16+

Конституциягә яшьләр дә битрараф түгел

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасыннан соң, ил халкы бергәләп Конституцияне үзгәртү буенча эш башлады.

Конституциягә яшьләр дә битрараф түгел

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасыннан соң, ил халкы бергәләп Конституцияне үзгәртү буенча эш башлады.

Эшче төркем составында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар. Аның өчен хәзер чын мәгънәсендә “урак өсте”. Ике көннең берендә Мәскәү юлын таптый, халыктан килгән тәкъдимнәр белән таныша. 

Фәрит Хәйрулла улы билгеләп үткәнчә, эшче төркемдә 75 кеше бар. Алар биш төркемгә бүленеп эшли. Владимир Путин сүзләреннән соң, ил буенча 700ләп тәкъдим кабул ителгән. Алар саны көннән-көн арта бара. “Әмма ил башлыгы аларның берсен дә кире какмаска фәрман бирде”,- ди Татарстан парламенты җитәкчесе. 

Республиканың тормышына битараф булмаган яшьләр дә атна башында Фәрит Хәйрулла улына тәкъдимнәрен җиткерде. Мисал өчен, ТРның аграр яшьләр оешмасы җитәкчесе Диләрә Шувалова фикеренчә, авыл җирлегендә яшәү шартларын һәм тормыш дәрәҗәсен салымнарны шул җирлектә калдырган очракта гына үстереп була. Ул шулай ук җирле үзидарә советы рәисләрен халык үзләре сайларга, ә җирлек башлыкларына субсидияләр каралырга, торак мәсьәләләре хәл ителергә тиеш, дигән фикердә. Территориаль иҗтимагый үзидарәләргә (ТОС) дә дәүләт ярдәме формаларын үзгәртү кирәк, ди ул. Моңа кадәр үзидарә составында 2 меңнән артык кеше яшәгәндә генә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Диләрә исә кеше саны 500 дән артканда ук ярдәм булырга тиеш, дип саный. 

Татарстан Профсоюзлары ассоциациясенең яшьләр шурасы җитәкчесе Ольга Титова хезмәт хакларын елга кимендә бер тапкыр индексацияләүне Конституциядә ныгытырга кирәк дигән тәкъдим яңгыратты. Чөнки хәзерге Конституциядә индексацияне ясау эш бирүче карамагына кайтарып калдырыла. 

“Татарстанның әниләр берләшмәсе” оешмасы җитәкчесе Анна Гәрәева сүзләренчә, Россиянең төп документында яшь гаиләләр хакында барлык бурычлар һәм хокуклар да бер законда тупланса, кулайрак булачак.

-Бездә “Яшьләр турында закон” бар. Конституциянең 37 нче матдәсендә яшьләрнең хокуклары, бурычлары турында язылган. Әмма гаиләнең гыйммәте хакында бер сүз дә юк. Шуңа да яшь гаиләләр хакында закон булдырылырга тиеш. Бу бик күп эшләрне системалаштырыр һәм җиңеләйтер иде, - ди Анна ханым. 
Барылк тәкъдимнәрне тыңлаганнан соң Фәрит Мөхәммәтшин үз фикерләрен әйтте һәм эшче төркемгә җиткерергә вәгъдә бирде. 

-Халыкның барлык тәкъдимнәре дә кабул ителә. Владимир Путинның сүзләре зур кызыксыну уятты. Тәкъдимнәрнең барысы да өйрәнелә. Безгә аңлату эшләре алып барырга йөкләнелде. Яшьләрнең әзерлекле булуы, кызыксынуы сөендерә. Үзебезнең хокукларны югалтасы килми. Эш бик кызу бара. Кайбер тәкъдимнәр Конституциягә кагылмый да. Әмма без, җирлектәге җитәкчеләр төбәктәге заокннарны җайга салу буенча да үзебезгә нәтиҗәләр ясарга тиеш, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading