16+

Конституция һәм тарих

Конституциядә Ватан азатлыгы өчен көрәштә һәлак булучыларның исемен саклау һәм яклау, тарихи дөреслекне өстен чыгару максатыннан, яңа матдә өстәләчәк.

Конституция һәм тарих

Конституциядә Ватан азатлыгы өчен көрәштә һәлак булучыларның исемен саклау һәм яклау, тарихи дөреслекне өстен чыгару максатыннан, яңа матдә өстәләчәк.

 

 

Ул Россия Федерациясе Ватан сакчылары хакында хәтерне саклауны тәэмин итә. Ватанны саклаган халык батырлыгын кечерәйтеп күрсәтергә ярамый дигән мәгънәгә якын. Моңа кадәр илнең төп законында андый матдә булмый.

Моннан тыш Конституциядә Россия – меңъеллык тарих белән берләшкән, безгә идеаллар һәм Ходайга ышануны тапшырган ата-бабалар хакында истәлекләрне саклый торган ил буларак күрсәтелгән.

“Дәүләт, муниципаль идарә һәм социология” кафедрасы мөдире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков Россия Конституциясендә тарихи хакыйкатьне яклау турындагы төзәтмәләр безнең хәтеребезне һәм тарихыбызны ил эчендә дә, аннан читтә дә спекулянтлардан яклауга юнәлтелгән, дигән фикердә.

- Без бүген үткәннәр белән чын мәгълүмати сугыш башлануын күрәбез. Без, Россия гражданнары буларак, бу һөҗүмнәр өчен төп объектлар булып торабыз. Илне Бөек Ватан сугышы килеп чыгуда гаепле димәкче булалар. Бу спекуляция омтылышлары кебек күренә. Әлеге төзәтмә яхшы белән начарны төгәл билгеләргә тиеш. Әгәр дә без үз тирәбездә мондый төзәтмәләр кабул ителгәнен күрмәсәк, ул алай ук кирәк тә түгелдер, – дигән фикерен җиткерде Андрей Тузиков.
 

Лилия ЛОКМАНОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э Молотов белэн Рибентроп сугышны башлаганнар печенегларга каршы?

    Мөһим

    loading