без шушы гозерләребезне җиткердек, – дип, халыкның уртак фикерен әйтте Константиновка территориаль үзидарәсе җитәкчесе Равил Муллаәхмәтов.

Рәдиф Карагай.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading