16+

Коткарып калган гомерләр өчен рәхмәт сезгә

“Без оҗмахта яшибез икән. Анда ут та, су да, җылылык та юк. Халык  җимерелгән йортларда яши”. Махсус операция зонасында эшләп кайткан табибларның сүзе бу. Хәер, аларның үзләренә дә авыр шартларда эшләргә туры килгән. «Ливадия» шифаханәсендә Луганск халкына медицина ярдәме күрсәтүдә катнашкан табиблар белән очрашу үтте. Махсус операция зонасына Татарстаннан барысы 79 табиб барган.

Коткарып калган гомерләр өчен рәхмәт сезгә

“Без оҗмахта яшибез икән. Анда ут та, су да, җылылык та юк. Халык  җимерелгән йортларда яши”. Махсус операция зонасында эшләп кайткан табибларның сүзе бу. Хәер, аларның үзләренә дә авыр шартларда эшләргә туры килгән. «Ливадия» шифаханәсендә Луганск халкына медицина ярдәме күрсәтүдә катнашкан табиблар белән очрашу үтте. Махсус операция зонасына Татарстаннан барысы 79 табиб барган.

Очрашуга 59ы килгән иде. 19 табиб әле дә Луганск белән Донецкида. Алар арасында педиатрлар да, тар белгечлекләр табиблары да, суд-медицина экспертлары да бар.

Табиблар белән очрашу оештыру идеясе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионовага республикадан Лисичанскига гуманитар ярдәм озата барганда барлыкка килгән булган. 
–    Минем өчен Луганскига бару 2022 ел вакыйгасы булды. Чикне үткәндә, Луганск өчен иң авыр көннәр, зинһар, сак булыгыз, диделәр. Без киләбез дә китәбез. Ә менә анда яшәүчеләргә һәм эшләүчеләргә ничек? Шундый катлаулы шартларда табибларыбыз үзләренең профессиональ һәм гражданлык бурычларын үтәп кайта алдылар. Алар моны чын күңелдән эшләделәр. Коткарып калган гомерләр өчен рәхмәт сезгә. Андагы халыкка сез өмет бүләк иттегез, – дип мөрәҗәгать итте ул табибларга.

Татарстан халкы Луганск белән Донецкига гуманитар ярдәм белән дә бик нык булыша. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республикадан махсус хәрби операция зонасына 2,3 мең тонна гуманитар ярдәм озатылган. Табибларның хезмәтен ул аерым ассызыклап үтте.
–    Сезнең эшегез тынычсыз, мәшәкатьле һәм җаваплы. Сезнең белән горурланабыз, – дип, республика җитәкчелеге исеменнән рәхмәт сүзен җиткерде ул.
Очрашуга запастагы офицер, Россиянең танылган хирургы, Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезов та килгән иде. Ул махсус операциягә ирекле рәвештә барган иң беренче депутат. Контракты тәмамлангач, аның урынына улы киткән. 
–    Махсус операция зонасында булган кешеләр белә: без анда бирүгә караганда күбрәк алдык. Ул – кешеләрнең ышанычы. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә алыну, илне яклау бүген бик мөһим, – диде ул. 

Республика клиник хастаханәсенең табиб-невропатологы Илфак Ярмиев та Луганскига иң беренче булып барган табибларның берсе. Аңа “Күчмә сырхауханә” төркемен җитәкләргә туры килгән. 
–    Ике команда бардык: 7 нче һәм республика клиник хастаханәсе табиблары. Безгә мобиль сырхауханәне алып барып җиткереп, эшне җайга салып җибәрү бурычы куелды. Анда нәрсә көтәсен, нинди шартларда эшләргә туры киләчәген белмичә бардык. Үзебез белән 9 тонна дару һәм башка кирәк-яраклар да алдык. Башта халык ышанмыйчарак кабул итте, акча түләргә кирәк була дип курыктылар. Даруларны өйләренә биреп җибәргәч, бөтенләй шаккаттылар.  Андагы халыкның яшәү шартларын күргәч, оҗмахта яшибез икән дидек. Ут та, су да, җылылык та юк. Җимерелгән йортларда яшиләр. Даруханәләр дә, табиблар да юк, – дип сөйләде ул. 

Балалар һәм яшүсмерләргә медицина тикшерүе уздыру өчен Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Луганск республикасы территориясендә мобиль медицина бригадасы эшен оештырган. Бригада табиблары көненә 100ләп баланың сәламәтлеген тикшергән. Балалар клиник хастаханәсе хирургы Айрат Ногманов, бригадабызда 49 табиб иде, ике ай эчендә 4 мең балага медицина тикшерүе уздырдык, диде.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading