16+

Коронавирус буенча хәлләр мөшкел...

Собянин белдергәнчә, Мәскәүдә коронавирус буенча вәзгыять катлаулана бара.

Коронавирус буенча хәлләр мөшкел...

Собянин белдергәнчә, Мәскәүдә коронавирус буенча вәзгыять катлаулана бара.

Йогышлы чирнең ачыклануы буенча, башкала язның иң югары күрсәткечләренә якынлаша.

Мәскәү мэры Сергей Собянин шәһәрдә коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле вәзгыять көннән-көн катлаулана бара, дип белдерде.

"Коронавирус белән вәзгыять көннән-көн катлаулана бара. Без язның иң югары күрсәткечләренә якынлашабыз. Бүген хастаханәгә дәвалануга салынганнарның саны 1 меңнән артып китте. Үсеш дәвам итә", - дип язган Собянин үз блогында.

Мәскәү Россиядә ковид белән зарарланучылар саны буенча беренче урында тора, ачыкланган очраклар саны соңгы вакытта арта бара. Шәһәрдә барлыгы 311 559 йоктыру очрагы ачыкланган, шуларның 4 082се соңгы тәүлектә. 255 100 кеше савыккан, 5 401 кеше үлгән.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading