Шәһри Казан

Корт ашап дәваланучы Дания Габидуллина: «Аны ашый башлагач муенымдагы тавык йомыркасы зурлыгында шеш юкка чыкты»

Актаныш районында корт ашап дәваланучы яши дип ишеткәнебез бар иде. Юлыбыз төшеп, Чишмәбаш авылында яшәүче Дания Габидуллинаның үзе белән күрешеп сөйләштек. Баштан ук кисәтеп куябыз: бу язманы без киңәш итеп эшләмәдек. Әлеге алымны кулланырга теләүчеләр булса, алдан табиб белән киңәшләшсен иде.

Дания Габидуллина – Актанышта иң беренче булып кортлар ашый башлаган кеше. Аларны читтән кайтарта.
– Муенымда тавык йомыркасы зурлыгында шеш сыман нәрсә бар иде. Табиблар, калкансыман биз, диделәр. Анализларым да начар иде. Казандагы белгечләргә барып күренергә куштылар. Чаллыдагы туганым «жук знахарь» дигән кортлар алып кайтып бирде. Татарча аларны имче кортлар, кара коңгызлар дип тә йөртәләр. Башыңа төшсә, корт ашарга да риза буласың икән. Файдасы бар дип ишеткәч, мин дә тәвәккәлләргә булдым, – дип сөйли.

Дәвалану курсын ул былтыр ноябрь аенда башлый. Бердән башлап, һәр көнне берәрне арттырып, 45 көн буе корт ашый. Аннары, киресенчә, 45тән көн саен берне киметеп бара. Ял итеп алганнан соң, икенче курсны башлый. Монысында кортлар санын 85кә кадәр арттыра.
– Дәвалана башлауга, хәлем җиңеләйде. Тын алуым иркенәйде. Муенымдагы шеш тә күзгә күренеп бетте. Анализларым да яхшырды. Могҗиза инде. Таныш-белешләрем дә, яшәреп киткәнсең, диләр. Хәзер кортларны авыруларны кисәтү өчен ашыйм, – ди әңгәмәдәшем.
Без килгән көнне дә 25 кортны кабып куйган иде Дания апа.
Кара коңгызлар белән дәвалануның үз тәртибе бар икән. Дөрес, бу хакта төгәл генә киңәш бирүчеләр, аңлатучылар юк. Дания апа үзе дә барысын да интернеттан гына укып белгән.

– Авыруларны кисәтү өчен, кортларны бердән 30га кадәр башта арту, аннары 30дан бергә кимү схемасы буенча көн саен бер тапкыр ач карынга ашарга кирәк. Ашар алдыннан бер стакан су эчеп куйсаң яхшы. Кортлар белән дәваланганда, табиб язып биргән даруларны да туктатырга ярамый. Авыруның катлаулылыгына карап, 100 корт ашаучылар да бар. Дәвалану курслары арасында ике атна ял итү дә кирәк, – диде ул.

Кара коңгызлар күрем циклын нормальләштерде, баш авыртуын басты, астма, зобтан дәвалады, кан басымын рәтләде, диючеләр күп. «Күп кеше аны онкологиядән дәвалану өчен файдалана», – ди Дания апа. Аңардан корт сораучылар шактый.

Сөйләшкән арада, ул банкасы белән кортларны алдыма китереп куйды. Дүрт банкада кап-кара вак кына бөҗәкләр. Исләре юк. «Тәме дә сизелми», – ди үзе. Бөҗәкләрне нәкъ менә тере килеш йоту мөһим икән. Ашказанында алар үлә һәм дәвалый торган матдә бүлеп чыгара, ди. Организмда кайсы җирне дәваларга кирәклеген дә үзләре белә, имеш. Мин, бу кортларны тере килеш ничек йотарга кирәк, дип уйлап та бетермәдем, Дания апа, уйларымны укыгандай, әйтеп куйды:

– Кайберәүләр аны ипигә кушып ашый. Даруханәдән махсус капсула алып, кортны шуның эченә кертеп ашаучылар да бар. Мин үзем кирәк кадәр санап алам да кашык белән катык, кефирга болгатып эчәм.

Коңгызлар чагыштырмача тиз үрчи. Бер ай дигәндә, личинкалар бөҗәккә әйләнә. Кортлар талымсыз. Айга бер җиләк-җимеш кабыгы, ипи бирсәң, шул җитә. Аеруча «Бородинский», солы ипиен яраталар икән. Ә менә тәмәке, спирт исен яратмыйлар ди. Компьютер, телефон янында да үзләрен начар хис итәләр.
Интернетта кортларны сатып акча эшләүчеләр дә җитәрлек. Берсен – 2 сумнан, 100ен 300 сумнан сатучылар да бар.


Любовь Занина, Россельхознадзор идарәсенең баш агрономы:

Реклама

– Бу бөҗәкләр чернотелка кортлар семьялыгына керә. Аларны Аргентинада барлыкка килгән дип тә әйтәләр. Россиядә аларның 200дән артык төре бар. Сез күрсәткән имче коңгызларның нәкъ менә кайсы төр икәнен әйтүе авыр, чөнки каян кайтартылганын белмибез. Шулай да чернотелка семьялыгына кергән бөҗәкләрнең уртак билгеләре хакында сөйләргә була. Алар корткыч бөҗәкләр булып санала. Җирдә яши, кайбер төрләре он, бөртекле культураларны ашый, яшелчәләргә зыян китерә торганнары да бар. Дөрес, безнең республикада алардан зыян күрүчеләр юк. Хәер, бәрәңгедә очрый торган проволочник шул чернотелка личинкасының туганы сыман. Биологиядә чернотелканың кеше сәламәтлегенә файдасын раслаган фәнни эшләр юк. Дөрес, интернетта бу хакта мәгълүмат күп. Төрле кайтавазлар бар. Онкология белән көрәшкән кешенең соңгы саламга ябышуын да аңларга була. Әгәр файдасын күрә икән, нәрсә дисең инде... Һәркем үзе хәл итә. Шул ук вакытта кешене алдалау түгелме дип тә шикләнеп куясың.

Розалия Хайрова, Россельхознадзор идарәсенең энтомофитопатологы:

– Бу бөҗәкләр хитозан дигән матдә белән капланган. Чернотелкалар аксым кебек матдәләргә бай. Ләкин кортны тере килеш йотканда, аның каты канатлары бугазны, ашказанын җәрәхәтләргә, бөҗәк үлгәннән соң бүленеп чыккан ферментлар төрле организмга төрлечә тәэсир итәргә мөмкин. Кортлар ашказанында үлми калмый анысы, ләкин шулай да фән ягыннан караганда, берьюлы күпләп тере корт ашау файдага түгел дип уйлыйбыз. Кырмыска кислотасының, бал кортларының файдалы үзенчәлекләре турында хезмәтләр бар, ә бу кара кортларның файдасы хакында дәлилләнгән басмаларны белмибез. Шуңа да һәркем үзенә карата сакчыл булсын иде.

Фирая Захарова, халык медицинасы белән дәвалаучы:

– Имче коңгызлар, халык медицинасында бик кулланылмаса да, ят нәрсә түгел, тарихтан да ишетеп беләбез. Әйтик, Камбоджа дәүләтендә сугышлар вакытында кешеләр нәкъ менә бөҗәкләр ашап исән калган. Скандинавия илләрендә ипи онына өй чикерткәсен киптереп кушарга телиләр дип ишеттем. Бу бөҗәк аксымга бай икән. Таракан, черки, бака ашау гадәти хәл булган илләр җитәрлек. Шуңа да бу әкият түгел. Үзебездә бозаубаш (медведка) белән дәваланучылар турында ишеткәнем бар. Балавыз көясе (восковая моль), бал кортларын да кулланабыз. Иммунитетны ныгытуда алар бик нәтиҗәле. Шунысы гына бар, үзебездә бөҗәкләр җитәрлек булганда, бәлки читтән кайтартылганы белән дәвалану кирәк тә түгелдер? Башка табигый шартларда яралган кортларның безнең организмга туры килмәве дә бар. Аннары, дәваланган очракта да, табиб белән киңәшләшергә йә бу өлкәдә тәҗрибәсе булган белгеч күзәтүе астында гына кортларны кулланырга киңәш итәм.

Ирина Сайдукова, «Наран» тибет медицинасы клиникасы табибы:

– XXI гасырда корт ашап дәвалану – гаҗәп, әлбәттә. Бөҗәкләр кеше организмына зыян салырга, агулану китереп чыгарырга мөмкин. Өстәвенә алар инфекция таратучы булып та тора. Кайдан кайтартылганнарын, ничек барлыкка килгәннәрен кем белгән бит. Ничек кенә булмасын, беренче чиратта, табибка күренергә, киңәшергә кирәк.

Чернотелка яки жук-знахарь, татарчага тәрҗемә итсәң, имче коңгызларның чернотелкалар семьялыгына керә. Гадәттә, 5 миллиметр озынлыктагы кара бөҗәкләр. Аларның кеше сәламәтлегенә файдасы турында дәлилләнгән хезмәтләр безнең Татарстан фәнни хезмәткәрләренә таныш түгел. Шулай да интернетта бу хакта мәгълүмат җитәрлек. Бу бөҗәкләр Аргентинада килеп чыккан, диләр. Аргентинада яшәүче фермер Арнольдо Рослер үз тәҗрибәсеннән чыгып, беренче тапкыр имче коңгызларның яман шешне дәвалый алуы турында әйтә.

Статистика буенча, кеше үзе дә белмичә, елына ярты килога кадәр корт, бөҗәк ашый икән. Алар яшелчә, җиләк-җимештә, ярмаларда, онда булырга мөмкин. Көнчыгыш илләрендә яшәүче халык өчен бөҗәкләр ашау – гадәти хәл. Бездә исә моңа гайре табигый хәл дип карыйлар. Ничек кенә булмасын, табиблар имче кортларны кулланырга киңәш итми. Халык дәвачылары исә шулай ук бу мәсьәләдә белгеч белән киңәшләшергә куша.

Актаныш, Чишмәбаш

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: