16+

“Конституциягә кертелгән үзгәрешләр халкыбызга мөмкинлекләр бирәчәк”

Бүген, 30 июнь. Димәк, Бөтенроссия тавыш бирүләренә бары бер көн калды дигән сүз. 1 июльдә ил халкы Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавышларын тулысынча биреп бетерергә тиеш була.

“Конституциягә кертелгән үзгәрешләр халкыбызга мөмкинлекләр бирәчәк”

Бүген, 30 июнь. Димәк, Бөтенроссия тавыш бирүләренә бары бер көн калды дигән сүз. 1 июльдә ил халкы Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавышларын тулысынча биреп бетерергә тиеш була.

Бүген Казанның Жуковский урамында урнашкан сайлау участогында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та әлеге тавыш бирүләрдә катнашты.

- Совет чорыннан бирле без Конституцияне дәүләтнең социаль гарантиясе итеп кабул итәргә күнеккән. Бу буш сүзләр генә түгел. Миллионлаган кешенең белем алырга, хезмәт итәргә, медицина хезмәтләреннән файдаланырга, торак алырга хокукы бар иде. Болар барысы да Конституция белән гарантияләп, дәүләт тарафыннан тәэмин ителә иде. Кызганычка каршы, 1993 елда, Конституция кабул ителгәндә, бу социаль гарантияләр төгәл формалаштырылмаган иде. Күрәсең, базар икътисады башка төрле таләпләр куя дип уйлаганнардыр. Әмма тормыш үзенчә күрсәтте. Халыкның социаль якланылуы — төп ориентир. Хәзер инде үзгәрешләр кертеләчәк һәм ул социаль гарантияләргә корылган, - дигән фикердә Ринат Закиров.

Аның фикеренчә, минималь хезмәт хакын билгеләү, дәүләт өчен балалар, гаилә кыйммәтләре беренче урынга чыгу — иң мөһим үзгәрешләрнең берсе.

-Җәмгыятьнең нинди кануннар буенча алга баруы һәркем өчен бик мөһим. Конституциягә кертелгән үзгәрешләрне халкыбызга, милләтебезгә, республикабызга киләчәктә тагын да киңрәк яшәргә, эшләргә мөмкинлекләр бирәчәк. Шуңа да өметләр зурдан, алга карап эш итәбез. Хәл итәсе проблемаларыбыз да җитәрлек. Бездән башка аны беркем дә эшләмәячәк. Милләтебез тагын да алга китсен, дисәк, безгә бик нык эшләргә кирәк. Ул — көрәш! Үзеңнең бүгенге дөньяда булганыңны, гаиләңне, туганнарыңны, эшли торган коллективыңны алга җибәрү, тормышны көйләү безнең халкыбызга хас әйбер. Безнең халкыбыз уңган, булган, дәртле халык. Бу үзгәрешләрне дә үзебезнең файдага куллана алырбыз дип уйлыйм, - дип өмет баглады Ринат әфәнде. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading