16+

Коронавирус йоктырып вафат булган журналист Алия Арсланованың бәете

12 февраль көнне озак авырудан соң, Самара өлкәсенең «Бердәмлек» татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе, «Самара татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы Алия Наил кызы АРСЛАНОВА вакытсыз бакыйлыкка күчкән иде.

Матур шимбә көнендә

Керәм инде гүрләргә,
Якыннарым, җыелгансыз,
Елап мине җирләргә.

Сизеп ятам барыгызны,
Күзегезгә яшь тулган,
Лилиянең күп елаудан
Йөзе бөтенләй сулган.

Үземнең дә җаным елый,
Килми гүргә керәсе.
Тик күрәчәк дигән нәрсә
Бар икән шул, күрәсең.

Бик тә әрним, кызым-улым,
Сезне калдырып китәм…
Миннән ишетмәссез инде:
«Бәбкәм», — сүзен сез бүтән.

Әтиегез сезнең өчен
Булыр әни дә инде.
Әх, нигә соң безнең учак
Янып торганда сүнде?..

Яшәргә дә өлгермәдем,
Гомерем кыска булды.
Син, әнием, бик елама,
Саклый күр син үзеңне.
Минем ике җимешемне
Ташлый күрмәгез инде…

Мәчетләргә кергән чакта
Бер үк хәер бирегез,
Китәм инде мәңгелеккә,
Бәхил булып калыгыз.

Сәрия  ӘБДЕРӘХИМОВА (ГАФИЯТУЛЛИНА).

Чулпан бистәсе, Камышлы районы.

http://samtatnews.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алия жэл ?????, бэете матур язылган

    Мөһим

    loading