16+

«Континент»та тормыш гөрли

Яңа Савин районында урнашкан «Континент» паркы үзенә бер уен мәйданчыгын хәтерләтә. Иң кечкенә сабыйларга да, үсмерләргә, экстрим спорт төрен үз иткән яшьләргә һәм өлкәннәргә дә мәйданчыклар җитәрлек биредә. 

«Континент»та тормыш гөрли

Яңа Савин районында урнашкан «Континент» паркы үзенә бер уен мәйданчыгын хәтерләтә. Иң кечкенә сабыйларга да, үсмерләргә, экстрим спорт төрен үз иткән яшьләргә һәм өлкәннәргә дә мәйданчыклар җитәрлек биредә. 

Парк юкка гына «Континент» дип аталмаган. Өстән караганда, ул чынлап та алты континентка бүленгән кебек. Әнә «Себер ярымшары»нда зәңгәр чыршы үсеп утыра. Элек-электән халык бу мәйданчыкка Яңа елны бәйрәм итәргә җыела иде. «Көньяк ярымшар»да спорт мәйданчыклары урнашкан. «Африка»да – комлык, кыргый хайван сыннары, «Евразия»­дә – резин өслек белән капланган мәйданчыклар... «Сөембикә» манарасына кадәр бар. 

«Континент»ны парк кырыйларында урнашкан 2-3 метр биеклектәге ясалма таулар шәһәр шау-шуыннан аерып тора. Алар тавышны гына түгел, тузанны да үзенә «йота» кебек. Граффити белән шөгыльләнүче рәссамнар өчен махсус арт-стена урнаштырылган. Мондагы рәсемнәр гел үзгәреп тора. Шул стенадан ерак түгел, төрле тренажерлар, физик күнегүләр башкару өчен спорт җайланмалары бар. Бирегә спортчылар да килә, өлкәннәр дә рәхәтләнеп шөгыльләнә. Спорт тренажерлары күләгәле урында урнаштырылган. 

«30 ел көттем бу паркны. Элек мондый урын турында хыяллана да алмый идем, хәзер барлык шартлар тудырылган. Кызганыч, балаларыбыз үсеп бетте, ә сабыйлар өчен күпме аттракцион биредә, барысы да бушка бит. Олыларга да спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр булдырылган», – ди Нәгыймә апа. Ул парк янәшәсендәге йортта яши икән, үзе лаеклы ялда. Еш кына бирегә оныгы белән килә. 
Экстрим яратучылар мәйданчыгында озагракка тукталдым. Чөнки монда тулы бер шоу-тамаша. Велосипедта, роликларда, самокатларда, скейтларда яшьләр нинди генә хәрәкәтләр ясамый: һавада да эленеп калалар, бормаланып «очалар» да. Минем кебек авызын ачып яшьләрне күзәтүчеләр шактый.

Паркта уңайлы эскәмия­ләр җитәрлек. Чүп савытларына кадәр үзенчәлекле монда, авызын ачкан крокодил, бегемот рәвешендәгесе дә бар. Янәшәдә тамак ялгап алу өчен кафелар, сәүдә үзәкләре урнашкан. Транспорт тукталышына да ерак түгел. Машина куяр өчен урыннар тыгызрак булса да, табарга була. Этләр белән йөрү өчен аерым урын каралган. 
«Континент»та агачлар гына азрак кебек тоелды. Гомумән, тыныч кына һава сулап йөрер өчен территория кечкенәрәк биредә. Аның каравы балаларга уйнар өчен шәп. 

Биредә тормыш гөрли, «Континент»ка актив ял итәргә килергә кирәк – күңел ачар өчен дә шәп урын.

«Континент» паркы: 
+   балалар белән ял итәр өчен уңайлы;
транспорт тукталышына якын;
тамак ялгар өчен кафелар янәшәдә урнашкан.
–  тынычлык яратучылар өчен бик үк уңайлы түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading