16+

Корабльләр зираты, өрәк шәһәр һәм пеликаннар

Такси юл уртасында туктап, икенче машина хуҗасы белән сөйләшеп торырга мөмкин. Пассажирны да бару җаенда урамның кыл уртасында төшереп калдыралар. Документлар белән эшләү процессында да күзәтелә бу хәл, нәтиҗәдә аларны югалталар да әле...

Корабльләр зираты, өрәк шәһәр һәм пеликаннар

Такси юл уртасында туктап, икенче машина хуҗасы белән сөйләшеп торырга мөмкин. Пассажирны да бару җаенда урамның кыл уртасында төшереп калдыралар. Документлар белән эшләү процессында да күзәтелә бу хәл, нәтиҗәдә аларны югалталар да әле...

Бүгенге сәхифәбездә Александра Франс Көньяк Африкадагы Намибия дәүләте белән таныштыра. Александра тумышы белән Саратов янындагы кечкенә генә шәһәрдән. Сәхифәбез геройлары кебек үк, ул да чит илгә кияүгә чыгып киткән.

Ире Намибиядән, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Россиягә укырга килә. Кире үз иленә инде ул Александра белән китә. Ярты ел элек Атлантик океан ярындагы туристлар арасында популяр булган Свакопмунд шәһәренә күченеп килгәннәр. 
– Мондагы матурлык, табигать, истәлекле һәм күренекле урыннар миндә бик көчле тәэсирләр калдырды. Намибиянең климаты да искиткеч. Дус кызым белән рус телле туристлар өчен Намибия буйлап экскурсияләр уздыру теләге белән янып йөрибез. Экскурсия программаларын төзи башладык та инде, – ди ул.

Милли ризыкларына да мөкиббән. Монда иң популяр ризык – Ошифима, аны икенче төрле “пап” дип тә әйтәләр.  Африка тарысыннан яки кукуруз оныннан ясалган куе ботканы хәтерләтә ул. Ошифиманы әзерләгәндә тоз да, башка тәмләткечләр дә салынмый. Кемдер кукуруз өсти. Ризыкны кул белән соуска манып ашыйлар. 
– Намибия кухнясы башкалардан экзотик итләре белән аерылып тора. Антилопа, крокодил, страус, зебра итләрен күп кулланалар. Шашлыкны “брааи” дип атыйлар. Аны бездәге кебек гаилә, дуслар, туганнар белән җыелып кыздыралар, – ди әңгәмәдәшем. 

Намибия халкы дустанә, ягымлы, дин дә алар өчен соңгы урында тормый. Ял көннәрендә күбесе чиркәүгә йөри, алар анда якыннары һәм танышлары белән күрешә, яңа кешеләр белән таныша, кирәк булганда, ярдәм дә алалар. “Африка вакыты” дигән нәрсә аларда да чагыла икән, ягъни соңга калучаннар, ашыкмыйлар, кыбырсынмыйлар. 
– Бәхетемәме, әллә киресенчәме икән, мин дә кайвакыт бу гадәтләрен “йоктырып” алам. Үзләрен артык иркен тотулары бигрәк тә юлда күренә. Такси юл уртасында туктап, икенче машина хуҗасы белән сөйләшеп торырга мөмкин. Пассажирны да бару җаенда урамның кыл уртасында төшереп калдыралар. Документлар белән эшләү процессында да күзәтелә бу хәл, нәтиҗәдә аларны югалталар да әле, – ди Александра.

Овамбо халкында (Намибиядә яшәүчеләр шулай атала) гаиләдә беренче булып туган баланың муенына әтисе бабасыннан сакланып килгән эшләнмә кидерү традициясе бар икән. Аннары аны калган балаларга кидерәләр. Эшләнмәне үзең белән йөрү мәҗбүри түгел, бер-ике тапкыр кию дә җитә. Ә кыз балалар ешрак тага. 

Тагын бер кызыклы традиция – бала тугач, туганнары арасындагы өлкән кешеләр аңа тагын бер исем бирә. Ул исем документларда күрсәтелми, гаилә эчендә генә кулланыла. 
– Намибиядә үзенең үзенчәлеген бүген дә саклап калган Химба кабиләсе яши. Алар ярымкүчмә тормыш алып бара, мөгезле терлекләр асрыйлар. Бу кабилә хатын-кызлары битләренә, кырыс климаттан саклану өчен, май белән буяу катнашмасы сылый. Ир-атлар да, хатыннар да бик күп беләзек, чылбырлар аса. Яшьләренә һәм статусларына карап, чәч прическаларының үз тәртибе бар. Кыз балалар маңгайларына төшеп торган ике толым йөртә, балигълык яшенә җиткәч, кияүгә чыккач һәм бала тапкач, прическалар үзгәрә. 

Сан кабиләсе – Намибиядә иң беренче кешеләр. Алар өчен бию зур мәгънәгә ия, аны хәтта дога белән чагыштыралар. Әйтик, дәвалый торган бию төре сәгатьләр буена сузыла ала, шуның белән алар авыруларны “куалар”. 

Гереро кабиләсе вәкилләре дә мөгезле эре терлек асрау белән шөгыльләнгән. Аларның традицион киемнәрендә дә чагыла ул. Хатын-кызлар башларына яулыкны сыер мөгезе формасында бәйләп йөри. Хәзер инде бу кабилә кешеләре христиан динен кабул иткән, әмма элеккеге дини йолалары да калган, – дип таныштырды Александра җирле кабиләләр белән. 

Блогерның сүзләренчә, Намибиядә дөньядагы иң борынгы чүлләр, иң зур җир асты күле урнашкан. Анда иң зур диңгез мәчеләре колониясе яши. Җир шарында табылган иң зур метеорит кисәкчеге дә Намибиядә табылган. 

Халык иң аз яши торган җир дә бу ил. Бер квадрат чакрымга нибары өч кеше туры килә. Беренче бөтендөнья сугышына кадәр Намибия немец колониясе булган. Аннары Көньяк Африка Союзы идарәсенә тапшырыла. Ә алар белән мөстәкыйльлек өчен егерме ел сугыш алып барырга туры килә. Шул рәвешле Намибия Африканың азатлык алган соңгы иле була. 
– Намибия табигатьне саклаудагы казанышлары белән чынлап торып горурлана ала. Монда дәүләт карамагында булган егерме саклана торган территория урнашкан. Шуларның берсе – Этоша паркы. Туристлар яратып йөргән бу паркта юкка чыгу куркынычы булган кара мөгезборыннар, тагын бик күп кошлар, сөйрәлүче хайваннар яши. Колманскоп дигән өрәкләр шәһәре дә беркемне битараф калдырмый. Әлеге урында кайчандыр кыйммәтле ташлар табылган һәм шунда шәһәр барлыкка килгән. Күпмедер вакыттан соң алмазлар башка урында табыла, ә Колманскоптагы запаслар бетә. Шуның белән халыкның да бу шәһәрдә яшәү теләге бетә һәм алар башка шәһәрләргә таралалар. 1956 елда монда беркем дә калмый. 

Скелет ярын икенче төрле баткан корабльләр зираты дип атыйлар. Ул Атлантик океан ярында урнашкан. Штормнар, көчле дулкыннар, томаннар, коры һәм эссе климат, эчәргә чиста су юклыгы, торак пунктларның ераклыгы аркасында корабльләрнең һәм команданың исән калу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә була. 

Свакопмундтан утыз чакрым ераклыкта урнашкан Уолфиш-Бей (Валвис) дигән порт шәһәрендә фламинго, пеликан, диңгез мәчеләрен очратырга була. Аларны күрер өчен генә дә килергә була безгә. Сезгә бик ошаячак! – дип кызыктырды мине Александра.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading