16+

Коронавирустан иминиятләшү ничә сум тора?

Россиянең бер иминият компаниясе дүшәмбе клиентларына яңа продукт тәкъдим итте.

Россиянең бер иминият компаниясе дүшәмбе клиентларына яңа продукт тәкъдим итте.

Әлеге мөмкинлектән 18-60 яшьтәге гражданнар файдалана ала. 

Иминият оешмасында “Шәһри Казан”га белдергәнчә, коронавирустан бер елга иминиятләшү 2 мең сум тора. Әгәр дә сез бу авыруны эләктерәсез икән, ул вакытта оешма 20 мең сум күләмендә дәвалануга акча күчерәчәк. Алай-болай була калса һәм авыру үлеп китсә, ул чакта аның якыннарына 1 млн сум акча түләнәчәк, дип аңлатма бирде оешма вәкиле.
 
16 март иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, Дөньяда лаборатория тикшеренүләре белән расланган коронавирус белән авыручы  169 387 кеше теркәлгән. Россиядә бу вирусны эләктергән 63 кеше теркәлгән.

Шунысы бар: коронавирус дип хәзер төрле рәвештә ыгы-зыгы куптарырга тырышачаклар, кемдер кесәсен калынайтып калырга омтылачак. Барысына да ышанып, авызыгызны ачып калмагыз, өйрәнегез, тикшерегез, киңәшләшегез!
 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading