16+

Кооперативлар һәр авылда кирәк

Авылда кече хуҗалыкларны, гаилә фермерларын үстерүнең төп ноктасы кооперативлар төзү булырга тиеш.

Кооперативлар һәр авылда кирәк

Авылда кече хуҗалыкларны, гаилә фермерларын үстерүнең төп ноктасы кооперативлар төзү булырга тиеш.

Шуның белән сөтнең бәясе төшү, чималны урнаштыру проблемасы да хәл ителер иде. Авыл халкы терлеген, яшелчәсен үстерә дә алыпсатарларга түбән бәягә сатып җибәрә, сатудан кергән акчасы чыгымнарны гына капларга җитә. Копперативларга берләшкәндә, чималны үзләре җитештерә, аны эшкәртә һәм сата да алырлар иде.

Татарстан парламентының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде. Матбугат конференциясендә сүз, нигездә, республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турындагы закон үтәлеше хакында барды.

– Республикада 450 мең шәхси һәм 4,6 мең фермер хуҗалыгы исәпләнә. Боларга өстәп, гаилә фермалары да шактый. Без бүген үзебезне иң мөһим продуктлар белән тулысынча тәэмин итә алабыз. Илнең башка төбәкләренә дә шактый зур күләмдә озатабыз. Монда авыл җитештерүчеләренең дә өлеше зур. Дәүләт, үз чиратында, аларга ярдәм итү юлларын эзли.  Шәхси хуҗалыкларны үстерүгә бәйле закон республикада дүртенче ел эшли. Әлеге максатларга елына 2 млрд сум акча тотыла. Терлек, тавык-чебеш тотучыларга субсидияләр, грантлар бирелә. Шәхси хуҗалыгында бер сыер асраучыларга – 2 мең, ике сыер­га – мал башына 3 мең, өч һәм аннан да күбрәк булганда һәрберсенә 4 мең дә 300 сум күләмендә субсидия түләнә. Элек һәр сыерга 2 мең сум бирелә иде, хәзер, халыкны кызыксындыру өчен, малны күбрәк тоткан саен, субсидия күләмен дә арттырдык. Быелдан беренче тапкыр атлар асрауга, теплица төзүгә, бакчалар утыртуга да бирә башладык. Безгә кооперативларны үстерү буенча эшне көчәйтергә кирәк. Алай иткәндә, эшебез тагын да нәтиҗәле булачак, – диде ул.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге җитәкчесе Александр Молокин сүзләренчә, кече хуҗалыкларга быел ярдәм тагын да күбрәк күрсәтелә. Яңа төзелгән кооперативларга да грантлар бирү каралган. Үткән елны 11 кооператив ярдәм алган.
– Районнарга баргач, авыл халкы җитештерелгән продукцияне сату проблемасы, сатып алу бәяләренең арзан булуы, салада яшәүчеләрнең картая баруы турында сөйли. Күп кенә авыл җитәкчеләре бу проблеманы кооперативлар төзүдә күрә. Республикада 260 авыл хуҗалыгы кооперативы эшли. 2018 елда – 64, быелның беренче кварталында 20 кооператив төзелде. Дәүләт копперативлар булдыруда төп ярдәм субсидияләр һәм грантлар булдыруда күрә, – диде ул.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading