16+

⚡⚡⚡ Коронавирустан өченче кеше үлде (яңа статистика)

Оператив штабтан алынган яңа мәгьлүматларга караганда, "таҗлы вирус" симптомнары булган 19 кеше хастаханәгә озатылган, 52 кеше өйдә дәвалана (аларда чир җиңел яки симптомсыз үтә).

⚡⚡⚡ Коронавирустан өченче кеше үлде (яңа статистика)

Оператив штабтан алынган яңа мәгьлүматларга караганда, "таҗлы вирус" симптомнары булган 19 кеше хастаханәгә озатылган, 52 кеше өйдә дәвалана (аларда чир җиңел яки симптомсыз үтә).


2 очрак - читтән кайтарылган, 69ы - шул чирдән авыручылар белән элемтәгә керүдән, 19 кеше хастаханәгә озатылган.


Чирләүчеләрнең яшьләре буенча саннарга күз салсак, статистика түбәндәгечә: 
18 яшькә кадәр - 10
18 дән 30га кадәр - 12
30дан 50кә кадәр - 23
50дән 60ка кадәр - 10
60 тан 70 кә кадәр - 6
70 тән 80гә чаклы - 6
80нән 90га кадәр- 3. 
90нан өлкәнрәкләрдә -1очрак. 

 


Географик бүленеш:
Казан - 34;
Яр Чаллы - 9;
Түбән Кама - 7;
Лаеш -2;
Буа - 3;
Әлмәт -1;
Алабуга -1;
Лениногорск -1;
Тукай -2;
Чүпрәле -2;
Арча - 2;
Яшел Үзән -3;
Биектау -1;
Кукмара -1;
Балтач -2.


Хәзер республика буенча COVID-19 диагнозы булган пациентларның саны барлыгы 1031 кеше исәпләнә. Шул чор эчендә 130 ( 15) хаста савыккан.  

Шуның белән бергә, бүген, 3 майда республика клиник хастаханәсендә 1944 елда туган Казанлы  "таҗлы вирус"тан вафат булды.

Әлеге пациент медицина ярдәме сорап 26 апрельдә дәваханәгә килә. Чирләүченең авыр дәрәҗәдәге хроник обструктив, йөрәк-кан тамырлары системасы белән бәйле авырулары булган, бронхиаль астма белән интеккән.
"Таҗлы вирус" диагнозы махсус экспертиза тарафыннан расланды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading